Логотип Идель
Мәдәният

Рәдиф Галимов: «Күп мактасалар, ышанмыйм»

Театр сәнгатенә берсеннән-берсе талантлы яшьләр килүе сөендерә. Бүген журнал укучыларыбызны шундыйларның берсе – Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры яшь артисты Рәдиф Галимов белән таныштырырбыз.

Бик гади һәм күңелле егет булып чыкты ул. Рәдиф Галимов 1996 елда Апас районы Каратун авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренүләр техник университетына укырга кергән. Ә менә актерлык юлын сайлавы турында әңгәмәдә тулырак сөйләде ул.

АКТЕРЛЫККА ЮЛ

– Мәктәптә КВН, концерт һәм башка шундый чараларга татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәвия Тимуршина мине еш йөртте. Ул вакытта бер дә ошамый иде инде, балачакта артык эшлисе килми бит ул. Ә менә Казанга килгәч, Фәрит Бикчәнтәевтән да әйбәт остаз юклыгын әйттеләр. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына барып карадым, ул елны курс җыймаганын белдем. Аңа керәсең килсә, өч ел берәр кайда йөреп тор, диделәр (көлә). Шулай итеп, дүрт ел автомобиль төзелеше буенча белем алдым.

– Үкенмәдеңме?

– Юк, үкенмәдем. Укуны тәмамлагач, диплом алырга авылдан килдем. Очрашып йөргән кызым белән кызык өчен генә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына кереп чыгарга булдык. Ә анда кастинг бара – Фәрит абый үзенә курс җыя. Бәхетемә, беренче көненә үк туры килдем. Һәм өч көн эчендә үземне күрсәттем. Нәтиҗәдә укырга алдылар.

– Техник вуздан соң бөтенләй башка мохит каршы алгандыр?

– КАИда теория өйрәнәсең дә икенче дәрестә парада шуны үз кулың белән эшләп күрсәтәсең. Ягъни, нәрсә эшләгәнеңне ачык аңлап була. Ә театр ул бөтенләй башка дөнья! Хәтта ел ярым кемлеккә укыганымны да аңламый йөрдем. Геометрия, физиканы яраткач, фикерләү рәвешем дә шундый булгандыр инде. Аннары барысы да әкренләп җайга салынды. Хәзер дә эштәгеләр белән «Бигрәк авыр һөнәр сайлаганбыз», – дип йөрибез. «Көзге кайтаваз» спектаклен әзерләгәндә режиссер Фәрит абыйга килдем дә: «Минем башым катты, бөтен нәрсә аңлашылып кына бара иде, ә хәзер аңламыйм», – дигәч, ул миңа: «Бөтенесе аңлашылса, артист булып булмый инде», – диде.

– Рәдиф, актерлыкка укып та үзен театрда тапмаучылар бар. Синең очракта ничек булды?

– Килешәм, башта үзем дә театрда эшләмәсмен кебек иде. Моның куркудан шулай булганын аңладым. «Киләчәктә театр артисты булам!» дип чын-чынлап үземне ышандырып, ә ахыр чиктә театрга эшкә урнаша алмасаң? Бу бит зур җаваплылык. Шуңа күрә күңелгә барын да якын алмаска тырыштым.

«ОШЫЙ, ӘММА АҢЛАШЫЛМЫЙ»

– Алай да Камал театрына эшкә кергәнсең бит әле!

– Биредә эшләвемә ике ел. Кергәнемә әле дә сөенәм! Сайлаган һөнәрем тагын да ошый башлады. Дөресрәге, бар да ошый, әмма күп әйбер аңлашылмый (көлә). Гомумән, бу профессиядә син укудан туктамыйсың: репетиция һәм спектакль саен яңа ачыш ясыйсың. Нидер килеп чыкмаса, коллегаларга мөрәҗәгать итеп була. Без зур бер гаилә булып эшлибез. Хәзерге төп остазым – Фәрит абый Бикчәнтәев. Укыганда алар берничә булды – Олег Кинҗәгулов, Рамил Гәрәев, Айдар Җәббаров, шулай ук Йосыф Бикчәнтәев та уку процессында катнашты. Безнең курс укытучыларга бай булды. Аларның һәрберсеннән белем алып калырга тырыштык. Яңа кеше – димәк, яңа белем дигән сүз.

– Артист губка кебек булырга тиеш, диләр.

– Тузан суырткыч шикелле. (Көләбез)

– Тәүге ролеңне искә төшерсәк…

– Без студент чакта ук сәхнәгә чыктык. Шуңа күрә «минем тәүге ролем» дигән этап студент елында калган кебек.

– Студент чакта уйнаган рольләреңне хәзер «шәбрәк тә булдыра алганмын» дип карыйсыңмы?

– Әлбәттә! Ниндидер яңа ачыш ясаган саен искә төшә. Укыган вакытта үзем эшләгән этюдларга карыйм да ул вакытта аңлап бетермәгәнмен икән, дим. Ролеңне ни дәрәҗәдә яхшы уйнавыңны йә тоясың, йә юк. Мәсәлән, футбол белән чагыштырыйк: анда футболчыларны үзара осталыкларын гол саны язылган статистика аша карыйлар. Ә безнең профессиядә ул икенче. Мәсәлән, ике кеше бер спектакльне карады ди. Аларның берсенә сине роль ошарга, ә икенчесенә ошамаска мөмкин. Тик ни өчен икәнен үзләре дә төгәл аңлата алмый. Фәрит абый безнең «Ничек кирәк соң?» дигән соравыбызга «Ничек кирәк икәнен белмим, әмма ничек кирәкмәгәнен беләм» дип җавап бирә. Театрда эшләве шул ягы белән кызык та!

«КОМЕДИЯ УЙНАВЫ – ИҢ АВЫРЫ»

– Сине «Ишекләр» спектаклендә Малай ролең аша яхшы хәтерлим. – Ул вакытта мин студент идем әле. Режиссер Рамил абый Малай роленә алгач, зур җаваплылык тоя башладым, эшләп чыга алырмынмы, дигән сорау башымнан китмәде. Аннан бигрәк, театрның дәрәҗәле артистлары белән беренче тапкыр сәхнәгә чыктым бит. Алар янында үземне бәләкәй итеп хис иткән идем. «Исәнмесез!» дип куркып кына исәнләшкәндә, эчемдә хисләр кайнаган иде. Аннары «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Мөһаҗирләр» спектакльләрендә уйнарга насыйп булды. Һәм менә быел «Көзге кайтаваз»да зур роль уйнадым.

– Шул спектакль турында гына сорамакчы идем!

– Премьерага әзерләнгәндә, шуны аңладым – комедия уйнавы бик авыр икән. Әз генә читкә тайпылсаң, сәхнә бөтенләй «ишелә». Комедия жанры белән менә шулай таныштым. Образым – Азамат – заманча яшь егет, телефон-ноутбуклар ремонтлый. Миңа ул яшьлеге белән якын. Әмма мин социаль челтәрдә көне буе утыра торган кеше түгел. Гомумән, көне буе кешенең нәрсә ашаганын, нишләгәнен карап утыруның мәгънәсен күрмим. Ә үзең өчен кайчан яшәргә?

«ДУСЛАР ЯНЫНДА ЭШ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШМӘСКӘ ТЫРЫШАМ»

– Театрдан тыш нәрсә белән кызыксынасың?

– Театрга укырга кергәнче футбол белән шөгыльләнә идем. Ләкин аралар өзелде...Тарих белән кызыксынам. Антик чордан алып урта гасырга кадәр булган вакыйгалар аеруча кызыклы. Техника белән дә мавыгам. КАИда алган белемем ярдәм итә.

– Димәк, машинам ватылса, сиңа мөрәҗәгать итә алам?

– Әйе (көлә). Машина ремонтлауга әтием дә, абыем да оста.

– Ә сәнгать белән синнән тыш кызыксынучылар бармы?

– Юк, үзем аптырыйм. Гаиләдә генә түгел, туганнар арасында да юк бугай ул.

– Туганнарың янында «Мин театрда эшлим!» дигән горурлык хисе уянамы?

– Иң борчыган әйбер – масаю. Ягъни минем турында «әллә кем булды» дип уйлаулары куркыта. Иптәшләрем шаяртып: «О, артист!» – дия инде. Әмма алар янында эш турында сөйләшмәскә тырышам.

– Йолдыз чире эләктерүдән куркам дисең инде, алайса. Ә күңелдә йөрткән, әлегә уйналмаган роль бармы?

– Бар!

– Нинди?

– Мин аны беркемгә дә әйтмим.

– Беләсе килеп кала бит инде! Уңаймы-тискәреме – шунсын булса да әйт!

– Тискәре роль.

– Чынга ашар кебекме соң?

– Белмим шул. Ул бит чынга ашса, хыял булудан туктый. Ә хыял чынга ашмаска тиеш. «Телим» дип кенә чыгып уйнап булмый.

– Чынга ашса, без аны беләчәкбезме?

– Әйтермен...

(Рәдиф Галимов белән әңгәмәне тулырак журналның июнь саныннан укыгыз)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев