Логотип Идель
Мәдәният

ЮМОР ХИСЕ, МИЛЛӘТ ҺӘМ ТАТУИРОВКАЛАР. ӘТИЛЕ-УЛЛЫ БАТУЛЛАЛАР «ЯДӘЧ» ФИЛЬМЫ ТУРЫНДА

«Ядәч» фильмы Балык Бистәсенең Кече Әшнәк авылында 20 съемка көне эчендә төшерелгән. Төп рольләрнең берсен Байбулатның әтисе - атаклы язучы, аксакал Рабит Батулла уйный. Шуңа күрә мин аталы-уллы Батуллалар белән элемтәгә кердем. Әңгәмә интернет аша барды. Байбулат – Калининградта, мин – Казанда, Рабит абый – абзар-кура тирәсендә. Шалтыратыштык. Фильмның ничек төшерелүе, кайбер детальләре турында сөйләштек.

Фильмның сюжеты мондый: 6 яшьлек Илһам җәйгә әби-бабалары янына кайта. Бабасы белән әбисе төрлечә аның кәефен күрергә тырыша. Бабай (Рабит Батулла уйный) малайга «ядәч» уенын уйнарга тәкъдим итә.

Ядәч уены тавыкның ядәч сөяге белән уйнала. Ике кеше сөякне аера да, уен башлана. Уйнаучылар бер-берсеннән әйбер алганда «истә» дип әйтергә тиеш. Әгәр берәрсе «истә» дип әйтми икән, икенчесе «ядәч» дип әйтә. Бу очракта уен тәмамланган, «ядәч» дип әйтүче җиңгән булып санала. Бөтен фильм шул уенны уйнауга корылган.

БЕР-БЕРЕГЕЗ БЕЛӘН ЯДӘЧ УЙНАСАГЫЗ, НӘРСӘГӘ УЙНАР ИДЕГЕЗ? БЕР-БЕРЕГЕЗДӘН НӘРСӘ ТЕЛӘР ИДЕГЕЗ?

Рабит Батулла: Байбулатның алга таба да татарча фильмнар эшләвен теләр идем, тарихи фильмнар төшерүен теләр идем.

Байбулат Батулла: Әтинең компьютер курсларына барып каравын теләр идем.

Фильмда Ядәч уенын башта бабай белән оныгы уйнаса, соңыннан уенга бөтен авыл кушыла. Уен ярдәмендә авылдышларның күптәнге хыяллары чынга аша бара. Авылның атамасы да очраклы түгел – «Кече Хыял» дип атала.

КЕЧКЕНӘ ЧАКТА НӘРСӘ ТУРЫНДА ХЫЯЛЛАНДЫГЫЗ, ХӘЗЕР ХЫЯЛЛАРЫГЫЗ БАРМЫ?

Рабит Батулла: Минем хыяллар күп булды. Очучы булырга хыялланган идем. Күз белән йөрәк рөхсәт итмәде. Аннан театр училищесының игъланын күргәч, Мәскәүгә киттек - артист буласыбыз килде. Хәзерге хыялым – үз акылымда, сәламәт булып йөзгә җитү инде.

Байбулат Батулла: Кечкенә чакта йөрәкне тереләй күрер өчен табиб булырга теләгән идем. Батулла теләгендәге кебек гел татар телендә генә фильм төшерергә язмасын инде! Мин халыкара дәрәҗәгә чыгарга хыялланам. Инглиз яки кытай телендә дә булырга мөмкин ул. «Ядәч» фильмына һәрбер татар кешесе килүе турында хыялланам. Тик бераз шикләнәм, дөресен генә әйткәндә. Чөнки татарларны бердәм дип уйласалар да, нәкъ менә татарча фильм булган өчен, солидарлык йөзеннән кинога бару юк. «Микулай» фильмы да шуны раслады. Ләкин мин барыбер хыялланам. Карап карарбыз инде.

«Идел» журналы тирәсендә бөтерелүчеләр Рабит Батулланы шәхсән белә. Аның гел шаяртуын, сүз һәм башка теләсә-кайсы предметны уен коралы итеп уйната алуын белә. Шуңа күрә безнең укучыларга әлеге фильмны карау тагын да кызыклырак булыр кебек, чөнки фильмда Батулла – чын! Аңа, әйтерсең лә, уйнарга да туры килми. Ә иң кызыгы: Байбулат бу геройны әтисенә карап язган булса да, ул әлеге рольгә Рабит Батулланы чакырырга уйламаган да.

ЯКЫН КЕШЕҢ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ НИЧЕК? ИҢ КАТЛАУЛЫСЫ НӘРСӘ БУЛДЫ?

Рабит Батулла: Ярты фильмны төшереп бетергәч, мин авырып киттем, температура белән яттым. Җәвид-кәвид булдымы шунда, кем белсен… Шуңа күрә режиссер бер-ике көнгә ялга җибәрде. Авылга кайтып киттем. Җиңгәгез бик нык дәвалады. Ике көн эчендә якка бастырды. Иң курыкканым һәм иң катлаулысы – «Байбулатны авыр хәлгә куям», дигән уйлар булды. Ярты фильм төшерлегән, ныклап авырып китсәм, бөтен проект җимерелә дә куя, дип борчылдым. Авырган килеш булса да, кешегә сиздермичә генә төшереп бетердек. Эш процессын өзмәдем, Байбулатка зур бәлаләр китермәдем.

Байбулат Батулла: Иң авыры бабай роленә актер табу булды. Әтине чакырмадым, артык театраль итеп уйнавыннан курыктым кебек… Ул бераз бабайлашып китте, мин инде аны апатиягә үк бирелгән дип уйлаган идем. Холык ягыннан да туры килмәбез кебек иде – икебез дә кызу кеше. Аннан соң бит Батулла классик авыл картына да охшамаган. Без исә фильмның реалистик булуын теләдек. Бабайны бик озак эзләдек. Эзли-эзли Башкортстанга ук барып җиттек. Инде авыл күренешләрен әзерләп, фильмны төшерә башларга дип әзерләп куйдылар. Барысы да бар, бабай гына юк. Әби роленә Роза Хафизова сайланган иде. Караган бабайларның берсе дә туры килмәгәч, Роза киңәше белән әтине алып килеп карарга булдык. Әти кырынып, яңа үтүкләнгән күлмәкләрен киеп килгәч, бер 10 яшькә яшәргән сыман булды. Роза белән икесе арасында энергия барлыгы сизелде. Әни күрмәгәндә икәүләп тәмәке дә көйрәтеп алдылар. Батулла белән эшләү җиңел булды, иң сүз тыңлый торган актер булып чыкты ул.

«Ядәч» фильмы Калининградта узган «Короче» кыска метрлы һәм дебют фильмнар кинофестивалендә катнашты һәм без сөйләшкәннең икенче көнендә төп җиңүне яулады. Байбулат бүләкләү тантанасына башына картон тартма киеп чыкты. Үзенең бу гамәлен ул ядәч уйнап оттыруы белән аңлатты. Тантанага һәм фильмны тәкъдим итәргә ике Батулла бергә барганнар һәм икәүләп кызыл келәм аша узганнар.

ФИЛЬМНЫ БЕРЕНЧЕ МӘРТӘБӘ ЗУР ЭКРАНДА КАРАГАЧ, НИНДИ ХИСЛӘР КИЧЕРДЕГЕЗ?

Рабит Батулла: Сценарийны укып чыккач, ул миңа ошап бетмәгән иде. Элек күргән киносценарийларга охшамаган, шуңа күрә караучыга аңлаешлы булмас дип уйладым. Ләкин төшәргә ризалыгымны бирдем. Ә карагач, бик канәгать калдым. Ошаттым. Бар да аңлашыла икән.

Байбулат Батулла: Киноны залда караганда тамашачының аны яхшы кабул итүен тойдым. Канәгатьлек хис иттем. Бу кадәр җылы кабул итерләр дип уйламаган идем. Дөресен генә әйткәндә, күз яшьләрен тыя алмадым.

Фильмны төшереп бетергәч, Байбулат һәм аның кайбер дуслары тәннәренә ядәч сөяге формасындагы татуировкалар ясаткан. Байбулат татуировкасын социаль челтәрләрендә дә күрсәткән иде. Ләкин бик аз кеше генә Рабит абыйның да тәнендә татуировка барлыгын белә.

ТАТУЛАРЫГЫЗ ТУРЫНДА СӨЙЛӘГЕЗ ӘЛЕ?

Рабит Батулла: Минем беләктә сабыйлык ахмаклыгы белән ясаткан татуировка бар. 5 нче сыйныфта ясаткан идем. Вакыйф Йосыпов ясады инде аны. Ул шул килеш тамга булып йөри хәзер. Чит илләргә чыккач, ялан кул белән йөргәндә күренә. «Әй, бу төрмәдә утырып чыккан икән», - дип уйлыйлардыр сыман. Анда латин хәрефләре белән «Аксакал» дип язылган. Ак сакаллы буласым килә иде минем.

Байбулат: Бишенче сыйныфтамы?

Рабит Батулла: Әйе. Бабайныкы кебек. Миңа гел бабаңа охшагансың, дип әйтәләр иде. Мин башта латин хәрефләрен өйрәндем, шуңа татуировка да латин графикасында язылган.

Байбулат Батулла: Инде күптән берәр татуировка ясатасым килгән иде. Кино төшергәнче дә ядәч образын күзаллап йөрдем. Фильм әзер булгач, ясатырга булдым. Кем беләндер ядәч тә уйнадык бугай әле. Сценарий язышкан кыз Даша татуировка ясатырга сертификат бүләк итте. Шулай очраклы туры килде. Алга таба тагын берничәне ясыйсым килә.

«Ядәч» зур прокатка чыккан бердәнбер татар фильмы. Кемдер: «Ә Микулай?» дип уйлап куяр. Тик бу фильмның үзенчәлеге – анда бары тик малай гына русча сөйләшә. Башка персонажлар оригиналда татар телендә сөйләшә. Россия буенча узачак прокатта рус телле дубляж кулланылачак. Дубляжны актерлар үзләре ясаган. Ягъни кинотеатрларда без актерларның үз тавышларын ишетәчәкбез. «Микулай» исә башлыча рус телендә төшерелгән.

БУ ФИЛЬМ МИЛЛӘТ ӨЧЕНМЕ?

Рабит Батулла: «Милләт» дип сүз кузгаткач, малайларым миннән берара көлеп тә йөрделәр әле. «Милләт, милләт, милләт, милләт», дип юморга борып. Күрәсең, мәкаләләремдә дә милләт, ана телем турында сөйлимдер инде. Ә аларга ул – кабатлану, тәэсирсез булып тоела ахрысы. Шуңа шаяралар. Белмим инде.

Байбулат Батулла: Әтидән нигә көлгән искә төште. Мәскәүдән Казанга кайткан вакытта нык сизелә ул. Без «татарлык», «милләт» турында бик күп сөйлибез – туганнар авызыннан да, радио аша да бик еш ишетергә туры килә. Кайчакта аның нәрсә икәнлеген бик үк аңлап та бетермибез кебек. Шуңа ирония һәм юмор кушыла да инде. «Шашкан милләтчегә әверелүгә каршы прививка» димме соң... Фильм төшерә башлаганда моның турында уйламаган идек. Мәсәлән, татар халкы яратып ашарлык туңдырма ясарга уйласак, ул бит беренче чиратта туңдырма булырга тиеш. Ягъни, нигезе туңдырма... Ә милли булу-булмавы соңыннан аңлашыла. «Ядәч» - татар киносыдыр инде. Анда кимендә татар музыкасы бар, татар авазы, татар артистлары бар. Тамашачыга мондый фильм кирәк микән, юк микән..? Әгәр кинотеатрларга кеше килмәсә, алга таба татар киносы турында сүз куертуның мәгънәсе дә калмас, минемчә. Димәк, чынлыкта татар фильмнары кирәк түгел булып чыга инде.

Фильм Байбулат һәм продюсерлар тарафыннан комедия дип билгеләнсә дә, чынбарлыкта бик үк комедия түгел. «Ядәч» - моңсу фильм. Аны елый-елый, көлә-көлә карыйсың. Гомумән, Батуллаларның юмор хисе бик шәп. Кинода да ихлас көлдерә торган урыннар җитәрлек.

ҮЗЕҢДӘ ЮМОР ХИСЕН НИЧЕК ТӘРБИЯЛӘРГӘ? УЛ КАЯН КИЛӘ?

Рабит Батулла: Төгәл генә әйтеп булмый. Халыктан киләдер бәлки, халыкның мәкальләреннән, мәзәкләреннән.

Байбулат: Синең гаиләдә юморист кем иде?

Рабит Батулла: Мөһлисулла бабай мәзәкләр сөйләү буенча мастер булды. Җитди дә була белә иде. Бабай да юмор хисле иде, әби дә... Җырлый да, бии дә.

Байбулат: Безнең әле өйдә әнинең дә юмор сәләте бар. Чәй эчкәндә һәрвакыт берәр вакыйга турында сөйләшеп, шаяртышып, бер-берсенең мәзәкләреннән көлеп утыралар. Аларның юмор дулкыннары тәңгәл килә. Бу - мәхәббәт күрсәткече инде. Әни – яхшы пародист та.

Рабит Батулла: Ул чып-чын пародист! Бер мәртәбә күргән әйберне отып алып, нәкъ шул булып сөйләшә иде, хәзер дә шулай.

«Ядәч» фильмы Россия шәһәрләрендәге төп кинотеатрларда күрсәтелер, дип көтелә. Россиядәге прокатның уңышлы булу-булмавына карап, аны чит илләргә чыгару турында да уйлаячаклар. Байбулат әйтүенчә, прокат уңышлы саналсын өчен кинога «показ»ның беренче атнасында барырга кирәк. Фильмның кинотеатрларда ни дәрәҗәдә озак барачагын нәкъ менә беренче атнада килгән кешеләр саныннан чыгып хәл итәләр икән.

АЛГА ТАБА ПЛАННАР НИНДИ? БЕРГӘЛӘП ТАГЫН БЕРӘР ФИЛЬМ ТӨШЕРЕРГӘ УЙЛАМЫЙСЫЗМЫ?

Рабит Батулла: Бер роман язасым килә, нәрсә турында икәнлеге әлегә сер! Фильмда уйнасам, картларны гына уйный алачакмын инде. Бертөрлелек сизелергә мөмкин. «Заштамповался» диләр бит. (Көлә) Байбулат чакырса, сценариен укып карар идем. Чакырсын әле. Гомумән, Роза белән икебез өчен бер сценарий язып ташлаган идем. Байбулат аны әле укымаган.

Байбулат Батулла: Укымадым шул. Әлегә мин тулысынча фильмны чыгару, тамашачыга җиткерү уе белән яшим. Башка нәрсә турында уйлый алмыйм. Ә болай татар телендә боевик төшереп карар идем. Ничек килеп чыгар иде микән, кызык бит! «Ядәч»нең икенче өлешен чыгарырга уйласак, әлбәттә, Батулласыз булмас инде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев