Логотип Идель
Мәдәният

Картиналарында – татар рухы

Айгөл Мәҗитова картиналарында авыл тормышы, күңелләре шатлык белән тулы бәйрәмнәр, андагы милли киемле биючеләр, музыкантлар еш сурәтләнә. Портретлар жанрындагы гаҗәеп матур хезмәтләре дә җитәрлек!

Рәссам Айгөл Мәҗитова 1991 елда Баулы районының Исергәп авылында туган. Баулы сәнгать мәктәбен, Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесын, Мәскәүнең В.И. Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институтының Казан филиалын тәмамлаган. 2014 елдан ТР Рәссамнар берлегенең яшьләр бүлеге, 2018 елдан Русия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге сафларында.    

Айгөл Мәҗитова картиналарында авыл тормышы, бәйрәмнәр,  күңелләре шатлык белән тулы милли киемле биючеләр, музыкантлар еш сурәтләнә. Портретлар жанрындагы гаҗәеп матур хезмәтләре дә җитәрлек! Тарихи вакыйгалар белән бәйле хезмәтләр иҗат итәргә дә җитешкән. Аның «Сын-Сәидә – Атнашның хәләл җефете» портреты тагын бер кат Болгар тарихына күз төшерергә булышлык итә. 

Сын-Сәидә – ир-ат киемендә сугышучы ханым.  Аның батырлыгы хакында «Нариман тарихы»нда тасвирланган. 

"Тарихи темадагы хезмәтләремдә хатын-кызлар тарихын сурәтләүгә өстенлек бирәм. Менә Сын-Саидә тарихы да күпләргә бик мәгълүм түгел, әмма без үз тарихыбызга һәрьяклап күз сала белергә тиеш. Тарихи жанрга алынырга хөрмәтле укытучыбыз Рөстәм Хуҗинның да йогынтысы зур булды, Рөстәм Фаит улы без студентларны һәрчак үз милли тарихыбыз белән бәйле картиналар яза башларга өнди иде».

              

Билгеле, рәссамның реалистик авыл пейзажлары, күңелләрне күтәреп җибәрә торган натюрмортлары да бар, аларның һәрберсе татар рухы белән сугарылган. 

Айгөл Мәҗитова каллиграфия сәнгате белән кызыксынып, бу юнәлештә бер хезмәт тә иҗат иткән инде. Кузаклы борчак сурәте эчендәге язмада – инсанга намаз укуга өндәү. Рәссамыбыз якын киләчәктә дә татар шәмаилләре һәм каллиграфик әсәрләр иҗат итүгә дә алынса, һичшиксез, уңачак! Чын һөнәри иҗатчы гына үзен сәнгатьнең бар жанрларында да сынап карарга сәләтле.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев