Логотип Идель
Мәдәният

ДАНИЯР ХАҖИЕВ: «БЕР СУМКАНЫ ИКЕ КӨН ТЕГӘМ»

Танылган һөнәри күнче, уңышлы эшмәкәр Данияр Хаҗиев осталык тәҗрибәсе белән уртаклаша. Шушы арада аның күн әйберләре Мәскәүдәге зур күргәзмәдә дә экспозици яләнәчәк.

ҺӘРКЕМ ДАҺИ ҺӘМ КАБАТЛАНМАС

Мин кечкенәдән бирле бик максатчан идем, «Татарстанның киләчәген төзиячәкмен!» дип тә хыялландым. Үз халкымны (ә мин халкым дигәндә Татарстанда яшәүче бар милләтләрне дә күз алдында торам) ничек тә сыйфатлы һәм үзенчәлекле эшләнмәләрем белән сөендерергә теләвем бертөсле үткән көннәрдән арудан туды. Барысын да бер тәртипкә салып бәян итим әле: мин төрле авыл урта мәктәпләрендә укыдым, аннары Чаллы татар-төрек лицеенда белем алдым. Татар, рус, төрек, инглиз телләрен яхшы беләм. Казан дәүләт энергетика университетын бик яхшы билгеләргә генә тәмамладым, әмма III курска җиткәч, «Һөнәрне дөрес сайладыммы соң?» дигән уйлар бимазалады. Шулай да, тынычландым һәм уку йортын тәмамлап, кызыл диплом алырга карар кылдым. Эшли башладым. Эшем, билгеле, шушы белгечлек буенча иде. Һәр көн бер маршрут буенча эшкә ашыгу һәм арып-талып эштән кайту... Шушының өчен генә тудыммы инде?! Мин бит – даһи! Үземә ошаган хезмәттә булырга тиешмен, дип уйландым. Гомумән, Җир шарында туган һәркем даһи һәм кабатланмас, һәркем бәхетле булырга хаклы.

ТЕЛЕФОН БҮЛӘК ИТКӘН АБЫЕМА РӘХМӘТ

Гаиләбездә тегүчеләр дә, күн каючылар да юк. Әнием – укытучы, ә әтием журналист, авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитәкче булып та эшләде. Һәм ул искиткеч матур рәсемнәр ясый иде. Кызганыч, 1999 елда вафат булды. Мин 9 яшемдә әтисез калдым. Гаиләдә без икәү: абыем бар. Балачактан шулай мөстәкыйль булып үстек. Үсмер чак авыр елларга туры килде, бер кисәк ипи кадерен бик беләм... Шулай бер көнне абыем миңа кесә телефоны бүләк итте, аның аша төрле сәхифәләрне караштырырга керештем. Дөрес, күңелемнең нинди өлкәгә тартылачагын бер көн эчендә үк аңламадым, әмма озак эзләдем дип тә әйтә алмыйм. Башта рәсемнәр ясап карадым, ә алар таң калырлык килеп чыкмады. Моның өчен махсус институтлар тәмамлыйлар ич. Аннары бәйләм бәйләү белән мавыгып алдым, бу шөгыль дә минеке түгел икән. Бер сәхифә күн эшләнмәләр ясаучы хакында иде.

Андагы язмаларны карагач, үз-үземә: «Мин дә мондый эшләнмәләр тегә алам!» – дидем.

Интернеттагы сәхифәне карагач, күнче Антон белән сөйләшеп тә алдым.

Ул миңа бер-ике сайт хакында язды һәм: «Шулардагы видеоязмаларны карап кына өйрәнә аласың. Башкача мөмкин түгел», – диде.

Җыйган унике мең акчама төрле күн, эш кораллары сатып алдым. Аларны Япониядән кайтарттым, кайберләрен үзебездәге кибетләрдән эзләп таптым. Аннары тегергә тотындым. Беренче эшләнмәм транспорт картасы өчен чехол булды. Аннары телефон чехоллары, каешлар, портмоне, соңрак... саквояжлар, портфельләр тектем. Хәтта аяк киемнәрен тегүгә дә төшенеп карадым.

УН ЕЛЛЫК КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ

Бар да бик җай гына бармады. Берникадәр бик сыйфатлы, хәйран зур күн кисәген бозып та ташладым, әмма күңел төшенкелегенә бирелү, икеләнеп калу кебек сыйфатлар миндә юк. Шөгылемә көннән-көн яхшырак төшендем. Мин артка чигенә торганнардан түгел! Һәм әгәр дә берәр вәгъдә бирсәм, аны үтәми калмаячакмын. Эшләремнең сыйфатын башка осталар хезмәте белән чагыштырып карарга да күнектем. Үз сәнгать әсәрләремне унынчы ел иҗат итәм. Ал, сары, яшел, зөбәрҗәт төсендәге кечкенә һәм бик тә кечкенә сумкаларымны хатын-кызлар ошата. Алар – минем күңел җылым квинтэссенциясе, осталыгым концентрациясе. 

ТИРӘ-ЯГЫМДА ҮРНӘК КЕШЕЛӘР КҮП

Минем гаиләм: җәмәгатем Лия, кызларыбыз Мәрьям һәм Зәйнәб, улыбыз Әхмәд. Гаиләбез ислам кануннарын үтәп яши. Үзем намазда, динебезгә моннан унбиш ел элек, үз ышанычым буенча килдем. Тирә-ягымда үрнәк кешеләр бар, якын дусларым инде күптән намаз кыла иде, аларның яшәү рәвешен дә күзәттем, әлбәттә.

ИҖАДИ ТРАНС

Заказлар Татарстаннан да, башка төбәкләрдән дә килә. Бу елларда хатын-кызлар өчен кечкенә күләмле матур сумкалар тегеп бирүемне күбрәк үтенәләр. Билгеле, бик арзан тормыйлар. Шундый да, үземчәрәк, әмма классик фасондагы сумкалар инде алар. Моңа кадәр күн буяуларын, металл фурнитураны чит илләрдән генә кайтарта идем, ләкин хәзер вазгыять катлауланды, шуңа күрә чишелеш юлларын эзләп табуга күп көч сарыф ителә. Фактура һәм дизайн буенча тәҗрибәләр үткәрүемне дәвам итәм. Вакыт башкалар өчен ничек узадыр, үзем аның узуын сизмим дә. Иҗади транста мин. Идеяләр ташып тора. Сызымы (лейкалосы) әзер сумкалар тизрәк тегелә, әлбәттә. Ә менә яңа төр сумкага заказ килсә, аның сызымын бер-ике ай буе сыза алам.

БЕР СУМКАНЫ ИКЕ КӨН ТЕГӘМ

Тормыш юлы, иҗаты ошаган дизайнер да бар, ул – Луи Вюиттон (1821–1892). Луи күпләр өчен үрнәк булырлык, әйтик, ул 14 яшендә Парижга кадәр 400 км җәяү барган, юл сандыкларын ясаучы остаханәгә өйрәнчек булып урнашкан. Аннары яссы чемоданнар һ.б. уйлап тапкан. Сумкаларымны мода үзәкләре Париж, Лондон урамнары буйлап та тотып йөрсәләр, алар анда да затлы булып саналсалар – бик яхшы булыр иде. Татарлар гасырлар буе күн эшләнмәләрне ясап, чит дәүләтләрдәге Бөтендөнья күргәзмәләрендә җиңүләр яулаганнар бит. Әмма бүгенге көндә күнче осталар күп димәс идем. Минем бар эшләнмәләрем – тулысынча кул хезмәте. Команда белән эшләгәнем юк. Бер сумканы ике көн эчендә тегәм. Бу бер айга – 10-13, ә бер елга якынча 150 сумка иҗат итәм дигән сүз. Тик сумкаларны, форма ягыннан, заказга эшләмим, аның каравы сатып алучы үзе сайлаган төстәге эшләнмәне сайлап ала ала.

Алар – кәҗә яки бозау тиресеннән. Кәҗә тиресе сумка эчлеге өчен туры килә. Ә менә бозау тиресеннән тышын тегәм, чөнки ул кыйммәтле булып күренә. Кайчак сумкаларымны танылган бренд сумкалары белән чагыштыралар, ләкин мин бренд сайтларын карап утырмыйм. Башка уңышлы дизайнерлар белән дә охшаш булсын әле дигән максат куйганым да юк. Бу гасырда тагын ниндидер яңа формалар уйлап табу, бәлкем, бик мөмкин дә түгелдер инде... Ә эш кешесеннән көнләшүче «диван экспертлары» алар һәрчак бар. Андый бәндәләргә, гомумән, бернәрсә дә ошамый. Интернет киңлегендә һәркем тигез. Ләкин миннән кайчак: «Син кайсы кала остасы?» – дип сорыйлар. «Казаннан!» – дип җавап бирәм. Казанны, Татарстанны яратканга күрә, мин бары бик югары сыйфатлы әсәрләр генә иҗат итәм. Халкым хакында минем әсәрләрем буенча да фикер йөртәчәкләр бит.

ОСТАЗДАН КИҢӘШЛӘР

Күн остасы булырга теләгән яшьләргә теләгем шул: бер урында таптанып тормагыз! Бүгенге көндәге үзегезгә караганда да яхшырак булырга омтылыгыз, шул чакта барына да ирешерсез. Кешенең үзенчәлеге – кызыксынучанлык. Шушы сыйфатны югалтмыйча, битарафлыкны урап узарга язсын. Күңелгә туры килгән кәсеп бары тик үргә менәр.

Зилә Нигъмәтуллина әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев