Логотип Идель
Мәдәният

Кукмарада милли керамика

Кукмара осталары Диләрә һәм Артур Шакировлар иҗат иткән керамик савыт-сабалар бер күрүдә үк истә калырлык. Алар бу өлкәдә нибары 2017 елдан гына булуга карамастан, иҗатлары көннән көн зуррак мәйданнарны яулый. 

Кукмара осталары Диләрә һәм Артур Шакировлар иҗат иткән керамик савыт-сабалар бер күрүдә үк истә калырлык. Алар бу өлкәдә нибары 2017 елдан гына булуга карамастан, иҗатлары көннән көн зуррак мәйданнарны яулый. 

 

 Өйрәнү һәм өйрәтү 

Шакировлар, керамика осталары булып китәрбез, дип уйлап та карамаган. Тик язмышларының нәкъ менә шушы сәнгать белән бәйләнүенә хәзер сөенеп туялмыйлар.  

– Без икебез дә Кукмарада туып үстек, – ди Диләрә. – Артур Нократ Аланы көллиятен тәмамлагач, КФУның интерьер дизайны факультетында белем алды. Мин дә шул уку йортын сайладым. Гаилә коргач, туган якка – Кукмарага кайтып төпләндек. 

Ул елны Кукмарада өр-яңа «Галактика» балалар иҗаты үзәге ачылган гына була. Артур анда мәктәп балаларын рәсем ясауга, компьютер графикасы белеменә төшендерә башлый. Көннәрнең берендә үзәк директоры Сергей Исаев, көтмәгәндә: «Балаларны керамика сәнгатенә өйрәтә башлагыз әле!» –  дигән тәкъдим ясый. Чын керамика сәнгатеннән ерак булган, әмма белемгә, яңалыкка омтылучан гаилә, курслар үтеп, әлеге гамәли сәнгатькә төшенергә карар кыла. Тик андагы гыйлем генә алар өчен аз микъдарда булып чыга. Сәгатьләр буе интернетта эзләнеп, үзләре бөртекләп җыйган мәгълүматларны анализлый торгач, бар да күпкә яхшырак аңлашыла төшә. Өстәвенә, керамика аларның күңелләрен үк яулап ала.  

 

Этник бизәмле савытка ихтыяҗ зур 

Шулай итеп, Шакировлар «Галактика»дагы балаларны үзле балчыктан төрле әйберләр әвәләргә өйрәтә башлыйлар. Һәм үз керамика остаханәләрен дә ачалар. «Ra cermics – РАссвет кеРАмики» сәнгати керамика остаханәсенең йөзе татар орнаментлары белән бизәлгән, гаять тә сыйфатлы савыт-сабалар аша тәгаенләнә. 

– Без үзенчәлекле эшләнмәләр генә иҗат итәргә булдык. Керамика өлкәсендә техник ысуллар күп, үзле балчыктан ясала торган сәнгати эшләнмәләр дә җитәрлек... Без исә этник орнаментларга тукталдык, – ди Артур. 

Иҗат башланып киткәч, Диләрә үзенең студент чагында официант булып эшләгән вакытын искә төшергән. Берара дәрәҗәле кунакларга порцияле ризыклар салынган савыт-сабалары, махсус тәлинкәләре булган ризык йортында хезмәт куйган булган ул. «Аларга милли ризыклар, әйтик, өчпочмаклар салына иде, – ди ул. – Тик моның өчен бик тә гадәти савытлар гына кулланылды. Шул искә төште дә без иң әүвәл өчпочмак формасындагы бизәкле тәлинкәләр ясап карарга булдык. Алар шулкадәр матур килеп чыкты! Әлеге тәлинкәләребезне күпләр бик ошатып сатып та алды. Шулай итеп, гел татар орнаментлы савыт-сабалар гына иҗат итсәк, шөгылебез алга гына барыр дигән нәтиҗәгә килдек. Бераздан бәлеш өчен уңай савыт, җиләк-җимешләр өчен «Lale» тәлинкәләрен ясадык. Соңрак эшләнмәләребезгә башкорт, удмурт һ.б. милли орнаментлары өстәлде. Табын артына утырган гаиләләрнең тату, бердәм булып, балаларына милли-мәдәни тәрбиянең өстәл өстендәге савыт-сабалары аша да күчүен телибез! 

 Артур әйтүенчә, аларның кул эшләнмәләре кешеләргә зарар китерми торган, табигый чималдан гына, орнамент технологиясе дә бик уйланылган. Мондый әйберләр өчен үзле балчыкның да тиешле дәрәҗәдәге сыйфатта булуы сорала. Үзле балчыкның төрлесен кулланып, сынап караган алар. Хәзер исә Мәскәү аша заказ биреп, башка дәүләттән кайтарталар. 

– Эшли башлаганда күп балчыкларны бозып ташладык, билгеле, шуннан соң гына зур төгәллектәге бизәмле савытлар ясарга өйрәндек, – дип аныклый Диләрә. – Бизәмнәрне дә башта бары тик кулдан гына ясадык һәм иҗатның бу этабына күп сәгатьләр сарыф иттек. Аннан соң Артур савытка бизәм төшерү ысулын бераз камилләштерде.
 

Ике атнада – яңа бизәм 

Шакировларның шәхси остаханәсенә олылар да, балалар да бик теләп йөри. Һәммәсе дә нидер булса да ясап карап шатлана. Заказлары да арта гына бара осталарның. Ресторан хуҗалары да мөрәҗәгать итә икән. Алар өчен үз зәвыклы биналарында милли савыт-сабалар булу кулай. Әйтик, бүгенге көндә Шакировлар рестораторлар өчен салфетка тоткычлары булырлык махсус тотрыклы савытлар да ясауда.

Аларның үзенчәлеге шунда: савыт-сабалары глазурь белән капланмый. Глазурь, беренчедән, тауарны кыйммәтләндерә, икенчедән, мондый өслекле иҗат әсәрләре күпләргә ошап та бетми. Орнаментларны, башлыча, Артур үзе уйлап таба, җиренә җиткергәнче камилләштерә. Яңа бизәм иҗаты ике атналап дәвам итәргә дә мөмкин. 

Шакировлар бер ул, бер кыз үстерә. «Галактика» үзәгендә дә укыталар. Кукмараның киләчәктә рәссам, дизайнер, декоратив-гамәли сәнгать осталары булып китәрлек яшьләренә өметләре зурдан.  

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев