Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Мәдәният

РӨСТӘМ ЗАҺИДУЛЛИН: «ЯШЬЛӘРГӘ ҮЗ ФИКЕРЕҢНЕ ТАГУ МӨМКИН ТҮГЕЛ»

Хакимияткә яшьләрне тарту, аларга үз-үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү, сәләтлеләргә юл ачу – Татарстан сәясәтнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Татарстанның Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин белән замана яшьләре, коррупция, түләүсез юридик ярдәмнең яңа алымнары хакында сөйләштек.

Хакимияткә яшьләрне тарту, аларга үз-үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү, сәләтлеләргә юл ачу – Татарстан сәясәтнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Татарстанның Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин белән замана яшьләре, коррупция, түләүсез юридик ярдәмнең яңа алымнары хакында сөйләштек.

Фотолар Юстиция министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынды.

- Рөстәм Илдусович, сез – Татарстанда иң яшь министр. Шуңа күрә яшьләр аудиториясе сезгә якындыр, дип уйлыйм. Бүгенге яшьләрне ничек бәяләр идегез?

- Яшь мәсьәләсеннән башлап киттегез. Кызыклы сорау. Аңа җавап – фикер әйтүче кешенең яшенә бәйле бит: олырак буын вәкиленең бәясе яшьрәкләрнеке белән тәңгәл килмәс. Өлкәннәр һәм яшьләр арасында үзара аңлашу проблемасы, яки «аталар һәм балалар» мәсьәләсе – мәңгелек проблемалар исәбендә, әмма бүген ул аеруча көнүзәк төс ала. Бу заманча технологияләрнең бик тиз үсеше, үзара аралашу – коммуникация форматы үзгәрү белән дә бәйле. Мин бүгенге яшьләрне бәяләүдә берничә сыйфатны күрсәтер идем: алар актив, амбицияле – зур максатлар куя беләләр, креатив – яңача фикер йөртәләр. Алар гаять үзенчәлекле (яхшы мәгънәдә!). Тагын бер сыйфатлары – яшьләргә үз фикереңне «тагу» мөмкин түгел. Димәк, яшьләр сәясәте дә шуннан чыгып корылырга тиеш. Без фикерне аларның үзләре белән бергәләп тудыра һәм позицияне бергәләп ачыклый белергә тиешбез. Моның өчен тормышта үз урыннарын табу, хезмәттә исә, уйлаганнарын тормышка ашыру, иҗат өчен шартлар тудырырга кирәк. Республикабызда эш нәкъ шулай алып барыла да.

- Сезнең министрлыкта яшьләр сәясәтенә игътибар биреләме?

- Әйе, һичшиксез! Министрлык хезмәткәрләренең уртача яше – 36. Хезмәткәрләребезнең өчтән береннән күбрәге – яшьләр.

Министрлык актив яшьләрне эшкә җәлеп итәргә омтыла. Бүген алар безгә эшкә килергә ашкынып тора дип әйтү генә дөрес булмас. Министрлык үзе дә яшь, талантлы кадрларны эзли, таба, чакыра.

Узган елны без, Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты белән бергәләп, эксперимент уздырдык. Факультетның өлкән курс студентлары белән очрашулар оештырдык һәм аларга, кадрлар резервы конкурсында катнашу мөмкинлеге тудырып, үзебезгә биш айлык стажировка үтәргә чакырдык. Башта теләүчеләр күп булды. Стажировка барышында аларның саны шактый кимеде һәм ахырга кадәр унбиш студент кына барып җитә алды. Нәтиҗәдә, кадрлар резервына конкурста биш кеше катнашты, аларның икесе резервка узды! Бүген алар бездә эшли.

Яшьләрнең көндәлек мәшәкать белән генә яшәргә теләмәвен дә аңлыйбыз. Безгә эшкә килүчеләр, гамәли күнекмәләр, тәҗрибә туплаудан һәм профессиональ адаптациядә ярдәм алудан тыш, үзләренең иҗади идеяләрен һәм эшлекле тәкъдимнәрен һәрвакыт тормышка ашыра ала. Яшьләр инициативасын хуплыйбыз, яшь белгечләребезнең башлангычын күтәреп алабыз.

Быел безгә коррупциягә каршы эш оештыру буенча яшь белгеч урнашты.

Аның резюмесында, уңай сыйфатлары арасында, «урлашмый» дип язылган иде: үзенчә шулай «иҗадилык күрсәткән». Бераз вакыттан, ул Телеграм-канал булдыруны күтәреп чыкты, хезмәткәрләргә коррупциягә каршы сәясәт турында мәгълүмат җиткерүнең яңа ысулларын тәкъдим итте. Элегрәк бу эш брошюралар, эш кәгазьләре, отчетлар, язулар аша алып барыла, шактый формальләштерелгән иде. Бүген министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре бу өлкәдәге хокукый мәгълүматны, яңалыкларны һәм үзгәрешләрне Телеграм-канал аша белә, сораштыруларда катнаша. Кызыклы форма, видеоконтенттан файдалану шактый четерекле материалларны аңлаешлы рәвештә җиткерергә ярдәм итә.

Моннан тыш, корпоратив культура һәм үзара аралашуга аерым игътибар бирәбез. Төрле чаралар: экскурсияләр, заманча ял итү һәм мәгълүмат алу урыннарына бергәләп сәяхәтләр оештырабыз. Мәсәлән, бу айда хезмәткәрләр яңартылган Милли китапханәгә барып, танышып кайтты.

- Халыкка түләүсез юридик ярдәм буенча нинди эш алып барыла? Министрлык эшчәнлегендә нинди яңа проектлар барлыкка килде?

Юстиция министрлыгы гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча вәкаләтле орган булып тора.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең яңадан-яңа формаларын эзлибез. 2018 һәм 2019 елларда мондый ярдәм күрсәтүне зур сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә оештырып карадык. 2018 елны, мәсәлән, зур сәүдә үзәкләрендә эшләдек. Мондый формат безгә мөрәҗәгать иткән гражданнар тарафыннан уңай бәяләнде.

Гомумән алганда, халыкның аерым категорияләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү махсус форматларда алып барылырга тиеш. Әйтик, авыру балалар тәрбияли торган гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен Рональд Макдональд йортында кабул итәбез, инвалидлар белән очрашу-сөйләшү гадәттә «Яңарыш»-«Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә уздырыла.

Әлбәттә, мондый чараларны сәүдә үзәкләрендә яки башка шундый җирләрдә атна саен оештыру мөмкин түгел. Шуңа күрә, узган ел министрлыкта махсус мәйданчык – Түләүсез юридик ярдәм үзәге булдырылды.

Үзәк ачуның төп максаты юридик ярдәм күрсәтү генә түгел, бәлки бу эшкә югары уку йортларындагы юридик клиникалардан студентларны тарту да. Моның өчен биш юридик клиника һәм «ТР студентлары лигасы» иҗтимагый оешмасы белән килешүләр төзедек. Үзәк эшендә адвокатлар да актив катнаша.

2020 ел үзгәрешләр алып килде: мондый чараларны офлайн уздыру мөмкинлеген югалттык, әмма онлайн форматны үзләштердек.

Министрлыкта түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эшли, форсаттан файдаланып, аны да күрсәтеп узыйк: 222-60-60.

- Коррупциягә каршы республика программасының үтәлешен күзәтү Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең бер юнәлеше булып санала. Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыруда министрлык яшьләр белән ни дәрәҗәдә тыгыз эшли?

- ТР Юстиция министрлыгы – республикада коррупциягә каршы көрәшү программасының координаторы да. Программада билгеләнгән төп бурычларның берсе – яшьләрдә коррупциягә каршы аң, фикерләү, караш формалаштыру, аларны ныгыту. Моңа ирешү өчен, күп кенә чаралар каралган. Ел саен алар катнашында илледән артык акция, конкурс һәм квестлар оештырыла.

Реклама

Яшьләр – киләчәктә дәүләт һәм муниципаль органнарда, бизнес өлкәсендә, гражданлык җәмгыяте институтларында хезмәт куячак кешеләр. Бары тик яшьләрнең коррупциягә мөнәсәбәтен үзгәртеп һәм һәркемнең коррупциягә каршы тәртип, үз-үзен тотыш принципларын формалаштырып кына бу мәсьәләдә уңай үзгәрешләргә ирешергә мөмкин.

Мәгълүмат өчен: 2019 елда «Намуслы квиз» дигән интеллектуаль уеннар циклы уздырыла. Әлеге чара республиканың сигез муниципаль районын колачлый, анда җиде йөздән артык яшьләр катнаша.

2019 елның 20 июненнән 9 декабренә кадәр гомуми белем бирү һәм профессиональ уку йортларында һәм башка оешмаларда, укучылар өчен коррупциягә каршы юнәлештәге республикакүләм конкурслар оештырыла:

«Бел һәм уздырма!» – гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында республикакүләм иҗади эшләр конкурсы (плакатлар, аппликацияләр һәм видеороликлар);

«Коррупциясез киләчәкне төзибез» – 5-11 нче сыйныф укучылары арасында язма эшләр (иншалар) республикакүләм конкурсы;

«Бетсен коррупция!» дибез» – гомуми белем бирү оешмаларында укучылар арасында туган телдә эссе язу буенча республика конкурсы;

«Намус – дус, коррупция – дошман» – профессиональ белем бирү йортларында укучылар арасында республикакүләм иҗади эшләр конкурсы (плакатлар һәм видеороликлар).

- Рөстәм Илдусович, яшьләр үзләренең хокукларын беләләрме, алардан файдалана алалармы?

- Бүген һәркем чикләнмәгән күләмдә мәгълүмат таба ала, шул исәптән хокукый мәсьәләләрдә дә. Минем фикеремчә, яшьләр үз хокукларын яхшы белә, аларны якларга да әзерләр. Ләкин белү генә җитми: белгәнне нәрсә өчен, ничек куллану, нинди юнәлешкә борып җибәрү дә әһәмиятле.

- Гомумән алганда, юристка нинди сыйфатлар хас булырга тиеш дип саныйсыз? Сезгә эшкә килүче яшь кадрларның әзерлек дәрәҗәсе канәгатьләнерлекме?

- Һәр профессиядә иң төп сыйфатлар – профессиональлек һәм компетентлылык. Әгәр дә инде юристлар турында сүз йөртсәк, мин гаделлекне һәм җаваплылыкны беренче урынга куяр идем. Еш кына кешеләрнең язмышлары юристның эш-гамәлләренә һәм кылган карарларына бәйле булып чыга бит.

Әле генә вуз тәмамлаган, кайчак белем алуын төгәлләмәгән яшьләрне дә эшкә алудан курыкмыйбыз. Югары уку йортларында төпле теоретик база бирелә, әмма аны гамәлдә кулланырга өйрәнү өчен эшләп карау сорала.

Машина йөртергә өйрәтә торган мәктәп тәмамлаганда, беркем дә оста узышчы булып чыкмый. Тәҗрибә вакыт узу белән килә. Юриспруденция өлкәсе дә шул кагыйдәгә таяна. Монда кешенең һәрдаим үсәргә, камилләшергә омтылуы мөһим. Бу яктан караганда, дәүләт хезмәте зур өстенлекләргә ия: дәүләт органнары хезмәткәрләре ел саен үзләренең квалификациясен күтәрә, яңа күнекмәләр үзләштерә ала.

- Быел сезнең министрлык та, республиканың үзе кебек үк, юбилейларга бай булды. Шуңа бәйле нинди чаралар уздырылды?

- 2020 ел илебез өчен дә, республикабыз өчен дә гаять истәлекле. Быелның төп юбилее – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы. Шулай ук Татарстаныбызның 100 еллыгын бәйрәм итәбез. 1920 елда ТАССР оешкан, шул ук елны Юстиция Халык комиссариаты төзелгән.

Министрлык оешуга йөз ел тулуга бәйле рәвештә, 2016 елдан «100 яхшы гамәл» проектын тормышка ашырабыз. Бу проект уңаеннан балалар, картлар йортларына йөрибез, мохтаҗларга ярдәм итәбез һәм башка шундый игелекле эшләрдә катнашабыз.

Үзебезнең юбилейга, Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, «Хакыйкать һәм канун» министрлыгы» дигән документаль фильм эшләдек. Әлеге фильм министрлык оешуны һәм аның тарихын, казанышларны күрсәтә, иң мөһиме, бу өлкәдә фидакарь хезмәт куйган кешеләр турында сөйли. Ул өч каналда: «Татарстан – Яңа гасыр», «Татарстан – 24», «Россия – 24» каналларында күрсәтелде.

2020 елның 4 февралендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Ә.Ә. Сәфәров һәм юстиция ветераннары катнашында ТАССР Юстиция министры Әнәс Таҗетдиновка мемориаль такта ачу тантанасы булып узды. Ул такта элек ТАССР Юстиция министрлыгы урнашкан бинада – Кремль урамы, 12 нче йортка эленде.

Бу елның тагын бер юбилее – ТРда җәмәгать юстициясе институты оешуның 20 еллыгы. 1999 елның ноябрендә «ТР җәмәгать судьялары турында» ТР Законы кабул ителә, 2000 елда республикада беренче җәмәгать судьялары билгеләнә.

Ни кызганыч, пандемия планлаштырылган бәйрәм чараларының барысын да уздырырга ирек бирмәде, әмма кайберләрен шулай да тормышка ашырдык. Русия дәүләт Гадел хөкем университетының Казан филиалы белән берлектә онлайн режимда җәмәгать юстициясе оешуның 20 еллыгына багышланган Бөтенрусия түгәрәк өстәл утырышы үтте. Министрлык, шулай ук, әлеге датага багышлап, символик велоузыш оештырды, анда Югары Суд, Суд департаменты идарәсе җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, судьялар һәм министрлык хезмәткәрләре актив катнашты.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев