-
«Кырлай» урынына аттракционнар паркын проектлый башладылар Яңа парк элеккегесенә караганда 4 тапкырга зуррак булачак.
-
"Туган тел" - шигырь , җыр һәм... һәйкәл. Ә һәйкәл куелырмы? Габдулла Тукайның инде милләтебезнең рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" шигыренә һәйкәл куярга җыеналар. Сәбәбе дә бар – киләсе елга шигырьнең язылуына 115 ел була.
-
«Тантана» премиясенең быелгы номинантлары билгеле Лауреатлар 27 март – Халыкара театр көнендә Әлмәт театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.
-
Рөстәм Насыйбуллин “Бетмибез” әсәрен башкарып «III Яңа татар җыры» конкурсында беренче урын яулады Бу җыр “Идел” журналының “Яңа дулкын” ютуб проектында да зур уңыш казанган иде.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Моннан 60-70 ел элек Илһам да гади бер егет булган…
60-70 ел элек татар җыр сәнгатенең дә, татар мәдәниятының да иң шанлы, иң затлы чоры булган!.. Хәзерге көнгә алыштыргысыз зәвыклы чоры! Сабантуйларда халык мәйданга ашкынып торган, авыл урамнарында милли көйләр агылган. Капка төпләрендә гармунчылар, баянчылар өздереп уйнаган. Кешеләр чын хатлар алышканнар, бәйрәмнәргә открыткалар җибәрешкәннәр!.. Җәен, мең газап кичереп, әмма шул газаплы эштән дә күңел көрлеге табып, печәнгә чыкканнар. Егетләр чын егет булган, кызлар чын кыз булган!.. Клубларда концерт-спектакльләр куелган, мәгънәле! җырлар җырланган.
Күңелем белән мин бүгенге көн кешесе түгел. Миңа гаджет-фәләннәрсез аралашу, капка төбендә таң атканчы серләшү кадерле! Ә гармунда, баянда уйный белүчеләргә, гомумән, сокланып туя алмыйм!
Сабантуйларының да халык өчен эшләнүен көтәм! «Тизрәк уздырып җибәрик»,- дигән девиз белән бер көнгә 5 күрше авылда Сабантуе кую, кар яуса да, боз яуса да бәйрәмне үткәрү, ашык-пошык уен уйнату, «Әйдә, чык инде уенга!» — дип ялынып йөрүче оештыручыларны күрү канымны кайната.
Мин туарга тиешле 60-70 ел элек булган чорда бар да башкача булган. Кешеләр гади булган, ач булсалар да, мәдәниятны, җыр-моңны югалтмаганнар, күңелләрен тапландырмаганнар.
…Моннан 60-70 ел элек Илһам да гади бер егет булган. Күкрәк киереп җырлаучы, моңын һәр кешенең йөрәгенә алып барып җиткерүче гади җырчы. Ул чорның һәр җырчысы ҖЫРЧЫ булган, үз юлына тугры калган җырчы!.. Мин туарга теләгән ул чорның һәр иҗат әһеле — легенда!..
Ә бүгенге көн куркыта…
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз