Логотип Идель
Мәдәният

МӨҺАҖИР КАРЛЫГАННАР

Язмамны тәмамлап килгәндә генә, авылда Русиядән карлыган белән бергә килгән ниндидер чәчәкләр дә үскәнен әйттеләр. Анысын башка вакыт язармын, насыйп булса...

    Адәм баласы ничә чакрым еракларга китүенә һәм аягы баскан илләр хозурланып-кинәнеп туя алмаслык булуга карамастан, туган җиренә хас нәрсәләр эзләр. Кемдер бу халәтне җирсү дип атар, кемдер сагыну, кан тарту дияр. Бәлки гадәти кызыксыну, чагыштырудыр. Миндә дә бар андый гадәт...

   

    Төркия тауларында үскән имәннәр, паркларга махсус утыртылган каеннар, бакчаны басарга гына торган эт эчәгесе үләне – һәркайсы Татарстанны искә төшереп тора. Заманында татар мөһаҗирләре авыл коргач, нәкъ туган илләрендәге төсле итеп татар мунчалары салганнар һәм рәхәтләнеп имән себеркесе белән чабынганнар. Каен исә, белүемчә, бу тарафларга яңа заманда килгән. Искешәһәр мэры Казанга баргач, каеннарга гашыйк булган һәм үсентеләрен китерткән, диләр. Искешәһәр белән Казан 1995 елдан кардәш шәһәрләр. Хактыр, Төркиянең бер генә шәһәрендә дә бу кадәр каен күрмәссең. Искешәһәрдә исә ул һәр паркка утыртылган. Бездәге кебек юанаеп китмәгәннәр, яшь кызлар төсле нәфис утыралар. Яз көне үсентеләр базарына барган идек, исем китте, иң кыйммәтле агач үсентесе каен – җиде мең сум тора. Ә эт эчәгесенә килгәндә, аның кадәр әрсезлек белән юлда очрамаса, гаҗәп булыр иде. Тагын Биләҗек шәһәрендәге тарихи урыннар тирәсендә кипкән сары мәтрүшкәләр сатканнарын күргәч, шулмы соң бу, дип иснән-иснәп караган идем. Төрекчә исеме – «сары кантарон» икән. Кантарон – шифалы үлән дигән сүз.

    Шулай да, Төркиядә күңелемдә аерым урын биләп алган үсемлек – мөһаҗир карлыганнар. Искешәһәрдән җитмеш-сиксән чакрым ераклыкта урнашкан, Төркиядәге иң танылган татар авылларының берсе – Корыһөеккә килгәч, авыл кешеләре белән күрешеп йөргәндә, алар бакчаларында үскән кызыл карлыган белән дә таныштырдылар. Ата-бабаларыбыз  китергән дип... Яңа килгән чагым булганга күрәме, бу сүзләр, чын дөресен әйткәндә, колакка ничек тиз керсә, шулай тиз чыгып очтылар. Янәсе, мөһим түгел, йә, карасы булса иде. Кызылы гына... Аннары бик ышанырга ашыкмадым, туксанынчы еллардан соң гына китерелгәндер...

     Көзен авылда яшәгән туганнардан ирем, иң кыйммәтле агач төсле, үсентесен алып кайтып үзебезгә утыртты, карап кына торды, дияргә була. Былтыр яхшы гына тернәкләнеп китте. Быел яз көне вак сары чәчәкләргә күмелде... Һәм, өч елдан соң күңелне айкап ташлады. Бүгенге көндә авылда яшәүчеләр егерменче гасыр башында килгән мөһаҗирләрнең дүртенче-бишенче-алтынчы буыны бит инде... Димәк, бу карлыган да шул заманнардан калган ядкәр! Хәзер менә шул мөһаҗир карлыган «торыны» минем тәрәзәгә карап үсә. Шулкадәр нык итеп, төннәр йокламый хыяллансаң да, күз алдына китерә алмассың, билләһи.

   ...Шул карлыган тәэсирендә бер мәлгә бала чагыма кайтып төштем. Безнең авылда бай йорты бар, заманында ул мәктәп, интернат та булып торган, шул чакта утыртылган иде микән, ишегалдында кызыл карлыганнар үсә иде. Мин бәләкәй вакытта буш тора иде, теге карлыганнардан да биек булып, кычкытканнар үсә. Яфраклары ат башы кадәр. Кычыткан чаккан терсәкне кашый-кашый, чүп үләннәрен аралап, кызыл карлыганнар ашаган хәтердә. Тәме әчкелтем иде. Авылда башка җирдә кызыл карлыган үскәне истә түгел. Әнидән: «Син бәләкәй чагында кызыл карлыган үсә идеме?» – дип сорадым. Ул илленче елларны искә төшерде, үзе туып-үскән Актаныш районы, Усы авылында җиләк-җимеш бакчасында үскәнен, әле шуннан үсентесен алып кайтып утыртканын сөйләде. Шуннан интернетны актарам, үземчә карлыган тарихын, татарларның карлыганга бәйлелеген эзләвемне дәвам итәм. Пенза өлкәсенең Лопатино районында 1700 елда нигез салынган Иске Карлыган, Мари илендә 1795тә барлыкка Зур Карлыган (Иске Карлыган) исемле авыллар бар икән... Эзләнә торгач, кызыл карлыганның бөрлегән, кура җиләге кебек үк безнең чытырманлыкларда, әрәмәлекләрдә борынгы вакытлардан ук үскәнен, җиләк-җимешкә юмарт урман өлгерткән бер нигъмәт булганын, тора-бара бакчаларга утыртылып, «өйгә ияләштерелгән» куак икәнен аңладым.

    Казан, Уфа, Самара, Оренбург, Пермь, Бөгелмә тирәләреннән чыгып киткән татарлар Төркиядә үз нигезләрен яңабаштан корганнар. Корыһөек – 1895 елда салынган татар авылы. Искешәһәр – Төркиянең үзәгендә, берникадәр Татарстан климаты белән охшашлыгы бар кебек. Бәлки шуңа күрә, татар мөһаҗирләре бу тирәләргә җирләшкәндер. Алар, ким дигәндә, 120 элек Төркиягә карлыган үсентеләре алып килгәннәр. Карлыганнары үзләре нигез салган Корыһөек авылында әле һаман үсә.

    Авылда яшәүче Кәрим абый Сүзәр, карлыган хакында сүз киткәч, картларны искә төшерде. «Карлыганны «татар агачы» дип әйтәләр иде. Сакларга, кисмәскә кушалар иде. Аны бит бабайлар мәмләкәттән үк алып килгән», – диде ул. Шушы ук авылдан чыккан һәм Искешәһәрдә яшәүче Вахит абый Ирдән карлыганнарның хәтта төгәл кайдан килгәненә кадәр әйтеп бирде. «Оренбурда йөри-йөри, кесәдә акча калмады, – дип җырлыйлар иде бабайлар. Алар шул тарафлардан чыккан. Карлыганнарны Каргалыдан, Сәгыйть авылыннан китергәннәр», – диде. Мондагы мөһаҗир балалары хәтерләгән Сәгыйть бистәсе ул, Оренбургтагы данлыклы Каргалы авылы. Бу авылның тарихын күзаллар өчен, язучы Лирон Хәмидуллинның «Мәдәни Җомга»да чыккан язмасыннан бер кыска өзек китерәм: «Хәзерге Татар Каргалысы (элеккеге Сәгыйть бистәсе) авылы Сакмар белән Каргалы елгалары кушылган урында урнашкан. Авыл башта юлның Оренбургка җитәрәк өлешендә соңгы ямчы станциясе булыр, дип тәгаенләнә. Татар Каргалысы башкаладан көньяк-көнбатышка таба унсигез чакрым ераклыкта, Уралга койган Сакмар елгасы тамагыннан ерак түгел җирдә. Патшабикә Елизавета Петровна Каргалыга ике йөз татар сәүдәгәре гаиләсен күчерергә рөхсәт (Сенатның Сәгыйть бистәсен булдыру турында 1744 елның 8 августы фәрманы) бирә. Әмма кайбер сәүдәгәрләр, шул исәптән, Байлар Сабасыннан булган Сәгыйть Хәялин дә бу якларга бер ел элек килеп урнашкан була. Шуңа да яңа бистә аның исеме белән атала. Төрки кабиләләр, шулай ук татарлар, бу якларда төрле ханнар хакимлек иткән заманнарда ук яшәгән».

    Менә шундый тарихи урыннардан  ничәмә-ничә чакрымнар үтеп, Төркиягә кадәр килеп җиткән карлыган үсентеләре бүген дә җимеш бирә!

    Күрәсең, күчәргә ниятләгәннәр, күзләре күрмәгән тарафларга туган нигезләреннән кубарылып чыгып киткәндә дә, алда ни көткәнен белмәгән хәлдә дә җир хакында уйлаганнар. Шул карлыганнарын утыртырлык җирле булачакларына ышанганнар. Гаҗәп татарлар, нык татарлар... Аннары инде, мөгаен, үзләре үстергән карлыганнарга карап, туган якларын искә төшергәннәрдер. Хәзер инде алар, Төркиядә бакчаларга утыртылган йөзем, шәфталау, инҗир кебек җимеш агачлары арасында, шул тәвәккәл, җирсөяр бабайлар хатирәсе булып утыралар.

   Гомумән, Төркиядә, бәлки, җиләк-җимеш төре күп булгангадыр, төрекләр арасында карлыган әллә ни популярлык казанмаган. Карлыганга караганда бөрлегәнне яхшырак беләләр. Гәрчә кыргый карлыганнар үскән төбәкләр бар икән, карасын – «кош йөземе» диләр. Киптерелгән «кош йөземе» кибетләрдә очрый. Кызылының исеме – «френк йөземе». Френк сүзе, төрекләрдә, аурупалыларга карата әйтелә торган кәлимә.

    ...Бездә «мөһаҗир карлыган» янына Кукмара тарафыннан килгән «мөһаҗир каен җиләкләре» дә өстәлде. Нәкъ, бездәге төсле кып-кызыл, хуш исле! Болары Төркиягә соңгы елларда алып киленгән нигъмәт. Аларның тарихы әле кыска. Күпмегә дәвам итәр, билгеле түгел...

    Язмамны тәмамлап килгәндә генә, авылда Русиядән карлыган белән бергә килгән ниндидер чәчәкләр дә үскәнен әйттеләр. Анысын башка вакыт язармын, насыйп булса...

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия

Автор фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев