Логотип Идель
Мәдәният

Раиданың татар курчагы

Болгар ханы кызы – Алтынчәч, горур Сөембикә-ханбикә, кәттә бай сәүдәгәр кызлары, авыл гүзәлкәйләре – алтын куллы оста Раида Ильинаның татар курчаклары күп кенә өйләрнең бизәге булып тора.

Болгар ханы кызы – Алтынчәч, горур Сөембикә-ханбикә, кәттә бай сәүдәгәр кызлары, авыл гүзәлкәйләре – алтын куллы оста Раида Ильинаның татар курчаклары күп кенә өйләрнең бизәге булып тора. Аларны бүләккә дип хәтта чит илләргә дә алып китәләр. Курчаклар – матур сувенир гына түгел, аларның һәркайсы татар милли киеме буенча гамәли кулланма булырдай.



 

ИҖАТ КҮҢЕЛЕНӘ СЕҢГӘН

 

Кул эшләре белән Раида ханым бала чактан ук шөгыльләнә. Күңеле кечкенәдән матурлыкка, гамәли сәнгатькә тартылган, күрәсең.Тирә-юньдәге гүзәллекне күреп-тоеп, табигать кочагында үскән балалар иҗади яктан аеруча сәләтле була, дип юкка гына әйтмиләр.

Тумышы белән Раида Ильина Кайбыч районы Борындык авылыннан. Салаларын урталайга бүлеп Бәрле елгасы ага, бераз гына читтәрәк ул мул сулы Зөягә барып тоташа. Авыл үзе искиткеч матур урманга терәлеп тора, ә ул урман Чулпанка дигән тау итәгенә барып тоташа. Урман, тау бите тулы җир җиләге, каен җиләге, кара жиләк, кара һәм кызыл карлыган, балан, колмак һәм чалгы белән чабардай мәтрүшкә аланнары... Шушындый гүзәллеккә хозурланып, аны күңеленә сеңдереп үскән кызның күңеле иҗатка тартылуы, әлбәттә, табигый.

Өстәвенә, күз алдында менә дигән үрнәк тә булган бит! Иң якын кешеләре – әтисе дә, әнисе дә алтын куллы кешеләр.

– Әти бөтен тирә-якка билгеле данлыклы балта остасы иде. Яртыавылның өе, каралты-курасы, мунчасы аның кулы белән торгызылган дисәм дә, ялгыш булмас. «Алтын куллы Фәһим» дип йөртәләр иде үзен. Әнием дә кимен куймый иде.

Ул әтиебезгә 19 яшендә бер зур сандык үз куллары белән чигелгән бирнә белән кияүгә чыккан. Аның кул эшләнмәләренең матурлыгын күрергә бөтен тирә-күрше җыелган булган. Кызганыч, әтиебез 46 яшендә юл һәлакәтенә очрап, арабыздан китеп барды. Әни алты бала белән берүзе калды, миңа ул чакта 16 яшь, төпчек балага исә нибары 6 яшь кенә... Берничә ел элек әниебез дә бакыйлыкка күчте, – дип зур җылылык белән искә ала Раида ханым.

Үсә төшкәч, кыз ике дә уйламый, йөрәгенә якын һөнәр сайлый: рәссам-бизәүче булу хыялын тормышка ашыра. Гамәли сәнгать аның яшәү рәвешенә әверелә. Башта ул унсигез ел дәвамында «Яшьлек» («Юность») мәдәният сараенда хезмәт куя – костюмнар тегә, реквизитлар, декорацияләр ясый. Хәзер инде «Залесный» мәдәният үзәгендә «Мозаика» иҗат берләшмәсен җитәкли. Балаларны гына түгел, аларның әниләрен дә, хәтта
әбиләрен дә кул эшләренә тарта.

Бергәләп алар калфаклар да, изүләр дә чигәләр, милли брошкалар ясыйлар, төрле иҗат юнәлешләре белән танышалар, Русиянең традицион кәсепләрен өйрәнәләр, халкыбызның элеккедән килгән кәсепләрен саклап калу өстендә эшлиләр.

 

ИКЕ БЕРТӨСЛЕ КУРЧАК ЮК

 

Татар курчаклары ясау теләге Раида Ильинаның күңелен күптән «кытыклап» торган. Татар костюмының матурлыгын гәүдәләндерү өчен менә дигән кулланма бит. Милли курчакларга ихтыяҗ да шактый зур – күргәзмәләр вакытында татар курчакларын сораучылар күп булган.

Раида Ильина озак кына бу идея белән янып йөргәннән соң, аны гамәлгә ашырып карарга ниятли: 2018 елда тәүге ике татар курчагы «туа». Аларның икесе дә шунда ук үз иясен таба – Мәскәүгә сатып алып китәләр. Курчаклар ясау Раида ханымны шулкадәр мавыктыра ки, яңадан-яңа образлар туа тора. Сувенир курчакларны заказга ясатып алучылар да күбәйгәннән-күбәя. Социаль челтәрдә аккаунтын булдыргач, чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә соратып ала башлый.

Раида ханым курчакларның һәркайсын үзенчәлекле һәм кабатланмас итәргә тырыша. Үз эшендә иң авыры тукыма, төсләр сайлау, ди ул үзе дә. Тулы бер образ барлыкка килгәнче, хәтта берничә ай да узарга мөмкин икән.

– Һәр курчакка аерым тукыма сайлап, төсен туры китереп эшләргә кирәк, шуңа ике бертөрле курчак юк, һәркайсы үзенчәлекле. Матур, дөрес сайланган кием, шунда ук үзенә җәлеп итә. Тукымаларны кайдандыр заказ биреп, күпләп кайтартмыйм. Кибеткә барып, тотып карап, кечкенә генә кисемнәр белән алам. Бер үк төрле курчаклар ясау үземә кызык түгел, – дип сөйли ул.

 

КИТАПЛАРДАН ӨЙРӘНӘ

 

Иң мөһиме, Раида ханым курчакларга татар киемнәрен дөрес булсын дип, китаплардан өйрәнеп тегә. Шул рәвешле төрле гасырга караган образлар барлыкка килә. Әйтик, Сөембикә образы бай затлы киемнәре белән аерылып тора – күкрәк турысында чигүле изү, сул беләк аша үткәреп, уң култык астына үткәрелгән хәситә, статусны күрсәтә торган озынча формадагы баш киеме.

Бай сәүдәгәр кызларының киемнәре шулай ук затлы тукымадан тегелә – парча, ефәк кулланыла, аларга бик бай итеп бизәлгән изү, озын итеп эшләнгән, муенга кадәр төшеп торган чигүле бәрхет яки ефәк калфак киертелгән.

Авыл кызлары исә вак чәчәкле аклы ситсы күлмәкләрдән, канатлы чигүле алъяпкычлардан, башларында батист яулыклар, колакларында көмеш төсендәге алкалар, «шомырт кара» калын толымнарында чулпылар, ә аякларында бизәкле читекләр.

– Иң «тәмле» өлеше – бизәү. Монда инде вакытында тукталып калсаң, яхшы. Алтын, көмеш төсендәге тасмалар белән, төрле энҗе-мәрҗәннәр, асылташлар белән, төрле укаларбелән чигеп бизисең. Бу инде образ тудыруның соңгы этабы, – дип сөйли оста. – Иң ахырдан мин курчакларыма читек кидереп, аңа акрил буяулар белән бизәкләр төшерәм.

Раида ханымның татар курчаклары турында безнең Ютуб-каналда да карагыз!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев