Логотип Идель
Мәдәният

Сәидә Кадыйрова: «Татар хореографиясе биш хәрәкәт кенә түгел»

Биюче Сәидә Кадыйрова белән интервью тәкъдим итәбез. Аны тулысынча «Идел»нең ноябрь санында укырга мөмкин.

Сәидә Кадыйрова

  • Казан шәһәрендә туган;
  • 28 яшьтә;
  • биюче;
  • перформансчы;
  • «Мирас» балалар бию ансамблендә мөгаллимә;
  • «Әйдә бас» татар этник биюләр фестивале авторы;
  • Татар биюләрен, тарихын һәм асылын гамәлдә өйрәнә.

Татар бию өлкәсендә һөнәри юлы:

  • «Бәхетле балачак» («Счастливое детство») халык биюләре балалар ансамбле;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию студиясе;
  • Хореография көллияте – кызыл диплом;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле.

«Биюче буласымны балачактан ук белдем»

«Биш яшемдә, балалар бакчасында, үзем барып бию түгәрәгенә язылганмын һәм әниләргә: «Мин биюгә язылдым, сез мине шушы-шушы вакытка фәлән җиргә йөртергә тиеш буласыз», – дигәнмен. Менә шулай биш яшьтә балалар халык бию ансамбленнән иҗат юлым башланып китте».

«Көллиятне тәмамлагач, мине һәм иптәш кызымны Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә биергә чакырдылар. Без катнашкан иң беренче чара – Дөньякүләм Җәйге Универсиада ачылышы. Чараның яңа зур стадионда булуы, аның масштабы, «без эшлибез» дигән хис – болар безне тагын бик күп елларга эшкә илһамландырды әле. Шулай тугыз ел ансамбльдә биегән чорда бик күп җирләрдә гастрольләрдә булдык, республикабыз исеменнән дә чыгыш ясадык – кыскасы, тормышыбыз вакыйгаларга бай һәм кызыклы иде. Шул ук вакытта мин шәхси студиядә балаларны укыта, мөгаллим тәҗрибәсе туплый башладым.

Татар хореографиясе биш хәрәкәт кенә түгел

Соңрак татар биюен башкару осталыгы буенча гына түгел, ә теория һәм тарих ягыннан да өйрәнергә керештем. Сорауларым күп иде. 

Татар биюе турында әүвәлге мәгълүмат Гай Таһиров китабында гына бар, бу – ХХ гасыр башы. Ә аңарчы ничек биегәннәр? Шул сорауга җавап эзли башладым. Аннан соң, «Ник мин татар биюе биер өчен сәхнә киемен кияргә тиеш?» – дигән сорау туды. – Көнкүрештә мин алай киенеп йөрмим бит. Ике толым үреп салыргамы?»

Ике ел элек Нурбәк Батулланың перформанс остаханәсенә барып эләккәч, бу мәсьәлә күңелемдә тагын яңарды. Яңа этап башланды. Мин грант оттым һәм без фикердәшләрем белән «Әйдә бас» этник бию остаханәләрен башлап җибәрдек. Аннан янә бер грант отып, шул остаханәләр нигезендә татар биюләре фестивален уздырдык. Хәзер татар биюен үстерү – нәкъ менә үстерү, ә бүгенге халәтендә саклау түгел – өлкәсендә планнарыбыз бик күп.

Бию һәм стереотиплар

Бу җәйдә икенче тапкыр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында катнаштык, анда шәһәрлеләр һәм Казан кунаклары белән уенлы биюле кичләр үткәрдек. Нәкъ менә шундый чараларда стереотиплар юк икәнлеге күренә дә инде! Үзендә татар каны ага дип санаган һәркемнең биюе үзеннән-үзе татар халык биюе була, чөнки халык биюе – беренче чиратта «халык» сүзеннән. Бездә исә бию аерым кастага әверелеп бара, махсус укыган, өйрәнгән кешеләр генә биергә тиеш кебек кабул ителә. Күпләр «мин бии белмим» дияргә тартынмый. Мин әйтәм: «Бөтен кеше дә бии белә! Синең һәрбер хәрәкәтең – ул бию инде».

Борын-борын заманнарда кешеләр концертлар оештырмаган, рәсми чараларда да чыгыш ясамаган. Элек биюләр тирәнрәк, яшеренрәк һәм кадерлерәк мәгънә йөрткәннәр…

Әйдә Бас!

Жюрида утырып, интернеттан алынган музыкага бер үк биюләрне карап арыгач, татар биюе өчен рәнҗи башлагач, башыма яңа проект идеясе килде. Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән чакта, ансамблебездә төрле этник төркемнәрнең татар биюләре программасы барлыгын белгән идем. Кызганыч, ул программа инде иске һәм янәдән торгызылмаган, әмма элегрәк төрле-төрле татар биюләреннән торган тулы бер бүлек булган. Мине Фәнзилә Җәүһәрова белән таныштырдылар, ул – татар биюен өйрәнеп экспедицияләргә йөргән һәм «Түгәрәк уен» фольклор фестивален оештырган кеше. Фәнзилә ханым ярдәме белән «Әйдә бас» проекты өчен экспертлар таптым: безгә Төмәннән, Самарадан белгечләр килде, Әстерхан татарлары, керәшеннәр, Пермь, Урал татарлары, әлбәттә, Казан татарлары биюләре буенча остаханәләр узды. Һәрберсе үзгә иде, һәрберсенең үзенең лексикасы, үз көе, үз костюмы... Балаларны биюгә өйрәтүче мөгаллимнәргә шушы төрлелек турында, татар биюен 5 хәрәкәт түгел, ә 555 хәрәкәттән җыеп булганлыгын җиткерәсе килә.

Биюче балалар турында

О, балалар һәм бию – бик кызыклы эш! Беренчедән, ул баланың яшенә , физиологик һәм психологик үсешенә бәйле. Мәсәлән, өч, хәтта җиде яшьлек балалар белән бию куйганда, мин барысын да образлар, чагыштырулар аша җиткерергә тиеш. Күрсәткән хәрәкәтне кабатлап кына бию кызык булмаячак.

Кече яшьтәге балалардан чагыштыруларга өйрәнеп була, аларның ассоциацияләре мөгалимнәренекеннән күпкә байрак, төрлерәк һәм кызыклырак. Аларның башларында чикләр, кысалар, ак-каралар юк – алар сиңа да шушы кысалардан арынырга булыша.

Өлкәнрәкләрдә тәртип, дисциплина һәм нәфислеккә мәхәббәт уятырга омтылам. Хәрәкәтне күрсәтәм дә: «Аяк очын сузгач, болай була, ә сузмасак – менә болай. Кайсы матуррак?» – дип сорыйм. Һәм барысы да сузылган аяк очын сайлый. Бу да үзенә күрә кысаларга кертүдер инде, әмма шул ук вакытта алар тупас, хәлсез аякка караганда нык, сизгер, төз итеп сузылган аякның матуррак булуын аңлыйлар һәм үзләре дә җиренә җиткереп эшләргә тырышалар.

10 елдан Сәидә тормышының матур бер варианты

Беренчедән, ирем белән корган гаиләбезне саклыйсым килә. Балаларыбыз булуын, барыбыз бергә бәхетле яшәвебезне телим. Икенчедән, бик тә мөстәкыйль буласым һәм күп акча эшлисем килә. Ни өчен ул миңа шулкадәр мөһимдер, белмим. Сәяхәт итүебезне, бу дөньяны балаларыбызга күрсәтүебезне телим. Әти-әниләребез янәшәдә булсын иде. Гаилә бәйрәмнәре туганнар белән узсын. Менә шундый гаилә дулкыны хәзер миндә , кыскасы. Әмма иҗат та булсын. Кызыклы, мәгънәле, әһәмиятле проектлар булсын.

фото: Фирүзә Вәлиева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев