Логотип Идель
Мәдәният

«НАСЫЙРИ ВАКЫТЫН ЮК-БАР СӨЙЛӘП УЗДЫРМАГАН»

Каюм Насыйриның Казандагы музее галимнең иҗатын, фәнни эшчәнлеген һәм тормыш юлын популяштыру үзәкләренең берсе булып тора. Казан уртасында урнашкан әлеге бинаның тарихы да хасиятле.

Каюм Насыйриның Казандагы музее галимнең иҗатын, фәнни эшчәнлеген һәм тормыш юлын популярлаштыру үзәкләренең берсе булып тора. Казан уртасында урнашкан әлеге бинаның тарихы да хасиятле. Музей директоры, филология фәннәре кандидаты Раушания Шәфигуллина татарның күренекле мәгърифәтчесе мирасын барлау, саклауга күп көч куя. Аның ярдәмендә әлеге тарихи урынга сәяхәт кылып, мәгърифәтче шәхесен яңа яктан ачабыз.

МУЗЕЙ БИНАСЫ ТУРЫНДА ТАРИХИ ФАКТЛАР

1979 елда Каюм Насыйри мирасын мәңгеләштерү карары тормышка ашырыла башлый. Музей бинасы итеп мәгърифәтченең соңгы фатиры булган Бәдигый мәзин йорты – Казанның Париж Коммунасы урамындагы 35 нче йорт билгеләнә. Ләкин ул вакытта Париж Коммунасы урамын реконструкцияләү сәбәпле, Насыйри яшәгән мемориаль йортны башка урынга – Фатих Кәрим урамы белән Каюм Насыйри урамы кисешкән чатка күчерү турында фәрман чыга.

– 1979 елда төзекләндереп күчерү максаты белән, архитекторлар бу йортны җентекләп тикшерә. Йортның фасадларын фотога төшерәләр, үлчәмнәрен алалар, эчке һәм тышкы планировкасын өйрәнәләр, – ди Раушания Шәфигуллина.

– Реконструкцияләү проекты өчен бай мәгълүмат базасы туплана. Шул мәгълүматлар нигезендә 1980 елда йортны яңартып күчерү проекты төзелә. Әмма йортны күчерү җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырганлыктан, йорт үз урынында кала.

Әлеге йортны 1850-1860 елларда Галим Хөсәенов төзетә. Бу кеше дә Кече Шырданныкы, Насыйриның нәселдәше. Соңрак әлеге бина Галимнең улы Мөхәммәдбәдыйкка күчә. Ә 1887 елда йортның беренче катындагы ике бүлмәдә Каюм Насыйри яши башлый. 

Тарихи материаллардан күренгәнчә, утар эчендә, төп йорттан кала, шулай ук бүрәнәдән эшләнгән җәйге өй, келәт, хуҗалык корылмалары булган. Утар эчендә бик бай җиләк-җимеш бакчасы үсеп утырган (хәзер ул урында 80 нче мәктәп урнашкан). Бакча эчендә челтәрләп эшләнгән беседка да торган. Утар биек койма белән тотып алынган. ХХ йөзнең җитмешенче елларында әлеге йорт инде искерә, туза һәм анда янгын чыга. Бинасы шулай югалса да, урыны һәм җентекләп эшләнгән проекты кала. Казан халкы аны һаман да хәтерли, Каюм Насыйри яшәгән өй дип искә ала, шул ук вакытта Бәдигый мәзин йорты икәнен дә онытмый. 1991 елда ул тагын яна...

МУЗЕЙДАГЫ ИҢ КЫЗЫКЛЫ ЭКСПОНАТЛАР

Каюм Насыйриның нәсел шәҗәрәсе. Мәгърифәтче әнисе, әтисе ягыннан да нәсел агачын өйрәнгән. Һәр икесе дә бик чал дәвергә – Казан ханлыгы чорына барып тоташа. Гәрчә Насыйри үзенең тарихын тагын да борынгырак дәвергә бәйли. Үз бабаларының исемнәрен санап киткәч, Әл Болгари, дип тә өстәп куя, ягъни Болгар мәдәнияты белән бәйләп күрсәтә. Нәсел шәҗәрәләрен ул бик үзенчәлекле итеп ясаган. Казан губернасы картасы.

Мәгълүм ки, Насыйри төрле фәннәрне җентекләп өйрәнгән. Шул исәптән география, картографияне дә. Ул бик күп карталар сызып калдырган. Музейда алар аерым экспонат буларак күрсәтелә. Бу карта төсле буяулар белән эшләнелгән. Казан губернасының һәрбер өязе, һәрбер волосте бар. Бик күп шәһәр исемнәре, аерым авыллар исемнәрен дә күрергә мөмкин. Елга-күлләр дә билегеләнгән. Карта бик төгәл, параметрларга туры килә. Архив материалларына караганда, Насыйри бу картаның үрнәген «Татарская учительская школа»га бүләк иткән икәнен әйтә музей мөдире. Бу картага бик кызыклы рәвештә табылган. Кече форматтагысы музейда да эленеп тора.

– Оригиналь форматтагысына күптән түгел генә Санкт-Петербург китапханәсендә Каюм Насыйриның календарьлары белән танышкан вакытта тап булдык. Календарьлар эченә ул махсус сәхифә буларак беркетелгән, катлы-катлы итеп куелган иде. Картаның типографик буяу исе дә сакланган хәтта. Бу карталарны Каюм бабай үз календарьларында нәшер итеп чыгарган, алар бик күп төбәкләргә барып җиткән. Анда Зөя өязен, Шырдан авылын да күрергә мөмкин. Безнең өчен кызыклы бер мәгълүмат: Казан губернасы картасыннан без исемнәрне, атамаларны, татарлар яшәгән төбәкне күрә алабыз, – ди филология фәннәре кандидаты Раушания Шәфигуллина.

Хронометр. Пыяла шар эчендәге хронометрның циферблат өлеше сәгатькә охшаган, шул ук вакытта аермалы да. Сәгатьтә без бер циферблат булуын беләбез, ә хронометрда ул берничә, 4 циферблат өстәлгән. Әлеге җайланманы Насыйри эштә кулланган. Хронометр – фән кешесенең карта сызар өчен кирәкле инструменты. Заманында алар бик кыйммәт йөргән. Насыйри зур акчалар түләп сатып алган. Фәнгә кирәкле җиһазлар өчен ул акчасын җәлләмәгән. Халыкка хезмәт итү – аның өчен иң мөһиме. Үз куллары белән язылган язу. Эш өстәлендә саклана ул. Каюм бабаның язуы бик пөхтә һәм матур була. Зыялы татар гаиләсендә хөсне хат  - каллиграфия осталыгын кечкенәдән үк тәрбиялиләр. Бу шөгыль буыннан-буынга тапшырыла. Татарларның бик зур рухи мирасы кулъязма китабы аша тапшырылып килә. Татарларга басма китап бик соң рөхсәт ителә бит.

– Элеккеге һәм Каюм Насыйри яшәгән вакыттагы бик күп китаплар һаман да кулдан күчерелә. Мантыйк (логика) фарсы телендә язылган. Әлеге хезмәттә мәгърифәтче үз кулы белән күчергән дүрт йөздән артык сәхифә бар. Бер битендә дә төзәтү яки хилафлык күрмибез. Чын каләм остасы хезмәте, – ди галимә Раушания Шәрифуллина.

Насыйриның әтисе дә – үз заманында бик күп китаплар күчереп язган мулла. Бабасы Хөсәен әл Мөхәммәд тә каләм остасы буларак танылган, йөздән артык Коръән күчереп язган.

«Ул язган дәреслекләр буенча, шәкертләр әле һаман да сабак алалар», – дип әйтә Каюм Насыйри үз истәлекләрендә.

Бабасының кулы белән күчерелгән китаплар башлыча гарәп телен өйрәнүгә карый. «Мифтахел Коръән» сүзлеге. Коръән гыйбарәләре сүзлеге ул. Коръән ачкычы булырлык шундый бик зур хезмәт язган Каюм Насыйри. Бу китап та музейда саклана. Музыка уен кораллары. Галим буларак музыкага зур игътибар бирә Каюм Насыйри. Аның бүлмәсендә курай, кубыз, скрипка, мандолина күрергә мөмкин. Истәлекләрдән күренгәнчә, Насыйриның бүлмәсендә һәрвакыт скрипка торган. Ә курайны ул үзе ясаган. Курай һәм кубызда уйный белгән. Ул музыка сәнгатен педагогика белән бәйләп карый. Этнограф кына түгел, педагог буларак, музыка сәнгате баланың күңелен тәрбияләүдә бик зур роль уйный, дип күрсәтә. Китап төпләү җайламасы.

Мондый җайланмаларны без хәзер музейларда да бик сирәк күрәбез. Ул үз язмаларын үзе төпләгән. Китап төпләү остасы да булган. Татар зыялысына хас һөнәр. Татарларда китапханә үзенә күрә бер капитал дип исәпләнгән. Заманында китапханәне сатып, ике-өч катлы таш йорт сатып алырга мөмкин булган. Шунысы да мәгълүм: Каюм Насыйриның китапханәсе ике тапкыр янгын кичерә. Бу аның өчен бик зур фаҗига була. Яңадан хәзинәсен барлый, туплый.

ВАКЫТНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛГӘН

Галимнең яшь чагы турында мәгълүмат бик аз. Кайбер истәлекләр һәм язган хатларыннан аның яшьтән үк тырыш булуын раслый алабыз. 1841 елда әтисе Каюмны Казанга укырга алып килә. Бу вакытта аңа 16 яшь була. Сәгыйть Әл Әхмәд Әл Шырдани мәдрәсәсендә укый башлый. Мәдрәсәдә 13 ел белем алган... Шунысы да әһәмиятле: Каюм Насыйриның мирасы совет чорында да өйрәнелде. Хәзер дә зур галимнәр монографияләр язды.

– Аның иҗаты бик киң колачлы. Шуңа күрә бер юнәлештә генә Насыйри хезмәтләренең асылын ачу мөмкин түгел. Энциклопедик галим эшчәнлеге татар, рус галимнәрен генә түгел, чит ил галимнәрен дә кызыксындыра. Алар Насыйрины яңарышка күчкәндә үзәк фигура буларак билгели. Ул заманда кайберәүләр хыялланмаган да өлкәләргә кереп, якташыбыз җиң сызганып эшли. Вакытлы матбугатка нигез салган календарьлары, этнография хезмәтләре никадәр! Әһәмиятле җыеннарда гына катнашкан. Агач эше белән дә шөгыльләнгән. Вакытының кадерен белгән, – ди Раушания Шәфигуллина.

Каюм Насыйриның музей фонды даими баетыла. Мәгърифәтчене яңа заманда яңа яктан танытырга омтылалар. Дин гыйлеме өлкәсендәге эшчәнлегенә аерым урын бирелә. Соңгы елларда аның дингә нисбәтле хезмәтләре рус телендә («Маджмагуль ахбар. Жизнеописание Пророка Мухаммада алейхиссалям») дөнья күрде.

Шулай ук укыгыз: 

КАЮМ НАСЫЙРИ - ТАТАРНЫҢ ЛЕОНАРДО ДА ВИНЧИЕ

IDEL квест, “насыйрика” һәм яңа санны уен форматында тәкъдим итү

фотолар: Юлия Калинина

дизайн: Равил Шәрәфетдинов

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев