Логотип Идель
Мәдәният

«Әллүки» курайчылары

Халык уен кораллары арасында курай – иң борынгысы һәм киң таралганы санала. Күптән түгел генә Казанда «Әллүки» курай студиясе ачылды.

Халык уен кораллары арасында курай – иң борынгысы һәм киң таралганы санала. Күптән түгел генә Казанда «Әллүки» курай студиясе ачылды. Әлеге студия җитәкчесе – Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка көллияте мөгаллиме Ләйсән Гәрәева 5 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балаларны курайда һәм флейтада уйнарга өйрәтә. 

 

Һәр сабый – уникаль 

– Курай – гади генә түгел, ә профессиональ музыка уен коралы. Аның мөмкинлекләрен сабыйларга күрсәтү һәм аңлату – минем төп бурычым. Укучыларымның профессиональ үсешен күрү мине сөендерә, чөнки алар миңа биш-алты яшьтә килә һәм алга таба без бергә үсәбез. Иң мөһиме – баланың потенциалын күреп алу һәм аны вакытында ачу, – ди Ләйсән Гәрәева. – Һәр сабый үзенчә уникаль. Берсе өчен конкурслар беренче урында булса, икенчесе өчен зур сәхнәдә чыгыш ясау һәм үзеңне чын артист итеп хис итү мөһимрәк булырга мөмкин, ә өченчесе исә бөтенләй дә үзе өчен генә дә шөгыльләнергә мөмкин. Шуңа күрә һәр балага аерым якын килергә тырышабыз. Баланың үз-үзләренә ышанычын арттыруны һәм алкышлардан ләззәт алырга өйрәтүне шулай ук үз бурычым итеп куям.  

 

Курай илләр гизә, үрләр яулый

«Әллүки» курайчылары сәяхәт итеп, төрле бәйгеләрдә җиңүләр дә яулаган инде. Мәсәлән, узган елда Казан шәһәре мэры премиясенең стипендиаты, халыкара, бөтенрусия һәм республика бәйгеләре лауреаты исеменә лаек булганнар. 

– Мине өлкән укучыларымның зур нәтиҗәләре белән кечкенәләргә үрнәк күрсәтүләре аеруча сөендерә. Мәсәлән, Кәримә Мостаева һәм Мелания Гарифуллина Санкт-Петербург шәһәрендә Artis премиясе лауреатлары булдылар. Мелания исә акчалата махсус призга да лаек булды. Кәримә узган ел Казан шәһәре мэры премиясен алды. Бу бик зур күрсәткеч. Һәм ул быел яз көне үзенең туган ягында зур концерт үткәрде, – дип сөенечләре белән уртаклаша Ләйсән Гәрәева. 

Әмма конкурслар аларның күрсәткечләренең бер өлеше генә. Шәхси дәресләрдән кала, «Алтын» курайчылар ансамблен дә җитәкли Ләйсән Нургаяз кызы. Әлеге ансамбль дә зур үрләр яулый. Мәсәлән, ТМТВ премиясе лауреаты булганнар, джаз оркестр белән бергә филармония сәхнәсендә чыгыш ясаганнар, Татарстан Президенты белән «Сәләтлеләр университеты» белем бирү үзәген ачу кысаларында узган очрашуда катнашканнар. 

 

Ышаныч һәм милли моң 

«Әллүки» курай студиясе музыкаль видео-клиплар төшерүгә дә аерым игътибар бирә. Алар шул рәвешле башкалар өчен курайның мөмкинлекләрен ача һәм аны популярлаштыра. Алай гына да түгел, камера белән эшләү балада үз-үзенә ышанычны арттыра һәм камера белән эшләргә өйрәтә, бу булачак артист өчен бик мөһим. Мәсәлән, бу җәйдә Айсель Мөбарәкшина өчен Гарибальди сараенда клип төшергәннәр. 

Курай татар милли гореф-гадәтләрен саклауда да бик зур роль уйный.  Балаларга кечкенәдән үз милләтенә, туган ягына мәхәббәт уята. Татар моңына тартылуның бер юлы инде бу. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев