Идел суыннан судак
Узган елда үзем өчен төрле «челленджлар» ясап, бик тәмле итеп балык пешерергә өйрәндем, Һинд океанында өч балык тоттым (шуның берсен – буш кармакка!). Ә «Идел» укучыларына шул сабакларымның берсе – судак пешерүем турында сөйләргә булдым.
Узган елда үзем өчен төрле «челленджлар» ясап, бик тәмле итеп балык пешерергә өйрәндем, Һинд океанында өч балык тоттым (шуның берсен – буш кармакка!). Ә «Идел» укучыларына шул сабакларымның берсе – судак пешерүем турында сөйләргә булдым.
Балыкның кеше организмы өчен файдасы чиксез зур. Файдасы дәрәҗәсен ачыклаганда, аның елга балыгымы, диңгезнекеме икәнен белергә дә кирәк. Мәсәлән, диңгез балыкларында, йод һәм бромнан кала, фосфор, калий, магний, натрий, күкерт, фтор, бакыр, тимер, цинк, марганец, кобальт, молибден бар. Витаминнарга да бай ул.
Елга балыкларында да алар җитәрлек, әмма аксымнар азрак, ә йод һәм бромны юк дияргә дә була. Әмма бездә сулыклар шактый, Иделе, Чулманы, Нократы, Зөясе… Анда балык дигәне дә хәйран. Алары безнең организмга килешеп тора, димәк, файдасы да бермә-бер күп дигән сүз! Мин сайлап алган судак та – үзебезнең Иделдә тотылган.
Кирәк:
Уртача зурлыктагы бер балык, кыздырыр өчен сыек май, бер уч он, бер-ике баш суган, тоз, бизәр өчен яшел үләннәр.
Әзерләү:
Балыкны иң беренче чиратта чистартырга кирәк. Уылдыгы булса, аны аерым кыздырырга да була.
Балыкны калҗалап кискәлибез. Балык зуррак булган саен, калҗалар саны күбрәк булачак.
Аннары балык калҗаларын тозларга һәм онда әвәләргә кирәк.
Табага май салып кызган плитә өстенә куябыз. 6-7 минут дәвамында балыкның ике ягын да кыздырабыз.
Шул арада суганны әзерлисе: кабыкларыннан чистартып, боҗралап турыйбыз.
Балык өстенә әлеге суган боҗраларын сибәбез дә 15 минутка 150 С температуралы кайнар мичкә куябыз.
Балык әзер. Аларны тәлинкәләргә яшел тәмләткечләр – укроп, петрушка белән бизәп, табынга куясы гына кала.
Раил Гатауллин
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев