Логотип Идель
Мәдәният

ИБРАҺИМОВ МИРАСЫ

Томнар, аларга тупланган материаллар, Г. Ибраһимовның әдәби-тарихи һәм тәнкыйди, нәзари мирасы хакында бик күп сөйләргә мөмкин. Әмма бер нәрсә ачык: бу мирасны тулысынча аңлау һәм бәяләү өчен – аны белү зарур! Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре әзерләгән унбиш томлык академик басма безгә менә шундый мөмкинлек бүләк итә. Моның өчен аларга рәхмәттән башка сүз юк.

Дания Фатих кызы Заһидуллина – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, ТР Фәннәр Академиясе хакыйкый әгъзасы. ТР Фәннәр Академиясе баш гыйльми сәркәтибе, вице-президенты. ТР Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе лауреаты.  

(Унбиш томлыкның VI һәм VII томнарын укыгач туган уйлар)

Татар мәдәниятенең кыйммәтле мирасында урыны аерата кадерле булган шәхесләр арасында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы, галим Галимҗан Ибраһимов та бар. Шәхес культы юкка чыгарган зыялыны аклау хакындагы карар чыгуга (1955 ел, 24 сентябрь), аның иҗат мирасын кайтару комиссиясе оеша, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында өч томлык сайланма әсәрләрен басмага әзерләү эше башлана. Бу китаплар 1956 елны басылып та чыга. 1974–1987 елларда әдипнең сигез томлыгы, 2018–2019 елда Г. Ибраһимовның унбиш томлык академик «Әсәрләр»енең I–X томнары дөнья күрә. Сүзебез – унбиш томлыкның VI, VII томнары хакында.

Алтынчы том

Алтынчы томга 1910-1914 еллар аралыгында язылган, әдәбиятка һәм сәнгатькә кагылышлы егерме биш мәкалә, хезмәт тупланган. Шулардан тугызы әдипнең басмаларына беренче тапкыр (!) кертелә.

1910-1914 еллар – Казанга күчеп килеп, мөстәкыйль тормыш итә башлаган 23 яшьлек егетнең шәхес буларак ныгыган, үзен татар дөньясына таныткан чоры. Әдәбият-сәнгатькә кагылышлы язмаларында Г. Ибраһимовны зур әдип һәм фикер иясе, милләтпәрвәр һәм көрәшче итеп өлгертәчәк омтылышлар аермачык күренә. Казан университетына керергә әзерләнү өчен дәресләр ала башлаган яшь Ибраһимов 1910 елның гыйнварыннан «Йолдыз» газетасы белән хезмәттәшлек итә. Мөхәррире – Әхмәтһади Максуди, сәркәтибе Галиәсгар Камал булган бу басма (15.01.1906-21.06.1918) татар җәмгыятендәге һәм дөньядагы яңалыкларга сизгер булуы белән аерылып тора, һәр вакыйга яки хәл, хәтта шәхесара мөнәсәбәтләр шунда ук аның сәхифәләрендә яктыртыла.

«Йолдыз»ның беренче санында (1910 ел, 12 гыйнвар) «Татар матбугаты» дигән мәкаләсендә ХХ йөз башы милли-мәдәни тирәлегенә шактый киң колачлы бәя бирелә. 1905–1909 еллар аралыгындагы әдәби барышка караш тулы булмаса да (әйтик, бу чорда әдәбиятка тәэсире зур булган Ш. Мөхәммәдевлар, Ш. Камаллар һ.б. әдипләр телгә алынмый), шактый төгәл. Шунысы мөһим, Г. Ибраһимов бәяләү ноктасында тукталып калмый: ул шигъриятне әдәбиятның таҗы санаган татар укучысына дөнья күләмендә эпик әсәрләрнең кыйммәтле булуын искәртә һәм эпик әсәрләрнең милләтне күтәрүен әйтеп, аларга карата мөнәсәбәтне үзгәртергә чакыра. Шул рәвешле, күзәтү мәкаләсе кебек язылган текст милли яңгыраш ала: аның авторы укучыга татар җәмгыятенең мәдәни хәле хакында сөйли, әдәбият мәйданындагы уңай һәм кимчелекле күренешләргә игътибар итә һәм үсеш перспективаларын билгели!

«Әдәбият мәсьәләләре» дип аталган күләмле мәкаләсендә («Йолдыз», 1 апрель; 3, 8 июнь һәм 1911 елгы 10 февраль саннары) Г. Ибраһимов үз дәвере татар әдәбиятына кискен тәнкыйть сүзләре әйтә. Зариф Бәшири, Миргазиз Укмасый шигырьләрен бөтенләй яраксызга чыгара, Мәҗит Гафури һәм Нәҗип Думавида тезмә сөйләм ярыйсы булса да, «шигърият», ягъни әлеге өч сыйфат юк, дип саный. Аныңча, Сәгыйть Рәмиев шигырьләрендә хис тә, образлылык та бар, ләкин нәзым камил түгел – матурлык җитми. Өч яктан да канәгатьләнерлек шигырьләр Габдулла Тукайда, дип күрсәтелә. Татар шигъриятенә, гомумән алганда, тирәнлек, тематик киңлек җитмәү ассызыклана.

Бүген, Г. Ибраһимов тәнкыйтьли торган әсәрләр яки хезмәтләр вакыт сынавын үткәннән соң да, язмаларга мөнәсәбәт шактый каршылыклы булып кала. Бер яктан, Ибраһимов игътибар иткән, каты-кискен гыйбарәләр белән тәнкыйтьләгән күренешләрнең – узган дәвер мәдәниятенең кыйммәтле мирасын тәшкил итүе ачык. Икенче яктан, Ибраһимовның 1910-1914 еллар әдәби-публицистик иҗатының гомуми юнәлеше фонында, әлеге тәнкыйть әдипнең татар мәдәнияте алдына гаять зур (аерым бер очракта идеаллаштырылган) таләпләр куеп, татар зыялыларын шул үзе билгеләгән идеалга өндәве кебек аңлашыла. Әмма аңа ирешер өчен күп кенә шартларның берьюлы үтәлергә тиешлеге, аерым бер очракларда, игътибардан читтә кала: шуңа да Ибраһимовның тәнкыйте еш кына татар җәмгыяте тарафыннан тискәре кабул ителә, татар зыялылары берничә тапкыр аңа рәсми кисәтү ясыйлар.

Г. Тукай иҗатына кагылышлы аеруча тәнкыйди характердагы «Талант трагедиясе» (1914) мәкаләсе «Йолдыз»да (2 сентябрь) басылып чыга. Казанның зыялылары, шушы мәсьәләне «хакимнәр суды»нда тикшереп, Г. Ибраһимовны изоляциядә калдыру турында карар чыгаралар.

Текстны укыганда, аның беренче юлларыннан ук Ибраһимовка карата тискәре мөнәсәбәт уяна. Әле генә дөньядан кичкән халык сөеклесе турында сүзне ул болай башлый: «Тукаев үлде... – Телеграмның Киевкә китергән бу хәбәре минем йөрәгемә һичбер нәрсә сөйләмәде. Чөнки мин ул мәшһүр исемнән, гади бер Гайнетдин кебек икмәк чертә торган ике аяклы, ике куллы Габдулла түгел, бәлки аның «Шүрәле» һәм «Печән базары» белән өмидемезне кузгаткан хәят шигъриясен аңларга өйрәнә килгәнмен. Бу исә минем каршымда күптән гүргә кергән иде инде».

Шуннан соң, акланырга ашыккандай, бу очракта мин конкрет кеше турында сөйләмим, бәлки гомумән, шагыйрь трагедиясе хакында сүз йөртәм, дип өсти. Һәм мондый сурәт тудыра: Тукай зур талантка әйләнерлек сәләт белән туган, әмма аны әйләндереп алган тормыш, мохит аны бу мөмкинлектән мәхрүм иткән! Чөнки, Ибраһимов фикеренчә, сәбәп ярлы татар тормышының өметсезлектә, караңгылыкта булуында; талантның әйләнә-тирәсендәге кешеләрдә; табигатьтән илһам ала алмавында; үзен югары санавында. Бу сүзләр белән тулысынча килешү мөмкин түгел. Әмма Ибраһимов бу ноктада да тукталып калмый. Шуннан соң ул Тукайны йомшак холыклы булуда, мактауларга ышануда, үзен тәнкыйтьләүчеләр белән сугышуда гаепли һәм янында дошманнары булмауны талантка ачылырга ирек бирмәгән хәл дип атый.

Гомумән алганда, 1910-1914 еллар дәвере Ибраһимовның иҗат мирасындагы эзләнү вакыты буларак бәяләнә ала.  Бу чорда яшь иҗатчы әдәбият теориясе һәм тәнкыйтен эшләүнең зарурлыгына төшенә, шушы өлкәдә фикер туплый, позиция булдыра. Күп уку, күп уйланулар, милли әдәбиятны башка әдәбиятлар белән чагыштыру, татар мәдәниятенең үзенчәлекләрен барлау аша ул көчле әдәбият тәнкыйтьчесе булып өлгерә һәм үзен чор татар әдәби барышы хакында төп фикер әйтүчеләрнең берсе итеп таныта. Академик басманың алтынчы томы безгә шуны күрсәтә алуы белән кыйммәт.

Җиденче том

1915-1917 еллар – Ибраһимовның татар әдәбияты теориясе өлкәсендә галим, фикер иясе булып җитешү дәвере. Бу томга тупланган мәкаләләрдә дә Г. Ибраһимов әдәбият-мәдәният нәзариясе эшләүнең милли мәдәниятне үстерү, милләтне күтәрү өчен кирәклеген гел искәртеп, ассызыклап бара. Шушы омтылыш аны бәхәсле милли мәсьәләләргә дә игътибар иттерә, шуларның берсе – еллык күзәтү характерындагы «Хәят вә әдәбият (еллык тәэсират)» (1915) мәкаләсе төркилек яки татарлык каршылыгына кагыла.

Г. Ибраһимов татар җәмгыятендә XIX йөз ахырыннан бу мәсьәләдә ике төрле караш яшәп килүне әйтә. Беренчесе – Исмаил Гаспралыдан башланган бердәм төрки кавем турында булса, икенчесе 1905 ел белән мәйданга чыккан, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйриларның милли җәмгыятебезнең татар икәнлеге хакындагы карашы. Ибраһимов Г. Баттал, Җ. Вәлидиләрнең әлеге мәсьәләдә кире каккысыз нәтиҗәләр ясавын билгели. Кабат моңа әйләнеп кайтуын Риза Фәхретдиннең «Әхмәд Мидхәт әфәнде» мәкаләсендәге татарлык концепциясенең бүлгәләнүгә китерү куркынычы хакындагы фикергә («татар әдәбияты туса, аның янында мишәр, башкорт, типтәр әдәбиятлары да туачак») нисбәт итә, аның авторы белән бәхәс ача.

Г. Ибраһимов фикеренчә, татар әдәби теле нугайлар өчен дә (бу очракта «Идел» газетасы телгә алына), Чистай мишәрләре яки Касыйм татарлары, «Златоус башкортлары», «Уфа типтәрләре», Себер татарлары  («Сибирия» газетасы телгә алына) өчен дә уртак. «Яубашымы, Эстәрлебашымы, мишәр, башкорт вә нугаймы – алар шул хәвазадагы табигый халәтнең тәэсире белән татарлык елгасына кушылдылар. Моңа кем дә булса хезмәт итмәде, бу адәм теләкләренә илтифатсыз бара торган тарихи агымның зарури нәтиҗәседер». Шул рәвешле, Г. Ибраһимов Идел-Урал буендагы төрки халыкларның алга таба да татар әдәби телен үстерәчәген сөйли.

Шулай ук Галимҗан Ибраһимовның әдәбиятка-сәнгатькә караган эшчәнлегендә даими бара торган мәсьәлә – әдәби барышка еллык күзәтүләр. «Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр (Еллык тәэсираттан)» (1915) күзәтү мәкаләсе «Йолдыз» газетасында (6 февраль; 29 апрель) басылып чыга. Ул 1914 елның күренекле әсәрләре дип Р. Фәхретдиннең «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр»е, Ш. Камалның «Хикәяләр төркеме», Борһан Шәрәфнең «Гани бай»ы, Г. Исхакыйның «Мөгаллимә»се, С. Сүнчәләйнең «Әлмансур»ы (тәрҗемә), Һади Атласиның «Сөенбикә»се, Җ. Вәлидинең «Милләт вә миллияте», Г. Тукайның «Мәҗмугаи асар»е аерып күрсәтелә. Болар – татар җәмгыятендә күп кенә сөйләшүләргә азык булган, макталган әсәрләр. Ибраһимов исә һәр автор һәм әсәр хакында шактый үткен тәнкыйть сүзләре дә ишеттерә.

Ш. Камал талантын вак һәм кечкенә дип атап, ул болай дәвам итә: «Анда җиңел кул, җиңел каләм бар. Һәр җиргә җиңелчә генә кагылып уза ала торган җитез тасвир бар. Аның теле матур, каләме шома йөри, җиңел һәм рәхәт яза. Бервакытта да тирәнгә чуммый. Шуңа күрә аны бер генә, тик бер генә мәртәбә укыйсың, икенче кат эзләмисең, чөнки, бирәчәге алынып беткән була». Бу бәядә тирән психологизм остасы булган Ш. Камал иҗатын яки аңламау, яки аңларга теләмәү күзгә ташлана.

 Шулай ук тәнкыйди рухта иҗат ителгән «Журналларымыз» (1915) мәкаләсе милли матбугатка тәфсилле күзәтү булып чыккан. Әйтик, «Аң» журналы мисалында ул «мин татарның хәзерге мәдәни вә әдәби куәте камил мәгънәсе белән әдәби вә мәдәни бер мәҗмуга яшәтергә җитә алмавын ачык хис иттем» дигән нәтиҗә ясый. Бу хәлнең сәбәпләре хакында уйланып, татар журналларының, әбунәчеләре азлыктан, матди файда китермәүләре; журналның эчтәлеген баетыр өчен җитәрлек әдәби һәм гыйльми материал булмау атала.

Г. Ибраһимовның бәхәсләр уяткан тагын бер язмасы – «Мөгаллимә»нең Уфада уйналу мөнәсәбәте» (1915) тагын бер тапкыр Г. Исхакый иҗатына анализ рәвешен ала. Рецензиядә сүз иҗатның билгеле бер идея белдерү икәнлеген ассызыклаудан башлана. Шуңа нисбәтән Исхакыйга бирелгән беренче бәя үк шактый усал яңгырый: Ибраһимов аны идея белдерү ягыннан «мәгълүм мөхәррирләремез арасында иң күңелсез тәэсир калдырганнарыннан бере» дип атый. Иҗатының төрле дәверләрендә фикерләре үзгәрү кимчелек буларак калкуландырыла.

Беренче чор, «Тәгаллемдә сәгадәт», «Бай угылы», «Кәләпүшче кыз», «Ике гашыйк», «Өч хатын белән тормыш» кебек әсәрләрендә «ысулы җәдидә яхшы, кадимләр начар, бәхет вә сәгадәт җәдит белән укуда» дигән дәверне Ибраһимов «Ике йөз елдан соң инкыйраз» белән төгәлләп куя.
«Теләнче кызы», «Солдат», «Зиндан», «Җыентык» шикелле яңа дәвер хасил иткән әсәрләрендә «социализмга охшаш бер ис аңкый», сыйнфый көрәш үзәккә куела дип, шуның белән бәрабәр беренче чор иҗатындагы тәрәккыйпәрвәрлек, миллилек идеясенең югалуын Ибраһимов иҗатчы өчен зур кимчелек санавын әйтә. Әлеге фикерләр татар матбугатында моңа кадәр дә Исхакый иҗатына карата әйтелә, яшәп килә.

Әмма өченче дәверен рус «порнографист яшь  язучыларына» иярү дип карау, Исхакыйның «Тормышмы бу?», «Шәкерт абый», «Мәдрәсә җимешләре»н – шушы яссылыкта бәяләү гомуми карашларга каршы килә. Татар дөньясы әлеге әсәрләрне тормышның моңа кадәр язучылар каләмгә алырга җөрьәт итмәгән, әмма күрсәтелеп кире кагылырга тиешле якларын ачкан дип кабул иткән була.

Г. Ибраһимов «Мөгаллимә» драмасы Исхакый иҗатында тагын яңа бер дәверне ачып җибәрә дип саный һәм әсәргә шактый җентекле туктала. Озын-озын нотыклар, хатлар урнаштыруы өчен гаепләп, ул драманың әдәбилеген төп героиняның бирелешенә бәйләп бөтенләй юкка чыгара: «күпчелегенең язмышы шул югарыча булган татар мөгаллимәсе тибы юк». Моны ул Фатыйма язмышының «типичный» булмавы белән аңлата. Ибраһимовча булган кискен хөкемен чыгара: «Мөгаллимә» исеме астында мондый бернәрсә тәкъдим итүне мин авыр язмышлы мөгаллимәләр сыйныфына каршы җинаять дип беләм». Һәм бөтенләй нәзария мәйданына күчеп, болай ди: «Мөхәррир йә матур вә мәгънәле хыял язсын, яки үзенең тугры тасвиры белән тормышың авыр җәрәхәтләреннән берен укучы алдында ачып салып, халыкны шул хакта уйларга, авыр язмышны җиңләйтү турында чаралар күрә башларга, һич булмаса, шуны бер мәсьәлә итеп мәйданга салырга мәҗбүр итсен!»

Әлбәттә, Ибраһимовның бу мәкаләсе аның холкы-характеры һәм әдәбият-сәнгатькә мөнәсәбәте хакында күп мәгълүмат бирә. Бер яктан, татар әдәбияты тарихын, дөнья әдәбияты тарихын, әдәбият нәзариясен яхшы белүе күзгә ташлана. Инде әдәби җәмәгатьчелектә урнашкан, аксиома дәрәҗәсендәге фикерләргә каршы чыгуы – үз-үзенә, үз фикеренең дөреслегенә тирән ышанып яшәвен һәм иҗат итүен күрсәтә. Моннан тыш, Ибраһимов үзенә дә, татар зыялыларына да, гомумән, татар милләтенә дә куя торган таләпләрнең зур, кайчак көч җитмәслек,  артык идеаллаштырылган булуын да күздән ычкындырмаска кирәк. Шул ук вакытта Исхакыйның аерым бер әсәрләренең кыйммәтенә, аларның әдәби барыштагы урыны-роленә карата әйтелгән тәнкыйть сүзләренең күбесе бүген, бер гасырдан артык вакыт узганнан соң да хаксыз, субъектив икәнлекне дә әйтмичә калып булмый. Болар Ибраһимовның әдәбият-сәнгатькә карата урнашкан карашы, тәгълиматы белән генә аңлатыла алмый. Тукайга, Исхакыйга, Ф. Әмирханга карата яңгыраган күп кенә тәнкыйтьләр иҗатчының талантын хәрәкәткә китергән көнчелек белән дә бәйле булгандыр.

Г. Ибраһимовның нәзари эзләнүләренең нәтиҗәсе 1916 елны зур хезмәт – «Әдәбият дәресләре» китабы булып басылып чыга. Ул, чын мәгънәсендә, татар әдәбият теориясенең үсешендә яңа баскыч, яңа этап буларак бәяләнергә лаеклы. Җиденче томда бу хезмәт, беренче тапкыр, татар укучысы игътибарына тулы килеш тәкъдим ителә!

Томнар, аларга тупланган материаллар, Г. Ибраһимовның әдәби-тарихи һәм тәнкыйди, нәзари мирасы хакында бик күп сөйләргә мөмкин. Әмма бер нәрсә ачык: бу мирасны тулысынча аңлау һәм бәяләү өчен – аны белү зарур! Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре әзерләгән унбиш томлык академик басма безгә менә шундый мөмкинлек бүләк итә. Моның өчен аларга рәхмәттән башка сүз юк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев