Логотип Идель
Мәдәният

“Ә син үзеңне йолкыш эт яки мәче, дип күз алдыңа китер...”

ТЮЗда хәзерге вакытта Илгиз Зәйни куелышында төрле жанрдагы берничә спектакль бара. Тамашачы бигрәк тә аның балалар спектакльләренә: “Весёлый Роджер”, “Пингвины”, “В поисках чуда”га яратып йөри, ахрысы.

Илгиз Зәйнинең Казанның Яшь тамашачы театрында (ТЮЗ) режиссёр булып эшләвен татар театрларына йөрергә күнеккән тамашачы әле бик сизеп тә өлгермәгәндер: Г. Камал исемендәге театрда да, кайбер башкаларында да аның әсәрләре буенча куелган спектакльләр гөрләп бара, автор буларак ул әледән-әле яңаларын иҗат итә. Кыскасы, егетнең драматургиядә дә, режиссурада да ат уйнаткан чагы. Һәм Илгиз иҗатын Казанның Островский урамында урнашкан ТЮЗда да шәп кенә уйната икән! Аның “Бәби” пьесасы буенча үзе үк куйган “Дитя” спектакле – моның ачык мисалы.

ТЮЗда хәзерге вакытта Илгиз Зәйни куелышында төрле жанрдагы берничә спектакль бара. Тамашачы бигрәк тә аның балалар спектакльләренә: “Весёлый Роджер”, “Пингвины”, “В поисках чуда”га яратып йөри, ахрысы. Театр сайтыннан билет сатып алырга җыенгач, “билетлар сатылып бетте” дигән язу чыгып, әллә ничә тапкыр кәеф кырылды инде. Зурлар өчен “Господин Ибрагим” турында шулай ук тамашачы үз иткән моңсу комедия дип әйтергә буладыр. Һәм менә шактый ук татар тамашачысына таныш “Дитя”-“Бәби” спектакле.

Пьесаны татарчадан Нияз Игъламов тәрҗемә иткән. Җырларны зәвекълы тәрҗемәче һәм шагыйрь Наил Ишмөхәммәтов “аударган”. Сценография – атаклы Сергей Скомороховныкы, музыкаль бизәлешне Юрий Чаплин эшләгән, хореографлар – Марсель һәм Мария Нуриевлар.

Пьесаны Илгиз үзе “гаилә белән карый торган спектакль” дип тәкъдим итә. Дөп-дөрес: бу тамашаны, һичшиксез, балаң белән карарга кирәк. Бала үзе генә караса – күтәрелгән проблемалар артык җитди кебек, сабыйлар әле кайбер нечкәлекләрен аңламаска да мөмкин. Өлкән кешеләр генә караса – вакыйгалар этләр-мәчеләр катнашында бара. Прагматик ханым-әфәнделәр дөньяда сөйләшә торган хайваннар яшәвенә күптән ышанмый инде, һәм кешеләр кул селтәгән проблемаларны йолкыш эт-мәчеләрдән “чиштерергә” омтылуны җүләрлек дип кабул итәр. Ә балалар белән утырып караса, өлкәннәр бер-ике сәгатькә булса да сабый чагына кайта.

Спектакль сюжеты шәһәр кешесе өчен (авылныкы өчен дә) бик таныш. Сукбай этләр һәм мәчеләр кешеләрдән качып, ниндидер ташландык урында, чүплек тирәсендә яши. Бервакыт шундый җирдә алар елап яткан кеше бәбиен табып ала. Күпме генә көтсәләр дә, бәбине бер кеше дә эзләп килми. Этләр бу нарасыйны кешеләр белән араларны көйләр өчен өстән җибәрелгән дип уйлый башлый, әлеге сабыйдан барлык җан иясенә карата мәрхәмәтле – идеаль кеше тәрбияләргә хыяллана. Буыла-буыла елаган бәбине әле генә өч көчеген дә кешеләр юк иткән ана эт имезә, тутый кош куенына алып тирбәтә, ата этләр чит-ятлардан саклый. Вакыт узган саен, алар хыялның чынбарлыктан аерылуына төшенә.

“Бәби”не караган юк иде, шуңа күрә “Дитя”ны нәрсә белән дә булса чагыштырудан без азат. Шулай да “Бәби” – Илгиз Зәйни өчен элек язган пьесалары арасында иң кадерлесе булуын аның бер интервьюсыннан укыган бар. Димәк, бу әсәргә өстәмә күңел җылысы, икеләтә тырышлык та салынган булырга тиеш. Труппа да спектакльгә ныклап әзерләнгән булса кирәк: иҗат коллективы премьера алдыннан хәтта хуҗасыз калган хайваннар приютына барып, уйнаячак геройларының тормыш-көнкүрешен күзәтеп, холыкларын өйрәнеп кайткан – бу турыда ТЮЗ сайты хәбәр итә.

Балалардан да игътибарлырак, кызыксынучанрак тамашачы юктыр ул. Баланың хәтта, бер-бер артлы туып кына торган сорауларын бирер өчен, спектакль беткәнче көтәргә дә түземлеге җитмәде. Кайтыр юлыбыз озын, вакыт иркен – әле соңыннан да һәрнәрсәнең төбенә төшәргә тели. Берзаман, җавап бирүче роле алҗыта башлагач, үзем сорашуга күчтем. Тәмләп, иренмичә сөйли – күренеп тора, канәгать калган. Кыргыйга әверелә язган “мәче-этләр”нең җырлавы, биюе, безнең кебек үк ике аякта йөрүе, хәтта костюмнарында койрыкка охшагаган нәрсә каралмавы да бала өчен табигый күренгән. Тутый кошны уйнаган актёрның уенын ул шулай ук бик табигый һәм ышандырырлык булды, дип таба. Бигрәк тә аңа спектакльнең ике яссылыкта (мәчеләр – күбрәк өске катта, этләр аскы катта хәрәкәт итте) баруы ошаган. “Чөнки ТЮЗ сәхнәсе безнең мәктәп сәхнәсеннән чак кына зуррак, ләкин бик биек. Менә биеклектән файдаланганнар да инде, юкса, ничек барысы да шул кечкенә сәхнәгә сыеп бетәр иде?!” Яхшы, дим. Алайса, ни өчен болай да кысан сәхнәгә алагаем зур, биек өч кеше сыны бастырып куйганнар? Берсенең башы кубып төшкән һәм җирдә ята, аны хайваннар “үзләштереп”, оя иткәннәр. Дөресен әйткәндә, гипстан бугай (сәхнәдән ерак идек – яхшы күренмәде) ясаган ул сыннарның хасиятен аңламадым. Шулай да, режиссер белән сценограф кирәк дип тапкан икән, моның чыннан да берәр хикмәте булырга тиеш бит инде. Ләкин премьерадан соң табышмак чишеп утырырга теләк юк иде. “Ә син үзеңне эт яки мәче, дип күз алдыңа китер. Һәм дөньяга алар күзе белән карап кара. Аларга кешеләр чыннан да шундый зур, куркыныч булып күренәдер. Берсенең башы тәгәрәп киткән икән инде – анысы, димәк, башсыз кеше сыны”. Белмим, әлеге самими шәрехләмә Зәйни-Скоморохов версиясе белән тәңгәл киләдерме, тик мин инде кечкенә тамашачыны бүтән сораулар биреп йөдәтмәдем. Ә ул әле “Дитя”ны да, ТЮЗда элегрәк караган бүтән спектакльләрне дә яңадан карарга килергә теләвен, премьерадан алган тәэсирләрен юл буе сөйләп кайтты.

Рәмис Нәҗмиев фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: театр казанский тюз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев