Логотип Идель
Мәдәният

Сабыйлар өчен САФ радио

Фән-техника, мәгълүмати технологияләр алга киткән заманда һәр тарафта сөйләп торган радио безгә гадәти тоела. Әмма моннан нибары йөз ел чамасы элек барлыкка килгән җайланманы әби-бабаларыбыз бер могҗиза итеп кабул иткән.

Радио бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмый. Алай булмаса, һәрдаим яңадан-яңа ешлыклар барлыкка килер идеме икән? Күптән түгел генә интернет киңлегендә тагын бер өр-яңа радио сөйли башлады. Ул балалар өчен бердәнбер татар телле «Саф» радиосы. Язмабызда радионың бүгенгесе һәм киләчәге турында сүз куерттык.

 

Ана телендә файдалы контент 

«Саф» радиосының логотибында Сабыйларыбыз өчен Ана телендә Файдалы дус дигән мәгънә ята. Ул әдәби музыкаль һәм белем бирү юнәлешендә эшли. Игътибар итми мөмкин түгел, исеме балалар радиосы өчен бик уңышлы: «Саф» сүзе – чиста, самими, пакь, гөнаһсыз, керсез, эчкерсез, риясыз дигәнне аңлата. Нәкъ тә балаларыбыз кебек. Чөнки туганда һәр сабый шундый булып туа, аннан соң инде аның формалашуы турыдан-туры тормышка бәйле», – ди проектның координаторы, мөхәррире Алсу Галимова. 

2022 елның 1 июненнән сынау режимында старт алган радио тәүлек буе эшләвен дәвам итә. Тәүлек биш блокка бүленгән. Һәркайсының үз тапшырулары һәм музыкаль челтәре бар. Иң кызыгы: тапшырулар һәм җырлар көн дәвамында кабатланмый. «Тапшыруларыгыз тәүлегенә ничә тапкыр кабатлана, дип сорагач, аптырап киттек, чөнки безнең бер генә тапшыруның да ике тапкыр эфирга чыкканы юк. Иң шаккатырганы, бу махсус эшләнелмәде», – ди әдәби мөхәррир Гөлназ Гарипова-Дениз.

 «Саф» радиосының максаты – балалар өчен татар телендә сыйфатлы, кызыклы, файдалы контент булдыру. «Безнең өчен бу радио гына түгел, ә яшәү рәвеше. Ярты ел гына эшләвебезгә карамастан, зур мәйданда күләмле ике чара уздырырга өлгердек. Чакырылган кунаклар арасында министрларыбыз да бар иде. Бу зур дәрәҗә һәм горурлык та. Димәк, радиобызны беләләр, тыңлыйлар», – ди Алсу ханым. 

 

Ун мең уникаль тыңлаучы

Радио интернет киңлегендә генә булуга карамастан, тыңлаучылары шактый. Алты ай эчендә радионың ун меңнән артык уникаль тыңлаучысы теркәлгән. Уникаль дигән сүз – ул яңа тыңлаучылар саны. Ягъни, радионы көненә биш тапкыр кушсаң да, бер кенә тыңлаучы булып саналасың. «Төп тыңлаучыларыбыз, әлбәттә, Татарстанда яшәүчеләр. Шулай ук Россия төбәкләрендә, Төркия, Испания, Германия, Гарәп Әмирлекләрендә, Канадада Америкада, Испаниядә дә тыңлыйлар», – ди Алсу Галимова. 

Радиода балалар өчен татарча җырлар, классик музыка, шигырьләр, әкиятләр, әдәби әсәрләр, татарча радиоспектакльләр һәм кызыклы тапшырулар яңгырый. Егерме сигез тапшыру төрле өлкәләрне колачлаган. Мәсәлән, «Безнең табиб» тапшыруын танылган педиатр Илдус Лотфуллин белән әзерлиләр. Анда табиб ата-аналардан һәм балалардан килгән сорауларга җавап бирә. Язучы Ләбиб Лерон оныгы Фәридә Гатина «Гөлбакча» тапшыруын алып бара, ул анда үзенең яшьтәшләрен чакырып, төрле кызык темаларга әңгәмә кора. Мәрьям Җәббарова «Белмәмеш» сәхифәсен әзерли. Психолог Люция Закирҗанова, биолог Гөлнур Фәхруллина һ.б. белгечләр – радионың якын дуслары. 

 

Фонд байлыгы

Радионы ачып җибәрү – иң җайлы эшләрнең берсе. Башлап җибәргәч, аны алып барасы бар, дип көлә кызлар. Монда инде сорау артыннан сорау туа: җырын кайдан аласы, нинди әкият табасы һ.б. Татарның балалар иҗаты бүгенге көндә ни хәлдә соң? Музыкаль мөхәррир Чулпан Яркәеваның моңа карата үз фикере бар: «Без радиобызның төп юнәлеше итеп татар классик музыкасын сайладык. Шуңа күрә радиода Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин композицияләре еш яңгырый. Академик музыка язучы бүгенге композиторлар белән дә дустанә мөнәсәбәттә. Музыка мәктәпләре белән эшлибез».

Әдәби фонд ничек туплануы турында Гөлназ Гарипова-Дениз сөйләде: «Баштарак Татарстан китап нәшрияты яздырган аудиолар белән башлап җибәрдек. Инде үзебез дә яздырабыз. Артистлар, нәфис сүз осталары ярдәм кулы сузды».

«Саф» радиосы – дәүләт радиосы түгел, шәхси көч белән генә тормышка ашырыла. Ул үз эшләрен яратып башкара торган яшьләр: югары дәрәҗәдәге белгечләр һәм энтузиастлар идеясе белән генә барлыкка килгән радио. Егет-кызларга уңышлар телибез! 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев