Логотип Идель
Мәдәният

«Рәссамнар барысы да могҗизага ышана»

Рәссам Альберт Шинибаев Казанга килгәнче дә үз һөнәренә таба уңай нәтиҗәләр белән барган. Тик кечкенә чакта, «үскәч, рәссам булырмын» дип һич тә уйлап карамаган. Бүгенге көндә ул инде өметле иҗатлы рәссам.

2010 елда Казанда узган «Графика» республика күргәзмәсендә, Самарада үткәрелгән яшь рәссамнарның Халыкара күргәзмә-бәйгесендә, «Artbus» республика яшьләр проектында, 2013 елда «Сәяхәт-вояж», «Иҗаттагы тәүге адымнар» күргәзмәсендә, «Минем Ватаным – Татарстан» төбәкара күргәзмәсендә, «Зур Идел»дә һәм башка мәдәни чараларда да катнашкан. 2018 елны исә Казанның Халыклар дуслыгы йортында аның «Дала тарихлары» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Һәм тамашачыларның югары бәяләмәләренә лаек булды.


 

– Альберт, ничек дип уйлыйсың: син сәнгатьне сайладыңмы яисә ул сине сайладымы?  

– Сәләт булса, аны үстерү кыен түгел. Сәнгатьне үзем сайладым. 1974 елның 20 апрелендә Казакъстанның Кызыл Орда өлкә үзәгендә туганмын. Бу үзәк зур түгел һәм балачакта сынлы сәнгать мәктәбенә дә йөрмәдем. Әнием Рәйсә – укытучы, әтием Марат – машина йөртүче. Шулай килеп чыкты, без, балалар, дүртебез дә, матурлык өлкәсе белән бәйле һөнәрләрне сайлап алдык. Энем Батыр – хатын-кызлар чәчтарашы, абыем Серык – ир-атлар чәчтарашы, апам Аида – визажист. 

Күңелем һәрчак Русиягә тартылды, укырга кирәк икәнен аңлый идем, кечкенә һәм  үзем өчен депрессив шәһәрчегебездән чыгып китәсем килә иде. Аш-су остасы булырга  хыялландым. Унбиш яшемдә әти-әнием белән Пензага – туганнарга баргач, ашарга пешерүче һөнәренә укырга керергә соң булып чыкты. Шул сәбәпле генә Пенза сәүдә училищесына юл тоттым, аны тәмамлап, армиягә киттем. Менә шунда инде беренче көнне үк, киңәшләргә колак салып, «Рәссамнар бармы?» – дип сорауга, «Менә мин ул – рәссам!» – дидем, ә үзем... юньләп ясый да белми идем әле. Авыр булды, ләкин бераздан яхшырак ясый башладым. Бер офицер хәтта: «Сиңа сынлы сәнгать академиясенә укырга керергә кирәк!» – дип күңелемне үсендереп җибәрде һәм аның бу сүзләре колакка кереп калды. 

Киләчәктә, һичшиксез, рәссам булачакмын! Яхшы картиналар язачакмын! Бу идеям белән 1996 елны янә Пензага әйләнеп кайттым һәм К.А. Савицкий исемендәге сынлы сәнгать училищесының сәнәгать графикасы бүлегенә кабул ителдем. Беренче курстан соң, берничә сәләтле курсташыма ияреп, сынлы сәнгать бүлегенә күчәргә дип гариза яздым. Ул вакытта сынлы сәнгать бүлегендә укырга хыяллана да алмый идем әле, билгеле. Мөгаллимнәр киңәшмәсе тәмамлануын ут йотып көттем. Үзем өчен хәл иттем: күчермәсәләр, училищедан китәм! Менә шундый яшьлек максимализмы! Ә мине берүземне генә сынлы сәнгать бүлегенә күчергәннәр булып чыкты. Бик тырышып укый башладым, ләкин рәсемнәрнең барысы да тиз арада бик матур һәм камил итеп ясалмады, кайчак күз яшьләре белән дә еладым, кайвакыт өметсезлеккә дә бирелдем, әмма укытучым Б.Борисов һәрчак үз киңәшләрен бирде, үзем дә, тора-бара, сәләтләремә булган ышанычымны ныгыттым, училищены бик яхшы билгеләргә генә тәмамладым. Бу минем беренче уңышым иде.

– Сине Мәскәү үзенә әйдәдеме?

– Әйе. 2002 елны башкалага киттем һәм Илья Глазуновның сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура буенча Русия академиясенә имтихан тоттым, ләкин имтихан нәтиҗәләре минем хушымны алды дияргә дә була... Бар фәннәрдән дә «икеле» билгесе куйганнар иде. Әмма мин икенче елны да янә шул ук академиягә юнәлдем, ләкин анда да, В.И. Суриков исемендәге дәүләт академия сынлы сәнгать институтына да кабул ителмәдем. Мәскәүгә бит бар илдән иң яхшы иҗатчылар җыела, керү авыр. Декоратор булып эшкә урнаштым һәм бераздан Мәскәү дизайн һәм технологияләр университетының аяк киеме технологиясе факультетына укырга кердем, ә анда – югары математика, югары информатика... Ярты елдан соң янә декораторлык өлкәсендә хезмәт куя башладым. Беркөн дусларым: «Әйдә, Казанны күреп кайтабыз! Меңьеллыктан соң ул бик матурайган икән!» – диделәр. Казанда тарихи, Казан сынлы сәнгать мәктәбе өчен инкыйлабка кадәр үк махсус төзелгән мәһабәт бинаның эчке интерьерын да күрәсебез килде. Бинага кердек, анда миңа: «Бик тиздән биредә В.И. Суриков исемендәге дәүләт академик сынлы сәнгать институтының Казандагы филиалы эшли башлаячак. Филиалга керергә мөмкинлек бар», – диделәр. Әлеге тәкъдимнең киләчәктәге җитди адымым өчен бер өндәү булганын башта аңламадым да, ә менә гаиләбездәге һәркем: әнием дә, апам һәм ир туганнарым да бер фикергә килделәр: «Бар, Казанда укы!» 

Укырга кердем һәм тагы бик тырышып укыдым. 2011 елны Русия сынлы сәнгать академиясенең «Укудагы казанышлары өчен» алтын медале белән бүләкләндем. 2015 елны филиалны кызыл дипломга тәмамладым.

– Диплом эшең өчен сәнгатьтә гаять сирәк күренгән тема сайлагансың. Ул сине нәрсә белән үзенә җәлеп итте?

– Казакъстанда туып үскәнгә күрә, кореялыларның илебездәге тәгаен тарихын якыннан беләм. Казакъстандагы күп дусларым да шушы милләттән.

«Депортация» дип аталган диплом эшем 1937 елда чыккан хөкүмәт карары үтәлешен чагылдыра. Безнең хөкүмәт, японнар белән кореялылар төс-биткә бик охшаш һәм шул сәбәпле, япон шпионнарының илебезгә үтеп керүләре бик мөмкин, дип фикер йөрткән ул вакытта... Һәм бу Гражданнар сугышыннан соң аерым бер милләткә карата кулланылган беренче депортация карары. Депортация хакында кореялыларга кинәт кенә әйткәннәр, җыенырга да бик аз вакыт биргәннәр. Алар үзләре белән бик аз кирәк-ярак кына алырга өлгергән. Товар вагоннарына тутырылган килеш, алар поездда бер ай чамасы барганнар. Юлда үлгән кешеләрне поезд барышында вагоннардан тотып-тотып кына атканнар. Поезд Казакъстанга һәм Үзбәкстанга килеп җиткәч, туган якларыннан сөрелгән кешеләрне буш далада калдырганнар. Үзләре дә авыр хәлдәге казакъ һәм үзбәк гаиләләре килгәннәргә мөмкин кадәр булышкан. Кореялылар кыргый үләннәр белән тукланган, беренче чорда бик тә авырга туры килгән бу милләткә: чит, кискен континенталь климат, ачлык, хәерчелек, әүвәлге чорда берниниди дә медицина хезмәте булмау сәбәпле дә кырылган әлеге халык... Диплом эшемне тагы бер кат күчереп язган идем. Ансы хәзер Ташкент шәһәрендә саклана, ул әлеге дәүләттәге кореялылар диаспорасына бүләк ителгән. Бу милләт вәкилләре шушы хезмәтем өчен миңа ихлас рәхмәтләрен дә белгертттеләр.

Русия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсенә өч ел буе стажировка да үттем әле. Анда белем алу шулай ук якты хыялым иде. Кыскасы, укый-укый, рәссам булу хыялым тормышка ашты! 

Рәссамнарга яңа тәэсирләр алу да бик мөһим, шул сәбәпле мин инде Черногориядә, Сербиядә, Төркиядә дә булдым. 

– Укытучы булып эшләү иҗатыңа комачау итмиме?

– Узган елдан алып мин – В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының дизайн кафедрасы доценты, булачак дизайнерлар өчен сынлы сәнгать һәм рәсем дәресләре алып барам. Студентларым өметле планнар кора, һәр буынның үз яхшы яклары бар, мин аларны яктырак темалардагы рәсемнәр ясарга өйрәтәм. Чөнки үзем дә хәзер авыр темаларга алынмыйм инде. Әмма игелек, мәрхәмәт хакында картиналар язуны үзем өчен һәрчак мөһим, дип саныйм.

Мәсәлән, сәламәтлекләре чикле, зәгыйфь кешеләргә аз игътибарлы булу дөрес түгел. Бу темага студент чагымда да мөрәҗәгать иттем. 2013 елны, «О, спорт! Син – тынычлык!» Бөтенрусия күргәзмәсендә катнашырга туры килде. Башкалар төрле спорт күренешләрен язганда, мин үз игътибарымны Паралимпия уеннарына юнәлттем һәм картиналарымның композицияләре кешеләрдәге корыч ихтыярның аларны каһарманнар дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкинлеген тагы бер кат раслауга корылдылар. Хәзер, дөрестән дә, иҗатка гына багышланган көннәрем азрак, укыту процессы күп вакытымны үзенә ала. 

– Альберт, даһи архитектор Гаудига: «Син нигә үз архитектура корылмаларыңның иң биек өлешләрен дә бик зәвыклы итеп ясыйсың?! Алар бит барыбер кеше күзенә күренә торган биеклектә түгел!» – диючеләр булган, ә ул аларга: «Әлеге биек өлешләрне фәрештәләр күрәчәк бит!» – дип җавап биргән. Син ничек уйлыйсың: бар иҗатчылар да могҗизаи күренешләргә ышанамы?

– Барысы да диярлек ышыналардыр, дип уйлыйм. Рәссамнар, мәсәлән, үз картиналарындагы төсләрнең башкаларга карата булган гаять көчле тәэсиренә ышана. Аннан соң алар күп белемле булырга омтылып, могҗизалар өлкәсенә караган китапларны да ешрак укыйлар, мин үзем дә бик күп укыйм. Һәм тарихи урыннарга сәяхәт итәргә яратам. Мәсәлән, Төркестан шәһәрендә Әхмәт Ясәви мавзолее бар, анда һәрчак халык күп. Мин дә анда берничә тапкыр бардым, тирә-юньдәге күренешләрне дә ясадым. Бу шәхес әүлия булып санала, аның хезмәтләре китап киштәмдә дә җитәрлек, укып карадым, ләкин әлеге китаплардагы белемнәргә төшенеп бетмәдем әле, бәлки, алар миңа соңрак ачылыр...

 – Бүгенге көндә кайсы жанрны үз күрәсең?

– Портретлар язу җаныма якынрак. Кешеләрне сурәтләү – ул фотографиядәге кебек үк төгәллекне генә үз эченә алмый, бу жанрда кешедәге эчке халәтне тою һәм аны үтә оста итеп сурәтләп бирә алу да бик мөһим. Хәзер инде кайбер югары уку йортларында гиперреализм ысулында ясарга да өйрәтәләр. Әмма мондый меңләгән штрихлы картиналар, пейзажлар һәм портретлар күпләрнең күңелен яулап аладыр, дип уйламыйм. Билгеле, күргәзмә заллары буенча йөргәндә, гиперрелалистик портретлар алдында тукталып, тамашачы рәссамның максималь төгәллегенә шакката, исе китеп, хәтта басып торган урыныннан берара кузгалып ук китә алмый тора. Әмма әлеге портретлар кеше җанын ачып бирәме соң?! Мондый портретлар, миңа калса, рәссамның дистәләрчә сәгатьләр сарыф итеп ясаган үз рәсеме, әсәре белән, үз техник осталыгы белән горурлануы хакында гына сөйлиләр төсле...

– Альберт, заманча сынлы сәнгатьтә нәрсә белән генә ясамыйлар: кофе, шәраб, сыра, эретелгән шикәр, нефть белән... һәм хәтта тузансуырткычтан алынган тузан белән үк ясап, сурәтләрне лак белән беркетәләр... Мондый ысуллар турында син ниди фикердә?

– Нинди чаралар кулланып ясасалар да, һәр рәссамның үз аудиториясе бардыр. «Цифра» заманы булса да, күп иҗатчылар барыбер картиналарын майлы буяулар белән яза, һәм мин дә шулар рәтендә. Экспериментлар кую, үзгә иҗади ысул буенча аерылу, мәсәлән, кул бармаклары белән генә язу... болар бар да мөмкин, әмма шушы фикерем белән күп иҗатчылар килешер: киндерләргә майлы буяулар белән язу – ул бер дә искелек түгел. 

– Уңышлы иҗатның нигезе нәрсәдә? 

– Һәр көн рәсем ясауда. Безнең өлкәдә тырышлык һәм тагы бер кат тырышлык  таләп ителә. Уңыш нигезе шул. «Иҗади кризислар» чын рәссамнар өчен була алмый, алар – бары тик үз ялкаулыгын акларга теләүчеләр өчен генә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев