Логотип Идель
Мәдәният

Чигүле карта

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан, Чувашия республикасы хөкүмәте Россия картасын кулдан чигәргә дип тәкъдим ясаган иде. Менә бу проект инде тормышка да ашты. Илебездә кул хезмәте осталары никадәр күп икән!

Калининградтан Камчаткага кадәр 

Әлеге игелекле проект нәкъ бер ел элек старт алган иде. Шушы хезмәткә керешү өчен илебез картасының субъект территорияләренә туры килгән географик сызымнар-өлгеләр һәм канва-тукымалар гыйнвар аенда ук әзерләнеп, Калининградтан алып Камчаткага кадәр төбәк осталарына юлланган. Иң беренче картаны Тамбов өлкәсе чигүчеләре әзерләгән. Аннары инде башка өлкә, республика, край, төбәкләрдән дә Чувашиягә посылкалар юлланган. 

Әзер карта зур форматта: кырлары һәм логотиплары белән берлектә, тукыманың күләме – 3,3 х 6,70 м. Аны җәй көне Чабаксар шәһәрендә тантаналы рәвештә халыкка тәкъдим дә иттеләр. Илдә булган барлык карталарның иң үзенчәлеклесе, бәлки Россиянең Рекордлар китабына да кертелер. 

 

Татарстан картасы 

Татарстан Республикасы картасын әйдәп баручы декоратив-гамәли сәнгать остасы, Бакый Урманче премиясе лауреаты, Әмир Мәҗитов музее җитәкчесе Луиза Фәсхетдинова чикте. Милли чигешле панноны да ул башкарды. Чөнки осталар әле карта өлешеннән тыш та үз милли чигешләрен барлап, зур күргәзмә өчен аерым бер панно да чигәргә тиеш иде. 

Традицион милли орнаментлардан торган ил картасы фрагментларын бер тукыма итеп берләштерү Россия мәдәниятенең искиткеч төрлелеген, күп милләтлелеген һәм гомуми куәтен тагы бер тапкыр раслады. 

 

Ике йөз оста 

Үзенчәлекле картаны чигүдә ике йөздән артык оста катнашкан. Чигешле фрагментлар Чабаксардагы «Паха тере» сәнгати һөнәрчелек фабрикасы осталары тарафыннан беркетелеп тегелгән.  

Якут остасы Яна Игнатьева: «Якутиядә традицион һөнәрчелек һәм сәнгатебез белән кызыксыну бермә-бер артты, бездә гаҗәеп осталар пәйда булды, – ди. – Саха республикасы фрагменты иң зуры – 1,3 х 1,5 м. Аны барлыгы утыз җиде көн эчендә уналты оста башкарып чыктык. Иртән җыелдык, кич кенә таралдык, күңел салып эшләдек, Якутиянең бар матурлыгын, җанын күрсәтеп бирү өчен бик тырыштык, тундра, төньяк балкышы төсләрен кулланырга да онытмадык». 

 

Иң кечкенә фрагмент

Картадагы иң кечкенә фрагмент Ингушетиянеке – 6 х 7 см. Аны һәм республиканың традицион орнаменты кергән панноны Магас мәдәни үсеше үзәгенең декоратив-гамәли сәнгать студиясе җитәкчесе Лидия Хамхоева өч көн эчендә чиккән. Хамхоевлар гаиләсендә җиде кыз үскән, әниләре аларны төрле кул эшләнмәләре иҗат итәргә өйрәткән. Лидия Хамхоева исә бүгенге көндә әлеге республикада иң танылган белгеч.   

 

Ир-ат чигүчеләр

Күләмле проектта ир-ат чигүчеләр дә катнашкан. Ике йөз останың икесе – ир-ат чигүче: Ульян өлкәсеннән – Сергей Кольцов һәм Саха республикасыннан – Иван Ефремов. Сергей Кольцов – Ульян өлкәсенең Иван Гончаров исемендәге туган якны өйрәнү музее хезмәткәре. 15 ел дәвамында этнографик тастымаллар, тукымалар туплаучы белгеч бер көн үзе дә чигеп карарга булган һәм хәзер дә шушы шөгылен дәвам итә. Бүгенге көндә ул өлкәнең гамәли-декоратив сәнгате остасы, чигә, путалар тукый, корама әйберләр дә тегә. Иван Ефремов исә инженер-механикка укыган, машина йөрткән, тегү фабрикасында хезмәт куйган, бихисап һөнәргә төшенгән ир-ат. Балачакта әбисеннән унты тегәргә дә өйрәнеп калган. 

 

Һәр төбәкнең үз үрнәге 

Арада иң яшь оста Курск өлкәсеннән – Ангелина Щербакова. 16 яшьлек үсмер кыз төрле чәчәк сурәтләренә бай традицион курск келәме ысуллы панно әзерләгән һәм, эш шарты буенча, аны тукымаган, ә бары тик тапкырлап чиккән. Иң тәҗрибәле оста – Новосибирск каласыннан Лидия Полякова, аңа 82 яшь һәм ул менә кырык ел буе рус орнаментларын өйрәнә. 

Ә менә Чукотка автономия округы картасы гомумән дә... чын күннән! Бу күнгә нерпа, тюлень, болан мехы, болан йоны һәм тиресе дә беркетелгән, чигеш болан йоны, күн путачыклар, сәйлән, мулине, аппликация, мехлы мозаика ысуллары кулланып башкарылган.

Вологда өлкәсенең «Вологодские росписи» студиясе җитәкчесе Динә Теленкова чиккән өлкә картасы гаять дәрәҗәдә нәфис! Үз хезмәте өчен ул XVII гасырда башка илчелекләрне кабул итү эскәтеренең рәсемнәрен сайлап алган һәм бары тик шушы өлкәдә генә очрый торган «язу буенча җөй» һәм шушы төбәктә генә сакланган «вологда пыяласы» – энә белән башкарыла торган уникаль челтәр ысулын кулланган. Оренбург өлкәсе, билгеле инде, биремне оренбург шәле орнаментлары аша барлаган. Сынлы сәнгать көллияте осталары Маргарита Азнабаева белән Анна Щёголева картага өлкә брендын керткәннәр. Шәл бизәме кечкенә – нибары 50 х 53 см һәм шулкадәр ямьле. 

 

Чуваш чигеше 

Чувашия республикасы картасын исә халык сәнгати һөнәрчелек остасы Надежда Кузнецова башкарган. Күршеләребездә 2020 елдан алып 26 ноябрьдә Чуваш чигеше көне дә бәйрәм ителә. Бәйрәм төптән уйланылган: бу көнне туган сабыйларга милли бизәкле бала киеме дә бүләк ителә, киемнәргә тирән мәгънәле чуваш символлары да чигелә. (Бу көнне чигү буенча рәссам, республиканың халык һөнәрчелеге үсешенә зур өлеш керткән иҗатчы  Екатерина Ефремова (1914-2000) да туган.) 

Шунысы да мактауга лаек: Чабаксарда республиканың һәр районына хас үзенчәлекләрне сурәтләп чигелгән Чувашия картасы 2021 елда ук чигелгән инде. Ә менә иң беренче карта – Чуваш АССР картасы 1937 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә күрсәтү өчен чигелгән булган икән һәм ул бүген дә Чуваш чигеше музеенда саклана.

Россиянең чигелгән картасы Чуваш милли музеенда сакланачак. Кызыклы, интеллектуаль, иҗади, куәтле позитив энергетикалы кул хезмәте ул. Һәм дәвамлы да. Чөнки күп кенә осталар хәзер үз төбәкләре картасын  чигә. Татарстан районнары чигүчеләре дә Татарстан картасын чигеп, шушындый үзенчәлекле арт-объект хәзерли ала. Бу проектны башлап кына җибәрергә кирәк. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев