Логотип Идель
Мәдәният

ГҮЗӘЛ ҖИҺАНШИНА: «Хыялланып яшәргә кирәк!»

Сәнгатьнең киң таралган һәм яратып башкарыла торган төре ул – җыр. Шуңадырмы, татарда җырчылар шактый күп. Әмма махсус югары белем алганнары гына сирәк. Ә татар халык җырлары башкарып дан казанган яшьләр бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Ә бит халык җырларында милләтнең яшәеше, сагышы...

Бабаларыбыздан калган иң кадерле һәм иң бәһале мирасы. Гомерләрен моң таратуга багышлаган Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов, Әлфия Афзалова, Флюра Сөләйманова кебек җырчыларыбызга алмашка кемнәр килә? Россия, халыкара җыр конкурлары лауреаты Гүзәл Җиһаншина әнә шул моң ияләренең дәвам итәрдәй бүгенге буын вәкиле. Яшь җырчы «Идел» журналының «Яңа дулкын» проектында да катнашты. Ул анда татар халкының «Бөдрә тал» җырын башкарган иде. Аның иҗаты, татарның җыр сәнгате турындагы уй-фикерләре белән сезне дә таныштырырга булдык.

– Гүзәл, татар җыр сәнгатендә халык әсәрләренә, борынгыдан килгән җырларга игътибар юк дәрәҗәсендә. Озын, бормаларга бай көйләрне эстрада концертларында ишетмибез дә. Ә синең репертуарда андый әсәрләр шактый күп.

– Халык җырларын кечкенәдән әби-бабайдан ишетеп үстем. Мин бит авылда әби-бабай тәрбиясе алган кыз. Төрле мәҗлесләрдә авыл көйләре һәрвакыт яңгырый иде. Ә Казанның Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә укый башлагач, профессиональ дәрәҗәдә өйрәнергә керештем. 15 яшемдә Яшел Үзәннән Казанга йөреп укый башладым. Ул вакытта татар халык бүлегендә бик талантлы остаз, Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры Венера Гәрәева укыта иде. Көллияттә хор дәресе дә бар: җыр һәм бию ансамбленең мини форматы. Монда укыган яшьләрнең иң талантлыларына Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнашу бәхете елмая иде. Хорның җитәкчесе дә яраткан Венера апабыз. Бик күп кадрларны чын татар мәдәнияте үрнәгендә тәрбияләгән остаз! Халык көйләренә зур кызыксыну һәм мәхәббәтне дә күңелемә салды, ничек башкарырга, халык әсәрләрендәге бормаларны ничек җиренә җиткерергә дә ул өйрәтте.

– Хәзерге заман җырчыларына таләпләр нинди?

– Җырчы булам, дип әйтү генә аз. Гади җырчы гына түгел, профессионал булырга кирәк. Кызганыч, бүген сәхнәдәге җырчыларга нәкъ менә шул профессиональлек җитми. Мөмкинлекләре булганнар шулай сәхнәдә җырлауларын дәвам итә, кайберләре төшеп кала... Җырчы һәрвакыт күз уңында, тамашачыга күренеп торырга тиеш. Ә инде әле яңа гына җырчы булырга теләгәннәргә теләгем шул: хыялланыгыз һәм максат куегыз, бигрәк тә иҗатта. Шәхсән мин үзем бәләкәй чактан ук сәхнәдә җырларга хыялландым. Әниемнең түфлиләрен киеп, таракны микрофон итеп тотып, көзге каршына баса идем. Сарык көтүе каршыларга килгән апаларга пароход турында җыр сузганым да хәтердә. Беренче гонорарларым тәмле печенье, конфетлар булды. Җырлап яшәүче – бик бәхетле кеше. Ул зур миссия башкара, һәрвакыт рухи үсештә була. Музыка, сәнгать белән шөгыльләнүчеләр башкалардан аерылып тора, андыйлар белән аралашырга да кызыклы. Музыка мәктәбенә йөрүче балалар да башка яшьтәшләреннән үзгәрәк. Күңелендә моң йөрткәннәр беркайчан да үз юлыннан тайпылмыйлар.

– Гадәттә музыка көллиятеннән соң Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә укырга керәләр. Җырчы булу теләге бала чактан ук бөреләнгәч, югары музыкаль белем алу теләге үзеннән-үзе барлыкка килгәндер?

– Дүртенче курста укыганда ук югары белем алам дип, үз-үземә максат куйдым. Музыка көллиятендә остазым – Татарстанның халык артисты Ания Туишева бик күп музыкаль әсәрләрнең серләрен ачты. Консерваториядә талантлы педагог Людмила Церковниковада укыдым. Опера җырчысы Клара Хәйретдиновада да белем алдым. Үземә музыка мәктәбендә укырга туры килмәде, үзлегемнән курайда уйнарга өйрәндем. Муса Җәлилгә багышланган вокал конкурсында катнаштым да шунда музыка көллиятенә укырга керергә тәкъдим ясадылар. Консерваториянең опера студиясе «Башмагым» спектаклен куйганда хорда җырларга көллияттән дә чакырдылар. Мин Сәрвәрнең дус кызлары төркеменә эләктем. Казан дәүләт консерваториясе белән танышу шул вакытта ук башланды, димәкче булам. Көллияттә музыка нигезләрен өйрәнсәк, консерваториядә тавыш мөмкинлекләрен чарларга насыйп булды. Татар халык җырлары яки дөнья классикасын башкару үзеннән-үзе генә бирелми. Профессиональ дәрәҗәдә башкару өчен тын алуларына кадәр дөрес булырга тиеш. Катлаулы халык җырларын башкарган кешегә арияләр башкарырга да җиңелрәк. Шуңа күрә халык әсәрләреннән башлагач, миңа дөнья классиклары әсәрләре дә җиңел бирелә.

– Татар әсәрләре турында сөйләшкәндә еш кына моң төшенчәсен кулланабыз...

– Моң адәм баласына Аллаһыдан бирелә. Шулай да аның нигезе булырга тиеш. Җырчыга һәрдаим үз осталыгын чарлап торырга кирәк. Көллияттә татар халык музыкасы бүлегендә укысам да, консерваториядә академ вокал бүлегендә белем алдым. Биредә татар классикасын да өйрәндек. Ә анда моңга нигезләнгән әсәрләр. Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллиналар мәктәбе безгә зур сабак булып тора.

– Гүзәл, татар яшьләре арасында талантлы, шуның өстенә югары белемле җырчылар, композиторлар бар. Алар инде үз гамәлләре белән булдыра алганнарын күп тапкырлар дәлилләде дә. Ә нишләптер музыкаль театр язмышы һаман хыялда гына кала килә. Бәлкем, сезгә шлеге проектны башкарып чыгар өчен арагыздан берәүне сайларгадыр?

– Бу – безнең иң авырткан җир. Әйе, хыялланабыз. Бергә җыелган чакта гел шул хакта гәп корабыз. Драма театрларына безне алырга ашыкмыйлар, алмыйлар да, чөнки драма актеры белемебез юк. Алсалар, бәлки бик шәп итеп эшли дә алыр идек. Музыкаль театрыбыз булса, безнең өчен менә дигән иҗат итәр өчен мәйдан булыр иде. Югыйсә, Татарстаннан чыккан бик күп яшь талантлар читкә китеп эшләргә мәҗбүр. Консерватория каршында опера студиясе уңышлы эшләп килә. Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина иҗатлары күпләребезне сокландыра. Яңа буын яңа әсәрләр иҗат итә. Боларны танымый мөмкин түгел. Алар бер көнлек кенә түгел, музыканың бар кануннарын исәпкә алып иҗат ителгән профессиональ кимәлдәге, җитди әсәрләр. Аларны халыкка күбрәк таныту тамашачының зәвыгын арттырырга ярдәм итәр иде. Тарихтан беләбез, композиторлар үзләре шулай оештырып җибәргән. Кем белә, бәлки безнең заман композиторлары бу эшкә алынып куяр да күпләрнең хыялында йөргән музыка театрын оештырып җибәрер.

– Халык әсәрләренә кабат кайтып, халык җырларын җиренә җиткереп башкаручылар сирәк.

– Бу проблемага әверелеп бара. Халык җырларына карата яшьләрдә караш та үзгәрде. Җиңел генә акча эшләп алу, арзанлы музыкага табыну үзен сиздерә. Җанлы тавышка җырлаучылар да сирәк күренеш. Концерт залларында бик еш фонограммага язылган җырлар яңгырый. Радио-телевидениедә дә нишләптер, әрсез, тавышсыз, белемсез җырлаучыларга эфир сәгатьләрен бирәләр. Тамашачы аларны тыңлап зәвыгын төшерә, татар җыры шундый була икән, дип уйлый башлый. Эстраданың ул ягы да яшәргә тиеш, әмма югары белемле профессиональ җырчылар да читтә калмасын иде. Киләчәк буын бүгенге җыр сәнгатен барлаганда, профессионаллар булмаган икән дип уйламасын.

– Ни дисәк тә, дипломлы җырчылар читкәрәк кагылган кебек. Татарның төп проектларында да стадион җырчылары мәйдан тота.

– Безгә мөмкинлекләр күбрәк бирелсен иде. Мөмкинлекләр дигәндә, мин профессиональ композитор, музыкантлар, яздыру студияләре белән эшләүне күз уңында тотам. Бер җырны яздырып чыгару өчен шактый күп чыгымнар сорала. Шагыйрь, композиторын табудан тыш, аранжировка ясату, ә аннан соң әле тыңлаучыга ирештерер өчен дә финанс мөмкинлекләр кирәк.

– Татар мохитендә продюсер төшенчәсе әллә ни популяр булмаса да, алар бар. Син продюсер белән эшләүгә ничек карыйсың?

– Алар белән эшләгәнем юк. Минем продюссерым – ирем, шулай ук җырчы Муса Камалов. Без бергә иҗат итәбез, дуэтларыбыз да бар. Безгә бергә җайлы.

– Гүзәл, хыялланып яшәргә кирәк, дидең. Хәзер нинди хыяллар белән янасың?

– Әйе, хыял безне күп нәрсәләргә рухландыра, өнди. Төрледән-төрле проектларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итә. Мин драма сәхнәсендә җырлы рольләр башкарырга хыялланам. Андый җырчыларыбыз да булган бит безнең. Киләчәктә яшьләргә вокал серләрен дә өйрәтәсем килә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев