Логотип Идель
Мәдәният

Ислам Вәлиев: «Музыка - минем тормышым»

Өлкән һәм урта буын аны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, баянчы Рөстәм Вәлиев улы буларак белсә, хәзерге яшь буын Malsi Music проекты аша таный. Ислам Вәлиев! Музыка дөньясына ул ничек кереп киткән? Хәзерге вакытта нинди планнар-уйлар белән янып яши? Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Ислам, син нинди мохиттә үстең? Гомумән, танылган кеше баласы булу ничегрәк ул?

– Мин тулы гаиләдә үстем: әти-әни, сеңлем. Әти – бөтен тормышын музыкага багышлаган кеше. Шуңа күрә кечкенәдән үк өйдә музыка мохите булды. Әти белән төрле чыгышларга, гастрольләргә барып, артист тормышын күреп, сәхнә артында үстем. Иртән уянасың – баян тавышы яңгырый, кич белән ятасың – әти наушниклар киеп синтезаторда ниндидер музыка яза. Менә шундый мохиттә үстем мин. Танылган кеше баласы булуның ничегрәк икәнлеген мин төгәл әйтә дә алмыйм. Чөнки син аңа кечкенәдән күнегәсең. Мәсәлән, әти белән урам буйлап барасың – аны таныйлар. Кием алырга базарга керәсең – аны таныйлар. «Без сезне күрдек, тыңлыйбыз», дип рәхмәт әйтәләр. Бу – балачактан ук табигый күренеш булып кабул ителгән инде. Аннары бераз үскәч барысы да аңдашыла. «Минем әти шундый текә!» дип горурланып үстем.

– Үзеңнең кайсы якларыңны аңа охшатасың?

– Әлегә мыек үстермим, бөдрә чәч миңа күчмәде. Ә холык ягыннан, минемчә, оптимистлыктыр. Тормышка оптимист буларак карау, һәр ситуациянең ниндидер уңай ягын күрү... Тыйнаклык, тик шул ук вакытта үземне шактый ышанычлы тоту... Һәм, әлбәттә, юмор хисе. Әти бик тә шаяртырга ярата иде.

– Синең иҗат юлыннан китүең шундый гаиләдә үсүеңә бәйле булдымы икән?

– Әйе. Әти эшен ярата, ул эш аңа уңыш китерә. Ул бәхетле булгач, гаилә дә бәхетле. Бу – минем өчен зур үрнәк булган. Әлбәттә, графигы тыгыз иде, тик ул ирекле булды. Бар тормышы үзеннән торды. Шуларны күреп, мин дә иҗат юлын сайладым.

– Музыка синең өчен нәрсә ул?

– Минем көндәлек тормышымның бер өлеше, икенче тормыш иптәшем (көлә). Мин музыканы кечкенәдән үк күп тыңлыйм. Тик менә ныклап шөгыльләнә башлаганыма исә нибары 3-4 ел гынадыр. КФУда икътисад факультетында укысам да, анда гел иҗади эшчәнлек белән кызыксындым: мәҗлесләр алып бардык, сценарийлар яздык, кичләрен музыка иҗат итә идем. Пандемиядән соң фокус үзгәрде – тормышымны тулысынча музыка белән бәйләдем.

– Проектларың турында сөйлә әле?

– Мин нигездә музыка белән шөгыльләнәм. Үземнең проект – Malsi Music. Шулай ук Yummy Music лейблы белән эшлибез, анда артистлар өчен музыка язабыз. Аннары мин саунд дизайн белән шөгыльләнәм. Саунд-дизайн ул – тавышлар ясау, эзләү, кушу. Музыка гына түгел, видероликларга тавышлар өстәү. Шулай ук «Моң» театр мәйданчыгының берничә спектакленә музыка яздым. Алга таба театр өлкәсенә бәйле музыка проектлары да булачак.

– Хәзерге вакытта кайсы җырчылар белән хезмәттәшлек итәсең?

– Yummy Music лейблы кысаларында Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова белән эшлибез. Алар минем иҗатташ һәм тормышта да яхшы дусларым. Без ел саен «Сәләт» форумының яңа җырын язабыз. Алга таба да планнар зур. Нурбәк Батулла белән бергә эшләгән проектлар бик күп: театраль лаборатория, перформанслар. Быел мин, Нурбәк һәм Йолдыз Миңнуллина Буа районы Яңа Чәчкап авылында булдык. Балалар белән бер перформанс ясадык һәм трек яздырдык. Тиздән ул чыгачак, әле клип та булачак. Мин җырчыларга аранжировка яки минусовкалар ясамыйм, алай эшли алмыйм. Миңа бу, беренче чиратта, үземә кызыклы булырга тиеш. Заказ, коммерция өчен башка җырчылар белән эшләгән юк.

– Элегрәк үзеңне кайсы өлкәдә күрә идең?

– Төгәл кайсы өлкәдә икәнен белмәсәм дә, ничектер барыбер сәхнәдә итеп күрә идем. Кечкенә чакта музыка тыңлаганда аны үзем язган сыман итеп, сәхнәдә чыгыш ясавымны еш күзалдына китердем. Алай гына да түгел, без студент чакта 5 ел КВН уйнадык һәм шактый зур уңышларга ирештек – «Студентлар лигасы» чемпионы булдык.

– Байбулат Батулла белән «Фәрхәт һәм Фәрхәд» проектыгыз сагындыра. Ничек уйлыйсың, ни өчен шулай уңышлы булып, танылып китте икән ул?

– Беренчедән, андый формат трендта иде. Кеше басып тора һәм роликларга күзәтү ясый. Без исә аны татар мохитенә яраклаштырдык. Нәкъ менә 2009 елларда камералы телефоннар чыкты, кешеләр үз-үзләрен төшерә башлады.

Хәтерлим: 90 нчы елларда әти чит илдән видеокамера алып кайтты. Ул вакытта шәһәрдә андый видеокамералы берничә кеше генә бар иде. Ә инде камералы телефоннар кулланылышка кергәч, кешенең тормышы интернетта күренә башлады. Нәкъ менә шуңа күрә безнең проект та популярлык казанды дип саныйм. Ул ниндидер ясалмалылыкка түгел, ә чынбарлыкка корылган иде. Дөресен генә әйткәндә, беренче чыгарылышны болай, кызык өчен генә төшергән идек. Аны дусларга җибәрдек, ә алар үзләренең дусларына күрсәткән. Шул рәвешле ютубта шактый караулар җыелды һәм кешеләр «тагын булачакмы?» дип сорый башлады. Байбулат белән без ул вакыттан ук инде дуслар: аның видео төшерү белән мавыккан, минем КВНда уйнаган вакытлар иде ул.

– Шул чорларны еш искә алып көлешәсезме?

– Аның белән еш очрашабыз. Байбулат хәзер Мәскәүдә яшәсә дә, без элеккечә дуслар. Менә бу айда аның тулы метражлы фильмы чыга. Мин шул фильмга 3 трек ясадым. Шуңа күрә без күрешеп, аралашып торабыз. Күпмедер дәрәҗәдә иҗат белән бәйле проектлар да булгалый. «Фәрхәд һәм Фәрхәт»не еш искә алабыз, әлбәттә! 18 яшьтә популяр булган чаклар – кызыклы вакыт бит ул!

– Ислам, син тыйнак кеше. Бу сыйфат сиңа кайчакларда комачау итә дип уйламыйсыңмы? Хәзер үҗәт булырга кирәк бит.

– Белмим-белмим... Мин нинди булсам, шундый инде. «Мондый булырга кирәк», – дип уйлап йөргәнем юк. Иң мөһиме – үзең булырга кирәктер. Һәр кеше үзенчәлекле: кемдер тыйнак, кемдер үҗәт. Кешеләр барысы да төрле. Яраткан эшем белән шөгыльләнәм, гаиләм, дусларым бар – миңа рәхәт.

– Яши-яши Рөстәм абый биргән киңәшләр искә төшәме?

– Әтием минем өчен үрнәк булды. Тормыш, яшәеш принципларын да ул сеңдергәндер. Әти безгә ниндидер нәсыйхәтләр аша түгел, гамәлләре аша тәрбия бирде. Бабай да (әтинең әтисе), әти дә техника яраталар иде. Буш вакытларында гел гаражда машина сүтеп-җыйдылар. Мин кечкенә чактан ук әтинең машина тәгәрмәчләре алыштырганын күреп үстем, ул мине рульгә дә утырта иде. Әтинең: «Музыка юлын сайламаган булсам, автогонщик булыр идем», – дигәне бар. Биектауга автоузышларга еш бара идек. Әти баянчы гына булмаган, гастрольләргә артистларны утыртып алып бара торган булган. Илһам абый Шакиров белән эшләгәндә, ул: «Менә Рөстәм белән генә барам», – дия иде.

– Гаиләң белән таныштыр әле?

– Минем тормыш иптәшем – Лилия, ул Казанның парк һәм скверлар Дирекциясендә арт-директор булып эшли. Аларның анда зур команда. Казан паркларында барган барлык чараларны ул һәм аның командасы оештыра. Без Лилия белән бер мәктәптә укыдык. Соңга таба сыйныфларны бүлделәр, без бер класска эләктек һәм шул чакта гына бер-беребезгә игътибар иттек. Шулай итеп, 11 класстан ук бергә без. Кызыбыз бар. Аның исеме – Милли. Менә шундый үзенчәлекле исем кушарга булдык. Аңа хәзер 5 яшь.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Ислам Вәлиев, музыкант

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев