Логотип Идель
Мәдәният

«Оммаж» төркеме: татар теле безне ирекле итә

«Оммаж» – 2019 елда Әлмәттә оешкан төркем. Аңа кадәр егетләр инглизчә җырлаган. Төркем атамасы очраклы рәвештә диярлек барлыкка килгән – алар бу сүзне интернетта күреп, татар сүзенә ошатканнар. Асылда, «Оммаж» сүзе француз теленнән кергән, сәнгатьтә кулланыла, охшатып ясау, хөрмәт күрсәтеп искә алу дигәнне аңлата.

Сәнгатьтәге тәҗрибә 
Артистлар исем сайлауларын болайрак шәрехли: «Хәзерге заманда беркем дә яңа музыка да, җыр да язмый. Өр-яңа әйберне, гомумән, уйлап табу мөмкин түгел. Безнең сәнгать тә – ул төрле тәҗрибә, телләр, юнәлешләр, музыка синтезыннан барлыкка килгән». Төркемнең музыкаль юнәлеше гадәти түгел – егетләр төрле музыка тыңлый һәм һәркем «Оммаж»ның яңа җырларына үзеннән нидер өсти. Репетицияләр исә килеп чыкан «хаос»ны шомарта һәм калыпка китерә. Шуңа күрә төркемнең җырлары да төрле стильдә, бөтен музыканы берләштергән компонент – татар теле. Җырларның татар телендә булуы - иҗатны ирекле итә. Беренчедән, татар телле җырларда әле күтәрелмәгән темалар байтак, икенчедән, татар телендә символик тел бик бай.

Яшәсен халык сүзләре!
Көндәлек тормышта татарча сөйләшмәүче өч егет нигә кисәк кенә татар музыкаль төркем оештырырга булган соң? Барысы да шаяртудан башланган. Миша (төркемдә ул гитарада уйный һәм еш кына җыр сүзләренең идея авторы да) болай ди: «Видео төшерү өлкәсендә эшләгәч, гел клип төшереп карыйсым килә иде. Яхшы сыйфатлы, кызыклы клиплар күп түгел, татар эстрадасында бу аеруча күренә. Ләкин клип дип күпме янып йөрсәм дә, җырчылар арасында танышларым булмады. Һәм без егетләр белән үзебез татарча җыр язып карарга булдык. Халык сүзләрен алып, үзебез белгәнчә юллар өстәдек, музыка яздык та яңа җыр килеп чыкты. Төркемебез әнә шулай барлыкка килде...» 

Президент белән элемтә юк 
«Юл» җырына клипны алар бер көн эчендә айфонга төшергән. Шактый популярлык казана ул. Президент Рөстәм Нургали улы да үз инстаграмына алып куйгач, башкача мөмкин дә түгел кебек. Динүстән шул хакта сораштык.  «Клипны күреп, президент исеменнән аны инстаграмга алырга рөхсәт сорап яздылар. Без шатланып ризалаштык. Бернинди тылсым, элемтәләр юк бездә. Шуннан соң тыңлаучыларыбыз бик нык артты дип әйтә алмыйбыз, ләкин бу үзенә күрә бер күрсәткеч булды. Димәк, без – дөрес юнәлештә». 
Төркемнең максаты – татар эстрадасын үзгәртеп кору. Егетләрнең бер стереотип фикерне дә үзгәртәсе килгән, ягъни татар җырлары ул баян белән синтезатор гына түгел, бик төрле һәм шәп! Төркемнең тагын бер егете – Айрат болай дип тә өстәде: «Татар телен күңелле яңгыраш аркасында сайладык. Исландиянең SIGUR ROS төркеме, гомумән, уйлап чыгарылган телдә җырлый бит әле. Һәркем җырны көе, яңгырашы, моңы аша үзенчә кабул итә һәм аңлый. Без чит телдәге җырларны, телне аңламасак та тыңлыйбыз, безнең җырларны да шулай тыңларлык итеп эшлибез».

«Оммаж» төркеме турында кызыклы фактлар:

* Егетләр Казанда яшәп иҗат итә, ләкин үзләрен Әлмәт төркеме дип йөртә.

* Туксанынчы еллар эстрадасында популяр булган костюмнар кияләр.

* Берсенең дә профессиональ музыкаль белеме юк һәм алар моны бик әйбәт өстенлек дип саный.

* Җырларын Кабан күле буенда һәм «Урбан Татар» радиосында еш ишетергә була.

Динүс – 29 яшь. Тумышы белән Оренбург өлкәсеннән. Әлмәт Нефть институтын тәмамлаган. Балалар музыка мәктәбенең баян классында укыган,  ләкин баянда уйный белми. Хәзер банкта эшли. Төркемгә бөтен буш вакытын сарыф итә. Йолдыз булырга һәм банктан китәргә хыяллана. 
Айрат – 25 яшь. Төркемдә иң яше, компьютерда көйләр яза. Тумышы белән Башкортстаннан. Мәктәптә укыганда интернеттан брейк данс биергә өйрәнә. Гаиләсендә авылча музыка тыңлап үсми ул: рок җырчылар пластинкаларын үз итә. Әлмәт дәүләт нефть институтында укыганда Динүс белән таныша. Хәзер исә продюсерлык эше белән шөгыльләнә.  

Миша – 31 яшь. Әлмәттә туып үскән. Әмма туган җире дип әтисенең ватаны Новгород өлкәсен саный. Рус егете булса да, татар телен яратып өйрәнгән. «Оммаж»ның татарча җырлый башлавы – аның идеясе. Төркемдә гитарада уйный. 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Музыка культура Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев