Логотип Идель
Мәдәният

КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ЯҢА ИСЕМНӘР

Алар дүртесе дүрт төрле! Күзләрендә – очкын, күңелләрендә – театр тормышына омтылыш. Хәер, нәкъ менә шул яклары белән алар бер-берсенә охшаштыр. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры яңа сезонда 4 яшь артистны кабул итте. Без исә алар белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

Без яшьләр белән Кариев театрының Кече залында очраштык.

Инсаф Хәләүтдинов, 20 яшь. Кукмара районы Зур Кукмара авылыннан. Казан театр училищесының 4 курсында укый. Остазы: Зөлфәт Закиров.

Камилә Шәңгәрәева, 20 яшь. Баулы шәһәреннән. 2 ел элек Казан театр училищесының Лилия һәм Илнар Низамиевлар курсын тәмамлаган.

Гөлүсә Гыйбадуллина, 20 яшь. Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылыннан. Быел Казан театр училищесының Илгиз Зәйниев курсын тәмамлаган.

Айрат Шамс, 20 яшь. Мөслим районы Әмәкәй авылыннан. Шулай ук Казан театр училищесының Зөлфәт Закиров курсында укый.

Ни өчен нәкъ менә театр училищесы?

Инсаф: Мин кечкенә чактан ук театрга омтылдым. Әтием дә театр юнәлешендә укыганга, балачагым аның белән сәхнәдә үтте. Берсендә Туфан Минуллинның үзенә «Гөргөри кияүләре» спектаклен күрсәттек. Менә шулай сәхнәгә мәхәббәт уянды. Мин 11 класска кадәр укыдым, чөнки Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына керергә уйладым. Әмма уку йортына кергәндә тапшырыла торган имтихан көннәрен белми калдым һәм шулай итеп Казан театр училищесына кердем. Шулай тиеш булган дип кабул иттем. Һәм бер тапкыр да үкенмәдем.

Камилә: Мин дә балачактан ук сәхнәдә булдым. Әни мәдәният йортында эшләде. Мәктәптә дәресләргә йөрмәдем диярлек – гел сәхнәгә алып китәләр иде. Аннары музыка мәктәбендә укыдым. Үземне сәнгать өлкәсендә күрә идем. Ә көннәрдән беркөнне миңа әни: «Медицина көллиятенә барасың», – диде. Әмма мин хыялыма тугры калдым – Казанның театр училищесына кердем.

Гөлүсә: Беренче сыйныфта анкета тутырган идек. Мин шунда ук «актриса булам» дип яздым. Һәм бу хыял мине 9 ел буе йөртте. Мин берьюлы ике куян койрыгын тотыйм дип, Илдар абый Хәйруллин белән Илгиз абый Зәйниев курсына кердем. Тик 2 курста Курчак театрында калдым. Без «Әкият» курчак театрында спектакльләр чыгардык. Курчак белән уйнау – бер, үзең уйнау, гомумән, башкача икәнен аңладым. Минем абый (Илфат Гыйбадуллин – Авт.) да театрда эшли бит. Ләкин мин аңа иярмәдем, гомумән, театрда эшләү теләге миңа беренчерәк килде.

Айрат: Ә минем кечкенә чакта андый хыялым булмады. Безнең гаилә бик иҗади – җырлый-бии, шигырь сөйли, яза... Гомумән, сәнгатькә тартылып яши. Әнием татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул мине кечкенәдән шигырь сөйләргә өйрәтте, ә мин бу шөгыльне яратмый идем. 8 класска җиткәч, 11гә каласың дия башладылар. Ә мин никтер БДИдан курка идем. 9 класста ничектер актер булу теләге уянды, тик мин Казанда театр училищесы барлыгын белми идем. Җәй көне имтиханнарга 3 көн кала абый мине Казанга алып килде. Дөресен әйткәндә, башта өметем булмады. Укырга кабул ителгәч тә шокта йөрдем әле.

Камилә: Мин актерлыктан кала барлык профессия дә күңелсез дип уйладым. Ә менә театрда тик кенә утырмаячагымны белә идем.

Инсаф: Монда юрист та булып була, табиб та – кемне телисең, шуны уйныйсың.

Үкенү хисе булдымы?

Камилә: 2-3 курста шундый мизгел булып ала – укуны тәмамлагач кая барачагыңны уйлый башлыйсың. Шул гына. Ә чынлыкта үкенеч хисе юк.

Инсаф: Мин укырга яратам, шуңа үкенү хисе юк. Дөрес, әле уку да бетмәгән (көлә).

Иң тәүге ролегез?

Инсаф: Укуның беренче аенда Тинчурин театрында куелган «Сәйдәш. Йокысызлык»та бишенче Сәйдәшне уйнадым. Авыр образ иде. Аның каравы, бик зур этәргеч булды.

Айрат: Мин әлеге спектакльдә Төш сакчысы ролен уйнадым. Иң куркыныч образ булып истә калды.

Гөлүсә: Иң беренче ролем – Кариев театрында үткән «Тамга» лабораториясе кысаларында «Тагун» спектаклендәге кыз образы.

Камилә: Минем тәүге ролем «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз» трилогиясендә Миләүшә образы булды.

Спектакльгә әзерләнгәндә булган кызык хәлләр

Көлешеп алдылар.

Айрат: Спектакль чыгарганда декорацияне студентлар үзләре ясый бит инде. Беренче курста укыган вакыт. Кич белән, паралардан соң, кибеттән кирәк-яраклар, эш кораллары алдык. Кыскасы, тактадан куб ясарга кирәк иде. Ә ул театрга иң кирәкле әйбер. Без Инсаф белән куб ясыйбыз, курсташыбыз Рәүф аларны буяп йөри. Берзаман борылып карасак – Рәүф куб эченә кереп утырган! (көләбез). Кубның размеры 50:50. Бөкләнеп кергән бит бу!

Инсаф: «Егетләр, мин кысылып калдым, булышыгыз!» – ди. Айрат: Рәүфне тартып чыгара башлагач, куб ярылды. Көлеп тынычландык.

Кариев театрына ничек килеп кердегез?

Камилә: Мин театр училищесыннан соң Әлмәт театрында бер сезон эшләдем. Казан шәһәренә күчүемнең сәбәбе – егетем тәкъдим ясады. Ә инде Кариев театрының труппа мөдире шалтыраткач, бирегә килдем.

Гөлүсә: Билгеле, безне башта сынап карадылар. Училищега кергән кебек имтихан бирдек.

Инсаф: Һәм «Без сезгә хәбәр итәрбез», – диделәр. Камилә: Без инде ул көнне алмадылар дип борчылган идек.

Театр өлкәсендә акча юк диләр бит...

Инсаф: Минемчә, бу профессияне театрның тугры фанаты гына сайлыйдыр. Акча турында гына уйлаучы кеше 2нче курслардан соң калмый. Ә монда театрны, үз телен, сәнгатен яраткан кеше генә кала дип саныйм.

Бер яктан карасаң, эшләмәсәң беркайда да акча булмый инде ул. Һөнәреңне яратсаң, акчасы да табыла аның.

Айрат: Спектакль барышында беткән бөтен энергия кире кайта. Шул спектакльне тагын бер тапкыр уйнарга әзер буласың.

Гөлүсә: Кешене акча канатландырса да, иҗади кеше сәнгать белән тулылана.

Камилә: Театрда эшләүнең үзенчәлеге шунда – син һәрвакыт эзләнәсең. Урамнан үткәндә дә кешене карыйсың, аны өйрәнәсең.

Инсаф: Бер сүз белән – профдеформация.

Айрат: Безнең профессиядә иң мөһиме – дисциплина. Аннан башка берни эшләп булмый. Икенче курста үзеңнең нәрсә эшләгәнеңне аңлый башлыйсың.

Кариев театры нәрсәсе белән җәлеп итте?

Инсаф: Кариев театрында төрле проектлар эшләп килә. Бу актерлар өчен бик зур этәргеч. Бер атна эчендә төрле режиссерлар белән эшлисең һәм эскиз чыгарасың – шәп бит инде?!

Гөлүсә: Яшь тамашачы театры өчен мондый проектлар кирәк.

Камилә: Казанда Кариев театры иң заманча театр булуы белән җәлеп итте. Яшьләр һәм балалар өчен монда лабораторияләр үткәрелә, спектакльләр чыгарыла.

Айрат: Һәм алар барысы да сыйфатлы.

Гөлүсә: Шунысын әйтергә кирәк, без дүртебез дә «Муса. Моабит»та уйныйбыз.

Яшьләр әңгәмәдән соң репетициягә ашыктылар. Әйткәнемчә, дүртесе дә төрле! Әмма театрга булган ярату һәм яшьлекләре аркасында алар бербөртен булып тоелды. Уңышлар сезгә!

фотолар: Фирүзә Вәлиева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Кариев театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев