Мөмкинлекне читтән эзләмә
Айсинә һәм Ильяс Хәлиуллиннар гаиләсе белән танышкач, һәрнәрсә дә кешенең фәкать үзеннән торганына инанасың.
Алар икесе дә тырыш, үз эшләрен яратып башкаралар, ә иң сөендергәне – район үсешенә үз өлешләрен кертәләр.
Майда Бөтендөнья татар конгрессы Киров өлкәсенең Малмыж районына матбугат туры оештырды. «Бөтенроссия татар дин әһелләре», «Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре» форумнары дисеңме – конгресс чараларында актив катнашучы милләттәшләребез яши биредә. Бу юлы исә үзебез аларда кунакта булып кайттык.
Ильяс Хәлиуллин – Малмыж районының Иске Йөрек авылыннан. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясендә зооинженер белгечлеген ала. Киров шәһәрендәге Россия Федерациясе Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясенең «Дәүләт һәм муниципаль идарә итү» бүлеген тәмамлый. Хәзерге вакытта Иске Йөректә колхоз рәисе урынбасары булып эшли, терлекчелек тармагы белән идарә итә.
Айсинә Хәлиуллина – тумышы белән Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан. Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ) «Дәүләт һәм муниципаль идарә итү» бүлегендә укыган һәм шул ук уку йортында тәрҗемәче белгечлеген дә үзләштергән. Ул бүгенге көндә фитнес-тренер булып эшли, киемнәр тегә һәм танылган җырчыларга җыр текстлары яза.
«Туган як һәрчак беренче урында булды»
Хәлиуллиннар гаиләсе безне Иске Йөрек авылында каршы алды. Ильяс терлекчелек эшләре белән мәшгуль булса, Айсинә спорт залында иде. Киров өлкәсенә беренче килүем булганга, биредә Татарстандагы кебек мөмкинлекләр җитенкерәми сыман тоелды, ләкин тырыш яшьләре белән танышкач фикерем үзгәрде. – Туган авылым минем өчен һәрвакыт беренче урында булды, шуңа күрә укыган чакта ук шушында төпләнергә хыялландым, – дип сөйләп китте Ильяс. Мин аннан җаваплы эшенең кыенлыклары турында сораштым.
– Кыенлык һәр эштә дә бар инде ул. Минем очракта кеше белән дөрес аралаша, кызыксындыра, оештыра белү мөһим. Шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясенә түбән бәя булуы да борчый. Авыл халкы хезмәте тиешенчә бәяләнсен иде.
– Сине биредә хөрмәт иткәннәре сизелә. Авыл халкы ихтирамын ничек яуладың?
– Аны бары тик бер юл белән генә яулап була дип саныйм – авыл җирлеге өчен фидакяр хезмәт итү, аның үсеше, халкы өчен тырышу һәм нинди очракта да кешелекле булып калу.
– Авылыгыз бүген ни хәлдә соң?
– Иске Йөрек бик мул тормышлы, тырыш халыклы, заманча көнкүреш белән яшәүче авыл. Ничек кенә баналь яңгырамасын, авыл киләчәге – яшьләрдә. Бүгенге көндә яшь белгечләрне эшкә чакыру буенча зур эш алып барыла, кирәк булса, яшәү урыны белән тәэмин итү дә каралган. Яшьләр булган җирдә киләчәк бар. Авылыбызда эшләп килүче икешәр катлы мәктәп һәм тулы балалар бакчасы да шул турыда сөйли.
Авылыбызның ныклы терәге, төп эш белән тәэмин итүче ул – колхоз. Колхоз ярдәмендә авылыбызда спорт залы төзелде, балалар өчен көрәш түгәрәге, җыр-бию түгәрәкләре булдырылды, моның өчен эшкә махсус белгечләр чакырылды. Балалар өчен алар барысы да бушка. Иске Йөректә шулай ук колхоз булышлыгы белән оештырылган зур һәм экспонатларга бай музей да эшли. Ул биш авыл тарихын берләштерә, һәр кунак сокланып китә. Авылыбызда дин дә көчле, ике мәчет эшли. Бәйрәмнәрдә аның икесендә дә алма төшәрлек тә урын калмый.
– Шәһәргә күченеп китәсе килгән чаклар булдымы?
– Юк, булмады. Мин инде мәктәп елларында ук төпле карарга килгән идем – туган авылыма хезмәт куячагымны белдем. Тормыш иптәшемә дә бу хакта очрашып йөргәндә үк әйтеп куйдым, шуңа күрә өйләнешкәндә бу сорау буенча арабызда аңлашылмаучанлыклар тумады. Ә шәһәргә эш буенча да, ял итәргә дә гел йөреп торабыз.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев