Логотип Идель
Мәдәният

"Идел" проектлары: "Яңа дулкын"

Тугры укучыларыбыз күптәннән игътибар иткәндер, «Идел» журналы соңгы елларда интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә дә, ютуб, рутуб мәйданчыкларында яңа проектлар тәкъдим итте. Җыр өлкәсеме, шигырьме, яшьләрнең инде күбесе үз иткән халык һөнәрчелегеме, фән өлкәсеме, башкала буйлап сәяхәтләрме – барысына да җитештек.

Тугры укучыларыбыз күптәннән игътибар иткәндер, «Идел» журналы соңгы елларда интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә дә, ютуб, рутуб мәйданчыкларында яңа проектлар тәкъдим итте. Җыр өлкәсеме, шигырьме, яшьләрнең инде күбесе үз иткән халык һөнәрчелегеме, фән өлкәсеме, башкала буйлап сәяхәтләрме – барысына да җитештек. Ютубта дүрт каналыбыз бар: «Яңа дулкын», «2FAN», «Идел Online», «Булырга Тиеш». Моннан тыш, ВК социаль челтәрендә туры эфирда Туфан самавыры проекты гамәлдә. Журналист Мөршидә Кыямова әңгәмәдәшләре – сезнең, безнең кебек үк татар дөньясына хезмәт итүче яшьләр. Мактанудан узып, шул проектларның кайберләре белән таныштырыйк әле. Карарга өлгермәгән булсагыз, сылтама аша узып, тамаша кылыгыз, фикерегез языгыз. 

 

«Яңа дулкын»

Татар музыкасындагы яңа исемнәр, яңа стиль, заманча сәнгать һәм талантлы яшьләр белән таныштыру проекты. Катнашучыларның күбесе – яшьләр арасында популяр альтернатив музыка өлкәсендәге, шулай ук Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган профессиональ башкаручылар. Яшь җырчылар татар җырының алтын фондын тәшкил итәрдәй әсәрләрне тәкъдим итте. 

«Бетмибез» 

https://www.youtube.com/watch?v=KM9sD5VwbIU 

Рөстәм Насыйбуллин – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, югары белемле, үзенчәлекле тавышлы җырчы. Проектта ул шагыйрь Рафис Корбан cүзләренә Илгиз Закиров язган «Бетмибез» әсәрен башкарды.

Дәүләт тоткан Мәгърипкәчә Шәрыктан
Татарларның пәһлеваны Чыңгызхан.
Идел Болгарстанының варисы,
Чыңгыз чорларыннан килә тарихы.

Кушымта:
Исә җилләр, күчә комнар, бетә эз.
Кем ул анда коткы сала: «Бетәбез!»
Бетмибез без, бетмибез без, көтмәгез,
Ватаныбыз исән чакта бетмәбез!

Татарстан – каһарманнар Ватаны!
Атам-Анам кендек каны тамган җир.
Дошманнардан саклап аны уллары
«Ватаным!» дип яуда башын салган җир!

Кушымта шул ук.

Ватаныбыз – Идел-Урал арасы.
Казан аның мең яшьлек баш каласы!
Тырышса да бетерергә заманнар,
Татар исән, татар яши, татар бар!
Кушымта шул ук. 

Әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова фикере: 

«Интернет киңлекләрендә күңелемә хуш җырга юлыктым. Бездә күптән инде андый җырларның яңгыраганы да, язылганы да юк иде. Мин үзебезнең заман җыры язылуын көтми дә башлаган идем... Яшьләрнең иҗатын игътибар белән күзәтәм. Кызганыч, ялгыз калган очракларда кабатлап, кушылып җырларлык яңа әсәрләр юк. Ә бу җырның һәр сүзен тәмләп җырлыйсы килә. «Бетмибез!» – ритм җырның сүзләренә туры килеп тора. Бу марш антка әверелә торган йөрәк тибеше кебек яңгырый. Әсәрдә текст музыка белән гармониядә. Шагыйрь безне беренче юллардан ук җәлеп иткән тарихи киңлекләрдән тынсыз каласың.

Рөстәм Насыйбуллинга җырны репертуарына алуы өчен афәрин диясе килә... Мичкәдә дары бетмәгән икән әле. Замандашларга һәм буыннарга рухи көч бирердәй тирән милли әсәр булдырырга сәләтле мәдәният эшлеклеләребез бар. Җырчының сокландыргыч тавышы әсәрнең мәгънәсен ярып сала. Татар ир-атларының чын ирләрчә эш итә алуларын күрсәткәнегез өчен рәхмәт. Хәзерге вакытта татар сәхнәсендә чын ир-ат тавышлары сирәк яңгырый бит. Бу клипны чыгару – чын ир-ат эше».

 

«Сәхтиян читек» 

https://www.youtube.com/watch?v=gUhg_bzxKD4 

Татарстанның атказанган артисты Алсу Фәйзуллина «Яңа дулкын»да татар халык җыры «Сәхтиян читек»не башкарды. Бу җырны Алсуга Венера Гәрәева тәкъдим итә.  

– Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә укыганда, Венера Хәсәновна безне татар фольклорын укытты. Аның бик иске, саргаеп беткән битле җырлар китабы бар иде. Бу китапта татарның борынгы, хәзер инде сирәк башкарыла торган әсәрләре тупланган иде булса кирәк. Венера ханым тәкъдим иткәч тә, җырны җентекләп өйрәнә башладык. Остазым әсәрдәге һәр бормаларның дөрес яңгырашын җентекләп барлап өйрәтте. Ә инде Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында эшли башлагач, «Галиябану» җырының икенче куплетындагы сүзләрнең «Сәхтиян читек»тәге кебек охшаш булуын да белдем.

Аягымдагы читекнең
Болгар икән олтаны.
Сине сөйми, кемне сөйим
Син бит егетләрнең солтаны.

Әсәрдә бу сүзләр сөйгәнен алты ай җәй, алты ай кыш күңел түрендә йөртүче кыз авызыннан җырлана. Кыз күңеле сагышлы аерылышуны сизә, кавышулар тиз булмаячагына да басым ясала. Җырчы артист Алсу Фәйзуллина репертурындагы бу моңлы әсәр бүгенге көндә бигрәк тә актуаль яңгырый.

 

«Тамырыңны бел, татар» 

https://www.youtube.com/watch?v=1YZOtrKy_sU 

Базарбай Бикчәнтәев – Татарстанга ерак Кытайдан килеп төпләнгән милләттәшебез. Базарбай Казанга махсус белем алырга килә. Бабалары Ватанында югары белем ала, биредә иҗат итә башлый. «Тамырыңны бел, татар» җырының сүзләрен шагыйрә Шәмсия Җиһангирова язган, көен Базарбай үзе иҗат иткән. Бу әсәрне башкарганда җырчы егет тамак төбе белән җырлау элементларын да кертеп җибәрә.

– «Тамырыңны бел, татар» җырын яздыру турында мин күптән хыялландым. Минемчә, нинди милләт турында сүз барса да, тарихны белмичә һәм үткәннәрдән башка ул була алмый. Күптәннән тарих белән кызыксынам. Кытайда яшәгәндә, безнең әби-бабаларыбыз үз ата-бабаларыннан ишеткәннәрне сөйлиләр иде. Казанга килгәч, фикеремне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаевка да җиткердем. Үз тарихыбыз турында җыр булырга тиеш, дип санадым. Шагыйрә Шәмсия апа Җиһангировага әсәрдә ата-бабаларның исемнәрен атау, бөтен вакыйганы күрсәтү кирәклеген аңлаттым. Шәмсия апа менә дигән текст язып бирде. Җырчы, татар егете буларак, озак еллар күңелемдә йөрткән хыялымны тормышка ашырдым. «Идел»нең кызыклы проектында катнашу мөмкинлеге биргән өчен сезгә рәхмәт, – ди Базарбай Бикчәнтәев. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев