Логотип Идель
Мәдәният

ҖИРНЕҢ КЕНДЕГЕ

Әтнә... Дөньяның үзәге, җирнең кендеге минем өчен менә шушы туфракта. Беләм, журнал укучылар арасында хәтта Әтнә кайда соң ул дип сораучылар да табылыр. Татар иленең нәни генә бер почмагын бүгенге өермәле заманда белмәүчеләр булса да ничек үпкәлисең? Без бит хәзер глобаль максатлар белән галәми хыяллар киңлегендә яшибез.

Әтнә... Дөньяның үзәге, җирнең кендеге минем өчен менә шушы туфракта. Беләм, журнал укучылар арасында хәтта Әтнә кайда соң ул дип сораучылар да табылыр. Татар иленең нәни генә бер почмагын бүгенге өермәле заманда белмәүчеләр булса да ничек үпкәлисең? Без бит хәзер глобаль максатлар белән галәми хыяллар киңлегендә яшибез. 

«Әтнә районы булырга тиеш, чөнки Әтнә районында безнең халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу, телен саклап калу, гомумән, халкыбызның йөзе ничек булырга тиеш – бүгенге көне генә түгел, киләчәге – Әтнә районы, Әтнә халкының үрнәгендә алып бара алсак, шундый булсак, халкыбыз сакланыр...»
«...Мәчетегезнең манарасы да бу кадәр биек булмас иде, әгәр эшләрегез шулай матур булмаса. Үз кулыгыз белән район төзедегез, үз кулыгыз белән аны алга алып барасыз.»


Минтимер Шәймиев

Җир-ананың меңьеллык садәлеген югалтмыйча, татарлыгын, миллилеген саклап яшәргә тырышкан Казан арты – Әтнә төбәге – минем туган җирем. Шул туфракта туып-үсүем, шунда яшәвем белән мин бик бәхетле. Бөтен кешенең дә туган җире бар, һәркемгә үз туфргы газиз – бәхәсләшмим. Әмма һәр кеше дә минем кебек фанатларча туган ягына бирелеп, анда яшәп ятмый, шулай бит? Шәһәрдә яшәргә бөтен мөмкинлекләрем булып та, ни өчен мин авылны сайладым? Әтнәнең башка төбәкләрдән, кала тормышыннан кай җире артык? Әйдәгез, менә шул хакта бераз гына фәлсәфә корып алыйм әле. Тукайча әйтсәк: «Шул турыдан аз гына – биш-алты сүз сөйлим әле, Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле».


Минем язмамда эчпошыргыч цифрлар, статистика саннары һәм башка рәсми мәгълүмат булмас. Ни өченме? Беренчедән, минем өчен алар шактый ялыктыргыч әйбер. Икенчедән, ул цифрларны кызыксынучан укучы интернет киңлекләреннән җәһәт кенә үзе дә эзләп таба ала бит. Минем исә сезнең белән шәхси уй-кичерешләремне уртаклашасым килә...


Моннан унбиш еллап элек, кызыл дипломга югары уку йортын тәмамлап йөргән көннәремдә миңа Казанда калырга, уңышка ирешергә бөтен мөмкинлекләр дә бар иде. Укыган институтымда укытырга калу, радиога эшкә урнашу, зур заводта техник тәрҗемәче булып эшли башлау перспектикасы, Казан пропискасы... 22 яшьлек кыз бала өчен начар түгел, шулай бит? Әмма мин боларның берсенә дә «күтәрелеп тә карамадым». Биштәремә хыялларымны төядем дә, Әтнәгә кайтып киттем! Бу вакытта акылдан бигрәк, геннар үз эшен эшләгәндер дип уйлыйм мин хәзер. Бабамның үз вакытында Сахалинга, әтиемнең Алманиягә күчеп китеп, төпләнү мөмкинлеге булып та, туган җирләрен сайлап, шул җирдә бәхетләрен табып гомер итүләре, чын җир кешеләре, табигать кешеләре булулары миңа каннан күчмәгәндер дисезме? Әтнәнең кешегә әйтеп-аңлатып бетереп булмаслык тарту көче бар! Ашыт буенда җәйрәп яткан олпат Кала тавына килгән никадәр танышымнан ишеттем мин бу сүзләрне! Аяк басуга ук ниндидер кодрәт тупланган урын икәнлеген сизенәләр. Мин андый вакытта серле елмаям: «Сез әле ул көч-егәрне өйләрегезгә кайтып җиткәч тә тоячаксыз. Аккумуляторларыгыз заряд җыйган кебек. Ул энергия әле озакка җитәчәк!» – дим. Чыннан да шулай! Бер килгән кеше күпмедер вакыттан соң кабаттан килә. Кодрәт ноктасына – көч тупларга. Борынгы Болгар, Казан ханнарының бездә җәйге резиденцияләре булганлыгы билгеле. Алар да нигә нәкъ менә бирегә килгәннәр? Бәлки хикмәт әнә шул тарту көчендә, егәр бирүче җир үзәгендәдер? Бәлки... бәлки...  


Әтнәдә гадилеген, самимилеген, яхшы мәгънәдә беркатлылыгын югалтмаган халык яши. Затлы тыйнаклыгы бар. Әлеге сыйфаты аны бизәсә дә, бүгенге пафослы заманда бераз комачаулый да кебек. Кычкырып, күкрәк кагып йөрмәгәч, башны әйләндерер уңышлары да кайчак күзгә-башка чалынмый кала. Бәхетен эштә тапкан, хезмәтне сәнгать итеп яши белгән төбәккә буш шапырынулар кирәк тә түгел. Кыйбласы – хәләл хезмәт булган халык мактануның нәрсә икәнен белми. Гади генә мисал: хәзерге вакытта һәр көнне Әтнә районы терлекчеләре Волгоград һәм Новгород өлкәләре икесе бергә сауган кадәргедән артыграк сөт сава. Әлеге факт үзе үк сенсация, әйе бит? Ил картасын ачып, әлеге торак-пунктларга бер күз салу да җитә – төбәк халкының гади генә итеп көн саен батырлыкка тиң хезмәт башкаруын аңлыйсың! Мин менә шундый якташларым арасында яшим. Я, бәхет түгелме бу?


Иҗат кешесе буларак та Әтнәдә яшәү миңа җан рәхәте бирә. Безнең районда зур сәнәгать оешмалары юк, олы юл-трассалар да узмый. Тынлык, тынычлык. Шәһәрнең яшәү ритмнарыңны боза торган мәңгелек тыңгысызлыгыннан азат минем туган җирем. Әтнәнең яшәү рәвеше – үзе бер шигърият! Әмма шул ук вакытта Казан – кул сузымында гына. Җиңел машинада – барлы-юклы бер сәгатьлек юл. Башкалада уздырылган төрледән-төрле мәдәни чараларда актив катнашуымны күргән танышларым арасында мине Казанда яши дип уйлаучылар да шактый. Әнә шулай әдәби-мәдәни мохиттән читтә калмыйча, шул ук вакытта авылның бер җайга аккан тормышында яшәп ятам. Әкияттә кебек, шулай бит?! Ә инде Әтнәне бүгенге көндә бердәнбер саф татар районы дип атасам, минем белән бәхәскә керүчеләр булырмы? Бездә бит, кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, әҗәл даруы өчен генә дә бер урыс юк! Бөтен җирдә – татарлар! Я, бармы шундый төбәк тагын җир йөзендә? Бу хакта инде сөйләгәнем-язганым да бар – Әтнә театры белән Финляндиягә баргач, андагы татарларга Әтнә, аның чын татар төбәге булуын сөйләгәч, алар безнең сүзләргә шаккатканнар иде. Казанга килеп тә, урамда татарча сөйләшүче таба алмый, нәүмиз булган кардәшләребезнең, дөньяда татарлар гына яшәгән почмак барлыгын белгәннән соң, аны үз күзләре белән күрәселәре килү гаҗәпмени? Аларның бу татлы хыялларына кайчан да булса чынга ашу насыйп булсын иде. 


Әтнә театры турында сүз чыккан икән, аның турында язмый кала аламмы инде мин?! Районыбыз башлыгының: «Әтнәне Әтнә итеп театры саклап калды!» – дигән хикмәтле сүзләре бар. Дөресе шул! Узган гасыр урталарында район бетерелеп, Олы Әтнә авылы үги бер бала хәлендә калган дәвердә дә Әтнә исемен бөтен илгә таныткан театры бүген дә яши, алай гына да түгел, дәүләт театры статусында яңа киңлекләргә атлый! Шушы театрда эшләвем белән шулкадәр горурланам мин. Театрда хезмәт куйган һәр кешегә, нигә тыйнакланам соң, Әтнәнең бөтен халкына театр җене кагылган! Бездәге кебек затлы, зыялы, таләпчән һәм театрга баштанаяк гашыйк тамашачы беркайда юктыр ул! Ышанмасагыз, Әтнә театрына спектакльләр карарга кайтыгыз – сүзләремнең дөреслегенә инанырсыз!


Менә мин яраткан, мин табынып яшәгән Әтнә төбәгенә берничә генә штрих. Әтнә быел көз яңадан район булып оешуының утыз еллыгын бәйрәм итәчәк. Борынгы да, яшь тә туган туфрагым хакында, әлбәттә, мин әле күп нәрсәләрне бәян итмәдем. Мәрҗаниләргә гомер биргән, Япанча батырларны үстергән, татар театрына дистәләгән талант бүләк иткән, Тукай эзләрен саклаган туфрак булуын да, икмәкле, юллы, сәләтле балалары, шул балаларны үстерү өчен бөтен инфраструктурасы булган төбәк икәнлеген дә бу язмамда сөйләргә өлгермәдем. Алар хакында Әтнәне үз күзләрегез белән килеп күргәннән соң, сезнең хикәятләрдән укып сөенергә язсын.

Автор: Гөлүсә Батталова

Артур Солтанов фотолары 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев