Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Мәдәният

ХӘЕРХАҺЛЫ КУЯННАР

Талантлы дизайнер, рәссам һәм кул эшләнмәләре остасы Аделаида Исламовага хәзерге заман иҗатчыларының төп сыйфаты – иҗатта үзеңне тагы да күбрәк сынап карау хас.

Талантлы дизайнер, рәссам һәм кул эшләнмәләре остасы Аделаида Исламовага хәзерге заман иҗатчыларының төп сыйфаты – иҗатта үзеңне тагы да күбрәк сынап карау хас. «Оптимистның көне йөз мәшәкатьтән торырга мөмкин, әмма ул аны сизми дә калачак, пессимистның көне йөз сөенечтән корылырга мөмкин, әмма ул барыбер бернәрсә белән дә канәгать калмаячак», – диләр бит. Менә бу нисбәттән, Аделаида – оптимист һәм бар иҗади шатлыкларны, тормышы өчен мөһим дип санаган ачышларны да ул үзе уйлап таба, аларга таба кыю юл яра.

– Аделаида, кул эшләнмәләренә алынгач та, «холыклы» куяннар ясый башлагансың. Ни өчен син нәкъ менә шушы җан ияләрен сайлап алдың?
– Моның кечкенә генә тарихы бар: дәү әтиебез дә, әти дә өч дистәдән артык йорт куяннарын асрау белән шөгыльләнде, әмма бервакыт алар тиз арада чирләп киттеләр дә барсы да үлеп тә беттеләр. Шуннан соң әтиебез: «Башка һичкайчан йорт куяннары асрамаячакбыз!» – диде. Ә без йомшаккайларны бик ярата идек, бу катгый карардан соң сеңлем белән бераз уйландык та, әти-әниебезгә әйтмичә генә, ике декоратив тычкан сатып алып кайттык. Үз өебез белән яшәгән чак. Әни тычканнарны бик тиз күреп алды һәм өйдә асрау мөмкин түгел, диде. Елаштык инде, тычканнарны бик тә ошаткан идек. Шуннан әниебез каршы килмәде инде һәм алар берничә ел безнең карамакта яшәделәр. Хәзер дә мин төрле җан ияләренә карата ваемсыз булып кала алмыйм... Сеңлем Унаның куян турындагы мультфильмда куян персонажын шулкадәр ошатуын күргәч, нинди булса материалдан уенчык куян ясап бирергә ниятләдем. Беренче кул эшләнмәм иде ул! Бик яхшы килеп чыкты, үземә дә, сеңлемә дә ошады: аның гәүдәсе йомшак тукымадан, эчлеге сыйфатлы аэромамыктан, йөзе пластикадан эшләнде, ә күзләре өчен эпоксид сумала кулланылган иде. Шуннан бирле мондый эшләнәләрне туктаусыз ясыйм, аларны бүләк итү мәле күңелемә аеруча ошый! Куяннарым бер-берсенә охшамаган, төрле холыклы килеп чыга, чөнки аларның маңгай өлешләренә... тулы бер сюжетлы сурәтләр дә ясап беркетәм! Бервакыт бер кибеткә сатуга биреп карарга булдым. Бер-ике көннән сатучыларның яңа эшләнмәләремне алып килүемне үтенгәч, бик сөендем, «Аларны сатып та алдылар микәнни?» – дип гаҗәпләндем.

– Сине гаҗәпләндергән тагы бер вакыйгага да тукталыйк әле.
– Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән бәйле. Рәссамнар гаиләсендә үскәч (әти-әнием: Фәрһад һәм Фәния Исламовлар – Казакъстанның танылган рәссамнары, Карагандага Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлагач та күченгәннәр), картиналар иҗат итү процессы безгә балачактан ук бик таныш. Казан (Идел буе) федераль университетының сынлы сәнгать һәм дизайн факультетында укыган вакытта мин бик тә актив студентларның берсе буларак, бар төр бәйгеләрдә дә катнаша идем. Бер картинам «Планета һәм Җир» бәйгесендә беренче урынга лаек булды һәм аны, башка эшләр белән беррәттән, без укый торган бинаның гомуми коридорына элеп куйдылар. Эчтәлеге болайрак: киндергә сабын куыкларын өрүче хатын-кыз сурәте ясалган, җиде дәү сабын куыклары эченә Хеоп пирамидасын, Вавилондагы Семирамиданың эленеп торган бакчаларын, Олимпиядәге Зевс сынын, Эфестагы Артемида әхрамын, Галикарнастагы мавзолейны, Грециядәге Родос колоссын һәм Александрия маягын, ягъни Җирдәге мәгълүм җиде могҗизаны ясаган идем. Ә алардан кечерәк сабын куыкларында тасвирланган рухи кыйммәтләр Киек каз юлы буйлап еракка юнәлгәннәр... Университетка Минтимер Шәймиев килгәч, минем картинама игътибар иткән һәм аның сюжеты концепциясен аңлатып бирүемне теләгән. Ә ул көнне мин университетта түгел идем, бу хакта ишеткәч, очрашуга барырга да кыймадым хәтта. Ә очрашу икенче көнне Президент сараенда булды, Минтимер Шәрип улы белән шушы картинам буенча фикер алыштык. Соңыннан ул миңа теләкләр язылган калын, кызыклы китап бүләк итте. Шушы хезмәтемнең аның тарафыннан сатып алынуын белгәч, тагын да гаҗәпләнгән идем.

– Аделаида, рәссам булып китү өчен нибары иҗади теләк булу гына җитәме?
– Сәләт булганда, рәссамлык өлкәсендә уңышларга ирешергә була. Әмма мондый теләк көннәрдән бер көнне юкка да чыгарга мөмкин. Мәсәлән, Дамир абыем кечкенә чакта яхшы һәм кызыклы рәсемнәр ясый иде. Уникешәр-унбишәр сәгать бит! Шуннан әти-әни, башка балалар белән уйнасын, саф һава суласын дип, урамга җитәкләп алып чыга башлаган. Әмма бер мәл ул рәсем ясаудан туктады һәм үзен, гомумән, башка өлкәгә багышлады. Шуңа күрә рәсем ясау теләге кинәт кенә юкка чыгарга да мөмкин.

– Иҗатчыларга хас кайсы сыйфатны иң беренче урынга куяр идең?
– Бу хакта һәр рәссам үзенчә җавап бирәдер, миңа бик җентекләп ясау хас. Һәр картинамны шулкадәр җентекләп язам, шуңа күрә аларның кайсы берсе берничә ай буе иҗат ителә.

– Аделаида, җитди картиналар кайчан иҗат итә башладың?
– Укуны тәмамлагач та, Казанның беренче сандагы сынлы сәнгать мәктәбендә белем бирдем. Аннан соң медицина үзәкләренең берсендә эшли башладым: кешеләрнең йөз чалымнарын матурайту, тәндәге татуларны юк итү, җөйләр яхшырак төзәлсен өчен медицина процедураларын ясау белән шөгыльләндем. Эшемне яраттым. Әмма бала көткәндә, аннан китәргә карар кылдым. Хәзер кызыбыз балалар бакчасына йөри, шуңа күрә җитди иҗат өчен вакыт җитәрлек.

Реклама

– Гаиләгез белән күптән түгел генә АКШта яшәп тә кайттыгыз.
– Әйе. Анда студент визасы буенча инглиз телен тирәнтен өйрәнү өчен ярты еллык курста укыдык. Нью-Йорк – мөһаҗирләр белән тулы шәһәр, анда безнең илдән күченеп килгәннәр шактый, дөрес, аларның балалары русча аңласа да, җавап бирә алмый. Урамда адашам дип куркырга кирәкми, халкы бик булышучан, телефоннарында дистәгә якын кушымта, тәрҗемә итүче кушымтадан да оста файдаланалар, кирәк тукталышка кадәр үзләре үк алып барып куярга да мөмкиннәр. АКШта нәниләргә карата булган мөгамәлә дә мактауга лаек. Кызыбызга ул чак нибары бер яшь тә дүрт ай гына иде, анда балалар бакчасына йөрде. Медицина ярдәме дә бик югары сыйфатта һәм бушлай булды, кирәкле даруларны да үзең сайлап алган даруханәгә китереп тапшыралар, шуннан гына кереп алышлы иде. Инглиз телен ирем Ренат белән нибары үзебез өчен генә өйрәндек, хәзер инде инглизчә фильмнарны тулысынча аңлап карыйм. Бу илдә дә куяннар тегергә җитештем. Яшь чакта чит илләргә барып, нәрсәгә дә булса өйрәнүне файдалы гамәл, дип саныйм. Сәяхәт итү күп нәрсә бирә, гыйлем офыкларын киңәйтә. Алдагы елларда Һиндстанга барасым килә, бу да тормышка ашмаслык хыял түгел.

– Хәзер талантлы яшьләр күп, әмма алар арасыннан да кайберләре генә чын уңышка ирешә. Ни өчен шулай килеп чыга?
– Авыр сорау бу. Дөрес җавапны белсәм, илдән-илгә картиналарымны сатып кына йөрер идем! Рәссамның уңышы аның осталыгына һәм илһам килүгә генә бәйле түгел. Кайчак уңыш – рәссамның тамашачылар өчен шәхес буларак кызыксыну уята алуында да. Аннан соң, минемчә, уңышка ирешә алмау ялкаулык белән дә бәйле, ә бит тырышырга кирәк. Әйтик, мин АКШта да курчаклар тектем, әмма кул эшләнмәләрен сатучыны яисә шундый юнәлештәге кибетне озак эзләдем, тапмадым. Ләкин без күңелебезне төшермәдек, Нью-Йоркның бер паб хуҗасы белән килештек, башта аңа очраклы рәвештә генә хат язган идек, ә ул паб Төньяк Американың иң яхшы пабы булып чыкты. Хуҗасы минем унике куяным өчен үз бинасында махсус декорацияле шкаф урнаштырды, исем-фамилиямне зур итеп яздыртты һәм шәхси күргәзмәмне ачты. Бик шатландым. Күп тә үтмәде, Техас штатындагы Остин пабы да өч куян ясап бирүемне үтенде, тик аларның өсләрендә Майя индеецларының милли киемнәре булырга тиеш иде, авырсынмадым, аларны да тектем.

– Бүген күпләр үзләре өчен нинди дә булса шөгыль, хобби табарга тырыша, бу нисбәттән син башкаларга нинди киңәш бирер идең?
– Җитди шөгыль өчен шулай ук җитди теләк булу сорала. Мин, мәсәлән, скрипка буенча музыка мәктәбен тәмамладым, әмма тугыз ел скрипкада уйнаганнан соң, тагын өч ел буе үзем өчен генә саксофонда да уйнарга өйрәндем, бу уен коралында уйнау сулыш алуны киңәйтү өчен файдалы. Аннан соң ыргак белән кул эшләнмәләре бәйләп карыйсым килде. Интернетта бу юнәлештәге роликларны барладым да, аларга карап, үзлегемнән бәйләргә өйрәндем. Дөрес, койма артындагы чирәм яшелрәк күренә... Әмма теләге булганнарга мөмкинлекләр җитәрлек.

– Әзер картиналарың башыңда туган сюжет белән тулысынча туры киләме яисә киндердәге сурәт барыбер уйдагы күренештән калышырлык булып килеп чыгамы?
– Күздә тоткан образ иҗат процессы барышында берничә тапкыр үзгәрергә мөмкин. Мин йолдызнамә буенча да Игезәкләр бит әле. Картина сюжеты буенча да шулай. Минем өчен әсәрнең мәгънәсе аның хиссиятле тәэссоратына караганда икенчел. Шулай да килеп чыккалый: кайбер картинам чын мәгънәсен язылып беткәч кенә таба.

– Киләчәккә нинди планнар корасың, Аделаида?
– Киләчәктә дә төрле темаларга әсәрләр язармын, дип уйлыйм. Соңгы арада татар бизәкләре дә күңелемне күбрәк җәлеп итә башлады, аларны кулланып, берәр төр кул эшләнмәләре дә ясый башларга уйлап торам. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев