Логотип Идель
Мәдәният

Курчак уйнап туеп буламы?

Гөлшат Зәйни еш кына шаяртып: «Ике улым һәм дистәләгән кызым бар», – ди. Кызларым дип, шулай яратып, курчакларын атый. Инде үзе икеләтә әни булган, янында нәни баһадирлары бөтерелеп йөри, ә ул әле дә сихри балачак дөньясыннан аерылмый.

Гөлшат Зәйни еш кына шаяртып: «Ике улым һәм дистәләгән кызым бар», – ди. Кызларым дип, шулай яратып, курчакларын атый. Инде үзе икеләтә әни булган, янында нәни баһадирлары бөтерелеп йөри, ә ул әле дә сихри балачак дөньясыннан аерылмый. Әниле-кызлы уены гына олыларча хәзер – Гөлшат күз явын алырлык курчакларны үзе иҗат итә. 

 

 

«Дөньяны матурларга тырышам»

Гөлшатның кул эшләренә осталыгы үсмер чакта ук чагылыш таба. Ул вакытта санаулы гына булган курчакларына киемнәрне үзе тегеп киертә кызчык. Яшьтәш дуслары уенчыкларын инде ераккарак яшереп, үскән кыяфәт чыгара башлагач та, курчак уйнавын дәвам итә. Үсә төшкәч, аның да балачак «дус»лары читкәрәк алып куела, билгеле. Әмма кул эшләре белән кызыксынуы юкка чыкмый. Әле бер төрле, әле икенче төрле мавыгуы барлыкка килә.

Мәктәпне тәмамлап, Казанга килеп урнашкач та, Гөлшат буш вакытын төрледән-төрле мастер-классларга багышлый. Көннәрнең берендә дуслары курчак тегү буенча остаханә оешуы турында әйтүгә, озак уйламыйча, дәресләргә языла. Шул чакта бу эшкә чын-чынлап кулы ятканын аңлап ала. 

– Курчак тегү – ул үзе бер дөнья, анда көндәлек мәшәкатьләр онытыла, бары тик матурлык тудыру турында гына уйлыйсың. Курчак тегүгә тотынганчы, шигырьләр яза идем, ә хәзер бөтен иҗади көчемне курчакларга бирәм, шулай итеп күңел бушана, илһам алам. Бер хәдистә: «Бу дөньяны матурлар өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә, матурлык тудырырга тиеш», – дип язылган, мин шуңа омтылам, – ди Гөлшат. 

 

Осталыкка ирешү өчен белем кирәк

Гөлшат һәр эшләгән эшенең белем белән ныгытылып баруын ярата. Сыйфатлы тауар җитештерү өчен белемле булу, эшләгән эшеңне тирәнтен белү мөһим, дип саный ул. Шуңа күрә курчак тегү эшендә дә даими камилләшергә тырыша. Мастер-класслар белән генә чикләнеп калмыйча, бер еллык тегүчелек курслары да тәмамлаган. Тукыма төрләре белән танышкан, тегүнең төрле ысулларын өйрәнгән. Үзенә күлмәк, чалбар, итәк, костюм кебек киемнәрнең сызымнарын сызып, тегү нечкәлекләренә төшенгән. Бу белемнәрне курчакларга киемнәр теккәндә файдалана хәзер – матур киемнәр белән «кызлары»н киендерә.

Курчак тегү – шактый вак эш. Шуңа бу шөгыль өчен барыннан бигрәк түземлелек сорала. Әмма яратып эшләгәч, аның авырлыгы сизелми, ди Гөлшат. Үз сызымнары буенча теккән һәм чималлары кул астында булган очракта, бер курчакка якынча өч көн вакыт китә икән. Материалларны Гөлшат төрле шәһәрләрдән, нигездә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кайтарта. 

Кайчак курчакларын ясаганда, Гөлшат башка төр осталарны да җәлеп итә. Әйтик, аларны матур йөзле итүдә рәссам ярдәмгә килә. Шул рәвешле һәр «кызчык» үз характерына, кәефенә ия була.  

Быелның көзендә исә яңа курчаклар коллекциясен эшләгәндә Гөлшат яңача алымны файдаланып карарга булган. Рәссам кәгазьгә сурәт ясый, аннары аны дизайнер компьютер графикасы ярдәмендә тукымага төшерә. 

Курчакларны тудыру бер, һәр коллекцияне сатып алучыларга матур итеп тәкъдим итәргә дә кирәк бит әле. Курчакларның яртысы күргәзмәләрдә сатылса, икенче яртысын социаль челтәрләрдә күреп алалар. Димәк, матур фотолар кирәк – профессиональ фотосессияләрсез булмый. Күргәнебезчә, чыгымнар шактый. Әмма чынлап та сыйфатлы уенчык ясыйсың килсә, шунсыз булмый, ди төгәллеккә һәм камиллеккә омтылган Гөлшат.

 

Һәркайсы үзенчәлекле

Бүген Гөлшат инде йөзгә якын курчак авторы. Араларында борын-авызы булмаган «йөзсез» курчаклар да, милли детальләр өстәлгәне, милли киемлеләре дә, портрет курчаклар да шактый.

Йөзе булмаган курчакларның барлыкка килүе тукымадан тегелгән курчакларның тарихына бәйле дип сөйләде Гөлшат. Археологлар фикеренчә, беренче курчаклар утыз мең ел элек барлыкка килгән. Соңрак аларны тукымадан тегә башлаганнар. Ә тукымадан тегелгән курчакларның элек-электән йөзләре булмаган. Бу тегүченең ялкау яки рәсемгә сәләтсез булуы белән бәйле түгел. Моның сәбәбе хорафатларда. Элекке заманда, кешеләр төрле күзгә күренмәс көчләргә, кара җаннарга ышанганнар, курчаклар кешегә охшаган булганга күрә, әгәр йөзләре булса, аларга шайтан ияләшер дип курыкканнар, шуңа күрә авыз-борыннарын ясамаганнар. Йөзе булмаган курчак хуҗасының кәефен үзендә чагылдыра дигән фикерләр дә бар.

 

Заманча милли төсмер

Милли төсмерле курчаклар ясый башлавының да үз сәбәпләре бар икән.  

– Минем эшем һәм аралашу даирәм һәрвакыт татарлар белән бәйле булды. Белемем буенча мин укытучы һәм журналист. Курчак тегү шөгылендә дә шушы һөнәрләрем чагылыш таба кебек. Беренчедән, мин киләчәк буында милли үзаң тәрбияләргә, аларны милләтебез бизәкләре белән кызыксындырырга (укытучылык), икенчедән, милли рухыбызны бер кысага гына салмыйча, киң җәмәгатьчелеккә таратырга (журналистлык) телим. Кайвакыт: «Татар курчакларының чәчләре тузгырга тиеш түгел, элек татар калфаклары андый булмаган», – ише сүзләр дә ишетергә туры килә. Без яшьләр, заман белән бергә атлыйбыз. Игътибар итсәгез, хәзер татар җыр сәнгатендә дә милли җырларны заманча төсмергә үреп бирәләр, чөнки яшь буынга шулай ошый. Максатым – замана балалары, яшьләре кызыксына торган милли уенчык булдыру.  Хәзерге курчакларым барысы да заманча милли төсмер белән тегелә, – дип аңлатты Гөлшат.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев