Логотип Идель
Мәдәният

Филографити остасы

Ридуан Әлмуратов Мәскәү янындагы Мытищи шәһәре җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә балаларга дини белем бирә. Үзе ул – Казаннан. 1991 елда Казакъстанда туган. «Бишектән алып ләхеткә кадәр белем ал» диләрме әле? Хәзер аны филографити остасы буларак та таныйлар.  

Ридуан Әлмуратов Мәскәү янындагы Мытищи шәһәре җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә балаларга дини белем бирә. Үзе ул – Казаннан. 1991 елда Казакъстанда туган. 2000 елларда Әлмуратовлар гаиләсе Казанда төпләнә.  Ридуан мәктәп елларында ук мәдрәсәдә белем ала. Мәскәү Ислам университетында өч ел укыгач, Казан Ислам университетына күченә. Теолог. Коръәнне тагын да тулырак итеп өйрәнү өчен Төркиягә дә киткән. «Бишектән алып ләхеткә кадәр белем ал» диләрме әле? Хәзер аны филографити остасы буларак та таныйлар.  

                            
Кадакларны Төркиядән кайтарта

Филографити белән беренче тапкыр Төркиядә таныша Ридуан. Истанбулда укыган елларында мондый әсәрләрне күреп соклана. Госманлы империясе чорыннан ук сакланып килгән сәнгать юнәлеше бит! Осталык дәресләре алып, Казанга кайтканда, үзе өчен кирәкле чимал һәм эш коралларын да алып кайта егет. «Дин белгече булгач, шәмаилләр язылган әсәрләр дә иҗат итәсем килде, – ди ул. – Аларның кайберсен үзем язам, интернет аша да барлыйм. Язма контуры килеп чыгарлык итеп махсус кадаклар беркетәм, моның өчен махсус аппарат кулланам. Кадаклар – төсле, озынлыклары – 2 см. Кадакларны Төркиядән заказ биреп кайтартам, бездә андыйлар юк. Эшләнмәләремнең нигезе бары тик фанера. Чөнки ул берничә катламлы, тотрыклы. Агач такта бу сәнгать өчен туры килми, ярылып китә. Өстәмәләрдән – тукымалар... Аеруча да төсле бәрхетне үз итәм. Кайчак чын күн дә яхшы. Тукымаларны төзелеш степлеры ярдәмендә беркетәм. Эш коралларым да күп түгел: кадак кагу буенча махсус аппарат, без, пластик чүкеч, озынайтылган каргаборын, кечкенә шөреп боргыч. Сурәтне периметры буенча төгәл, пөхтә итеп кадаклап чыккач, нокталар аша хасил булган рәсемне җепләр белән урыйсы гына кала. Фонны – бер төсле җепләр белән, ә рәсемне икенче төсле җепләр белән дә тутырып була. Монысы инде останың үз фантазиясеннән, аның үз теләгеннән тора».  

Бутамагыз: стринг-арт – башка! 

Филографити бер карашта ук бик тә җайлы да, гади дә башкарыла торган кул эшләнмәләрен ясау сәнгате төсле. Әмма бу үзгә һәм популяр сәнгатькә алынучы ир-ат һәм хатын-кыз осталар бик күп түгел. Өч үлчәмле картиналар ясау – ул һәрчак кызык, ләкин филографити белән стринг-арт юнәлешләрен үзара бутарга ярамый. Аермалар бар. Әйтик, тарихлары буенча ук. Стринг- артның башлангычы Бөекбританиядә дип санала, мондый кул эше белән инглиз тукучылары мавыккан, имеш. Аннары инде Мэри Буль атлы ханым шушы ысулны кулланып, балаларны алгебра, геометриягә төшендергән. Һәр ике төрле юнәлешкә дә бик күп кадаклар кирәк. Стринг-артта башлыча бәйләү җепләре, чыдам чигү җепләре яки гап-гади тегү җепләре кулланыла, җепләрне язу пастасы булмаган, буш ручка эченә кертеп, эш процессын тагы да җайларга мөмкин. Бу алым балалар өчен кулай. Һәр ике юнәлеш тә иҗатчылардан сабырлык, игътибарлык таләп итә, күңелләрне стресстан арындыра. Нәтиҗә дә моңа торырлык: мондый эшләнмәләр аерым бер стильдә килеп чыга. Аларны сувенир кибетләре киштәләрендә табам димә инде.                  

       

Файдалы хобби 

Ридуан Әлмуратов үз әсәрләрен социаль челтәрләргә куеп бара. Әйе, хәрефле дизайн – бик модалы интерьер тренды бу гасырда! Хәрефләр, сүзләр, сүзтезмәләр... әлеге элементларны замана дизайнерлары декор өчен бик тә туры килә торган элементлар дип саный һәм бизәмнәрдә еш куллана. 
Ридуан иҗаты белән күпләр Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы кысаларында оештырылган күргәзмәдә танышты. «Печән базар»ы фестивалендә дә бик теләп катнаша ул. Башкаларга үзенчәлекле бүләкләр, шәмаилләр бүләк итәргә теләүчеләр аңа еш мөрәҗәгать итә, аеруча «Әниемә» язмалы эшләнмәләренә сорау зур икән. «Аны ясагач та, газиз әниемә бүләк иттем. Бәйрәм уңаеннан түгел. Болай гына, – ди оста. – Заказлар кабул итәм, аларның күләме бәйрәмнәр алдыннан арта төшә. Бу – минем хобби. Төп шөгылем – балаларга дини белем бирү.  Буш вакытым калса гына шушындый әсәрләремне иҗат итүдә мин. Алар төрле. Шәмаилләремне ошатып сатып алалар. Филографити сәнгате – матурлыкка илтә торган сәнгать!»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев