Логотип Идель
Мәдәният

Фарфор бизәм медитациясе 

Фарфор савыт-саба, керамикага бизәмнәр ясау остасы, рәссам-декоратор Рената Зинатуллина Мәскәү каласында яшәп иҗат итә. Бу төр иҗат кырыйдан карап торышка гына җиңел кебек, чынлыкта исә фарфор өслеккә рәсем ясау – ул күңелләрне тынычландырырлык медитациягә тиң булса да, катлаулы иҗат. 

Фарфор савыт-саба, керамикага бизәмнәр ясау остасы, рәссам-декоратор Рената Зинатуллина Мәскәү каласында яшәп иҗат итә. Бу төр иҗат кырыйдан карап торышка гына җиңел кебек, чынлыкта исә фарфор өслеккә рәсем ясау – ул күңелләрне тынычландырырлык медитациягә тиң булса да, катлаулы иҗат. 

– Рената, сез Казан кызы бит?

– Әйе, Казанда туып үстем. Әнием – Русиянең һөнәри рәссамнар берлеге әгъзасы, сәләтле рәссам-декоратор, фарфор һәм керамикага кулдан бизәмнәр төшерү остасы Флёра Дәминова. Казан сынлы сәнгать мәктәбендә белем тупладым. 16 яшемдә башкалага укырга киттем, Мәскәү гуманитар университетының реклама факультетын тәмамладым. Хәзер гаиләм белән Мәскәүдә яшим. Рәсемнәрне башта кәгазь битенә генә ясадым. Ә аннары инде фарфор савыт-сабалар бизәргә алындым. Миңа бу вакытта 24 яшь иде. 

Тәҗрибә туплавымны дәвам итәм, моның өчен осталык дәресләренә йөрим, ә аларның иң күбе Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта уза. Бизәмнәр ясау – катлаулы техникага ия иҗат төре. Мин глазурьлы өслекле әйберләргә бизәмнәр ясау төрен сайлап алдым, ягъни әзер савыт-саба өслекләрен ямьлим. 

– Остаханәгез өчен иң әүвәл нәрсәләр кирәк булды?

– Беренче чиратта муфельле мич, аннары Алманиядә җитештерелгән махсус буяулар сатып алдык. Алар бик сыйфатлы. Аларны Дулево заводы да җитештерә. Әзер тәлинкәләр, савыт-сабалар сатып алам да иҗатка керешәм. Тәлинкәне бизәп бетергәч, махсус мичкә куеп, 800 градус кайнарлыкта чыныктырам. Гомуми исәпләгәндә, мичнең кайнарлануына, соңыннан әкеренләп-әкеренләп сүрелүенә бәйле рәвештә, унсигез сәгать вакыт сарыф ителә. Мичне сүндергәч тә, әзер эшләнмәне тиз арада мичтән чыгарып карау юк, чөнки бу буяу катламын вак чатнауларга китерәчәк. Кирәкле буяулар бары тик порошок халәтендә сатыла, алар – пигментлар белән төелгән пыяла. Шуңа махсус бәйли торган матдә кушып, кирәкле консистенциягә кертәм, мастихин белән болгатып торам һәм тиешенчә сыеклыктагы буяу әзер була. 

Өслеккә рәсем ясап, аны бер кат буяп, эшләнмәне мичкә тыгып чыныктырам. Буяулар эреп, глазурьга ябышалар да пыяла эремә хасил итәләр, вакыт җитеп, мичтән алгач, тагын буыйм һәм янә мичкә тыгам... Бу процессның никадәр кабатланачагы бары тик үземнең теләктән генә тора. Рәсемнең җетерәк булуын теләсәм, эшләнмәне дә берничә кат буярга, күбрәк мәртәбә чыныктырырга туры килә. 

– Мичтә чыныктыру күңелсез нәтиҗәләргә китерә ала бит...

– Оста никадәр генә тәҗрибәле булмасын, бар да аның теләгеннән генә тормый шул. Рәсемнәрне ясау өчен бик кыйммәтле, үтә дә сыйфатлы фарфор савытлар да кулланыла, гади һәм арзанрак торганнары да... Әмма әгәр дә тәлинкәне җитештергәндә «яшерен», эчке чатнау калган икән, ул эшләнмәне барыбер яра, шулай итеп берничә көн буе тырышып ясаган хезмәтең дә юкка чыга. Мондый хәл килеп туса, моңсу булып китә. Әмма бу җиңел моңсулык, чөнки үземне шунда ук кулга алам: «Димәк, яңасын ясаячакмын һәм ул моңа караганда да матуррак булып килеп чыгачак!» – дим. 

– Нинди кылкаләмнәргә өстенлек бирәсез? 

– Киров кылкаләмнәр заводыныкы сыйфатлы. Тиен йоныннан ясалганнары яхшырак, әмма синетик кылкаләмнәр дә кулланам. Рәсем ясаганда, аның берәр өлеше бозылса, скипидар яисә спирт манчылган чүпрәк белән сөртеп тә алып була. 

– Әлеге иҗатка яраклы буяулар кыйммәтлеге буенча да аерылып тора... 

– Яхшы сыйфатлы бар буяулар да кыйммәт. Бәһа... буяуның төсенә карап та арта. Әйтик, куе кызыл (пурпур), кобальт төстәге буяулар – иң кыйммәтлеләре. Куе кызыл буяуның йөз граммы утыз мең сумга җитә ала. Кайбер эшләнмә рәсемнәрендә, тәлинкәне каймалауда сыек алтын кушылган препарат та кулланыла, ә ул, үз чиратында, шулай ук арзан тауар түгел.  

– Әйе, мондый классик фарфор эшләнмәләрнең арзанаясы юк инде, ә аларга кемнәр заказ бирә соң?

– Әлеге савыт-сабаны, сервизларны кул эшләнмәле савыт-саба яратучылар, күңелләрен шуңа салучылар теләп ала. Алар нәкъ шушындый, кеше кулы җылысы кергән, иҗатчы энергетикасы кушылган эшләнмәләргә ризык салып ашарга ярата. Әйтерсең лә, шушы савытларга салынган ризыклары күпкә тәмлерәк! Кайберәүләр өчен бу – гаилә традициясе дә. Мондый үзенчәлекле бизәмле сервизлар буыннан-буынга күчә ала. 

– Рената, нинди темаларга алындыгыз инде?

– Кайбер заказчылар тәлинкәләренә үзләре яраткан чәчәкләр сурәтләвемне үтенә. Әйтик, төп декор гөлҗимеш чәчәкләре дә була ала. Яисә... менә минем дус кызыма клематис ошый, аның да клематислар төшерелгән, зәвыклы чәй сервизына ия буласы килде. Ә кайберәүләр өстәлләренә тезеп куелган савыт-сабаларда үз исем инициалларын, монограммалар күрергә тели. Үз фамилиясе гербы белән сервиз ясатучылар да булды. Мин инде үз авторлык концепция кысаларындагы рәсемнәремне дә, борынгы манускриплар, төрле рәссамнарның винтаж иллюстрацияләре, совет мультфильмнары мотивларындагы рәсемнәрне дә ясыйм. Ботаника иллюстрацияләре белән дә дус. Йосыповлар династиясе фарфоры мотивларындагы тәлинкәләр дә бизәдем. Җиләк-җимеш рәсемле сәгатьләр, керамик адрес табличкаларын да иҗат иттем. Соңгы вакытта шәрык орнаментлары кергән панно ясарга хыялланам. 

– Ә менә үзегезнең күңелегезгә аеруча да хуш килүче бизәмнәр бармы?

– Шинуазри стилендәге бизәмнәр. Буш вакытым булгач та, әлеге ысулдагы эшләнмәләрне иҗат итергә алынам, ак белән зәңгәр төсләрне берләштереп, вазалар бизим. Менә бит күп гасырлар буенча сакланырлык вазаларны ясаган да инде кытайлар дип сокланам! Аларның тарихка да кереп калырлык гаҗәеп очрагы булган ич: 1717 елда фарфор әйберләр бик тә яратучы Саксония курфюрсты Фридрих Август I Пруссия короле Фридрих I  коллекциясендәге йөз илле кытай вазасын алты йөз сугышчыдан торган полкына алыштырган! Һәм бу вазалар әлегәчә Дрезден коллекциясендә саклана.

– Бу көннәрдә савыт-сабага нинди сурәт ясарга телисез? Киләчәктә уңышлы фарфористлар булып танылырга теләүчеләргә нинди киңәш бирерсез?

– Яз фасылына багышланган сурәт ясаячакмын. Ә иҗатларын башлап кына җибәргән рәссамнарга, булачак осталарга үз-үзләренә карата ныклы ышанычлары булуын телим. Үзегезнең сәләтләрегезгә ышаныгыз! Бар да хыялдан башлана.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев