Логотип Идель
Мәдәният

Тиешле роль сине барыбер табачак

Артист дигәч, артык хыялый, һавада очучы һәм артык самими кеше күз алдына килеп баса. Ләкин язмабыз герое бөтенләй дә андый түгел. Ул җир кешесе, ал төстәге болытларга ышанмый, хисләргә артык бирелми, карашы белән үк җитди кеше булуын раслап тора.

Артист дигәч, артык хыялый, һавада очучы һәм артык самими кеше күз алдына килеп баса. Ләкин язмабыз герое бөтенләй дә андый түгел. Ул җир кешесе, ал төстәге болытларга ышанмый, хисләргә артык бирелми, карашы белән үк җитди кеше булуын раслап тора. Сүзебез Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты – Илназ Хәбибуллин турында.

 

Безнең белешмә: 

Илназ Хәбибуллин – Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында сигез ел эшли. Рольләре төрле һәм бер-берсен кабатламый. Күпләр аны Шәкерт («Кәҗүл читек»), Ренат («Ут чәчәге»), Тибальт («Ромео һәм Джульетта») рольләре аша таный. Соңгы арада аңа гел явыз рольләр уйнарга туры килә. 

 

– Илназ, балачакта кем булырга хыялландың?

– Ат караучы (көлә). Мәктәп елларында ат көтүе көттем. Шулкадәр атлар яратам инде мин. Хәзер уйлыйм да, шаккатам, ничек итеп мәктәп баласына атлар ышанып тапшырганнардыр. 

– Авыл егете ни өчен артист булырга уйлады?

– Һәр авылның халык театры була. Бездә дә бар. Минем әни әлеге театрда уйный иде. Берзаман мине дә чакырдылар. Ләбиб Леронның «Кычыткан чыпчыгы» спектакле аша театрга кереп киттем. Хәзергәчә ошый.  

– Театр училищесына керүең турында да сөйлә әле. 

– Унберенче сыйныфны тәмамлагач, белештем дә башкалар кебек үк имтиханнар тапшырып кердем. Авылдан беренче тапкыр килгәндәге борчылганнарым: ят җир, ят кешеләр... Илдар Хәйруллин төркемендә укыдым. Бу бик зур мәктәп иде. 

– Укыган чорда кем белән илһамлана идең?

– Берәү белән дә түгел. Кешеләрне чагыштырырга ярамыйм. Кемгәдер охшыйсым да килми. Мин бар һәм миңа шул җитә. Хәзер дә, яшьләр әйтмешли, «краш» юк. Үземчә күрәм һәм үземчә эшлим.

– Ни өчен нәкъ менә Кариев театры?

– Уку йортын тәмамлаганда Оренбургка, Буага һәм Кариев театрына чакырдылар. Ул вакытта бары тик малайларны гына чакырганнары истә. Уйларга таралышкач, өч малай Кариев театрына барабыз дип килештек. Аннан икәү генә калдык, соңыннан безгә бер кыз өстәлде. Шулай өчәү артистлык юлын башладык. Кая барыйм икән дигән уйлар борчымады да диярлек. 

– Синең өчен театр – ул?

– Фәлсәфәгә бирелеп, әллә нәрсәләр әйтә алмыйм. Театр ул – минем тормышым, галәм һәм мин анда очып йөрим, дисәм дә дөрес булмас. Театр –икенче йортым. Мин монда яшим, эшлим һәм сулыйм. 

– Артист булмасаң кем булыр идең? 

– Көтүче (көлә). Шаяртам, билгеле. Белмим, мин барыбер артист булган булыр идем инде.

– Театрда дуслык бармы?

– Бездә бар. Башкалар турында әйтә алмыйм. 

– Синең барлыгы кырыкка якын ролең бар. Ләкин арасында баш рольләр юк. Бу нәрсәгә бәйле? 

– Дөресен генә әйткәндә, беркайчан да миңа төп рольне бирсеннәр иде дип дога кылып утырганым булмады. Сиңа тиешле роль сине барыбер табачак. Аннан холкыңа туры килмәгән рольләрне уйнау да җайлы эшләрдән түгел. Уйнаган вакытта ләззәт алырга тиешсең. Төп рольме, юкмы – анысы мөһим түгел. 

– Иң яраткан һәм яратмаган рольләрең?

– Рольләремнең барысын да яратам. Аларга күпме көч куелган бит. Һәркайсы шундый үзгә һәм төрле, аерып әйтеп тә булмый. Әйе, авыр рольләр була, ләкин аларны барыбер яратасың.

– Хыялыңдагы роль бармы?

– Кинода төшәсем килә. 

– Текстны тиз истә калдырасыңмы?

– Әйе, өйгә кайтып, текст ятлап утырганым юк. Укып чыгам, мәгънәсен аңлыйм, рольгә кереп китәм һәм үзеннән-үзе истә кала.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев