Логотип Идель
Мәдәният

SIREN MINI: «Кеше үзен үзе боза»

Тулы исеме Сирень Хәсәнов булса да, күпләр аны Siren Mini буларак белә. Әлеге исем бө тен татар эстрадасына һәм гомумән иҗатка кагылышы булган һәркемгә яхшы таныш. Әмма без сезне аның белән бүген якыннанрак таныштырырга булдык.

– Әйдә тәхәллүсеңнән башлыйк әле. Ни өчен син Siren Mini?

– Гадәттә, кеше ниндидер эшкә тотынып, үз төркемен булдырганнан соң логотип, исем уйлап табу белән шөгыльләнә башлый бит инде. Әнә шул логотипның нинди булырга тиешлеген уйлаганда, дус егет-дизайнер: «Социаль челтәреңдәге никнеймыңа төркем дигән сүзне генә өстик тә, оригиналь исем килеп чыгачак», – дип киңәш бирде. Мине ул вакытта күпләр нәкъ менә Siren mini дип беләләр иде инде.

– Ә Mini нәрсәне аңлата? Буй?

– Бөтен «подвох» та әнә шунда ич инде. Чынлыкта Mini сүзе әтием исеменнән алынды. Мин – Сирень Минибаевич.

– Ярты татар эстрадасы синең белән эшли дип беләм?

– Нишләп яртысы гына? (көлә)

– Бөтенесе дә үк түгелдер әле.

 Күбесе диик.

– Син белемең буенча кем?

– Белемем буенча профессиональ баянчы. Дипломлы дирижёр да әле.

– Юк, син чынлап та уйный беләсеңме?

– Әйе инде. Үзем партитура язып, шуның буенча диплом яклаган кеше.

– Ә бу ут, тавыш режиссёры булып эшләүгә каян кереп киттең?

– Институтта укыган чакта шимбә-якшәмбе көннәрендә туган авылым Иске Пенәгәр клубына кайтып, дискотекалар оештыра башладым. Шуннан кызыксыну уянды. Әле ул вакытта кассеталар белән эшли торган заман иде. Кем уйлаган бит, менә шул чактагы кассеталы елларны Салават Зәкиевичның быелгы концерт сезонына чыгара алырмын дип.

– Кызыксынып, иҗат белән янып йөрү бер хәл. Юлыңда дөрес кешеләр очрамаса, ул теләк сүрелергә дә мөмкин бит әле.

– Килешәм. Укып бетергән елларны мине җырчы ИлСаф үзе белән гастрольләргә алып йөри башлады, иҗатның башы шулай синтезаторда уйнап башланып китте. Аннан институтта бер оркестрда уйнаган дуслар Алексей Наумов белән Марсель Шәмсетдинов мине Вил абый Усмановның төркеменә чакырып алдылар. Үзләре исә күптән инде Вил абыйның музыкантлары булып эшлиләр иде. Тора-бара Вил абый миңа тавыш белән эшләп карарга тәкъдим итте. Әле дә хәтерлим, беренче концерттан соң Вил абый яныма төшеп: «Булдырдың, молодец. Рәхмәт!» – диде. Шул беренче һәм соңгы тапкыр рәхмәт әйтүе булды аның миңа. Башка концертлардан соң миңа гел эләгә иде.

– Нәрсә өчен?

– Концерт барышында мин йә тавышны катырак ачам, йә нидер көйли идем. Миңа бит инде кызык, тегесен-монысын боргалап карыйсы килә. «Булды, эшли алмыйм, минеке түгел бу», дигән чаклар да күп булды. Шулай да, Вил абый белән эшләп карау минем өчен зур дәрес һәм әйбәт тәҗрибә иде. Ул үзе дә көчле рухлы кеше буларак, тәрбиясе профессиональ яктан да, шәхес буларак үсеш өчен дә көчле булды.

– Үз бизнесыңны башлау идеясе ничек туды?

– Вил абый миңа тәҗрибә туплау өчен үзенең колонкаларын биреп тора иде. Шулар белән мин әкренләп кенә банкетларга чыга башладым. «Казан егетләре»нең беренче составындагы Артур Минһаҗев белән тулай торакта бер катта тора идек. Ул хатыны Луиза белән банкетлар алып бара. Мин төрле музыкаларны коллекциялим. Берсендә Луиза шуларны ишетеп, үзләре белән эшләргә чакырды. Аннан тора-бара үземә шәп колонкалар сатып алып, тулай торак кухнясында дискотекалар оештыра башладым. Ул көннәр бүгенгедәй истә әле. Рәхәт чаклар иде.

– Димәк шоу-бизнес дөньясына син тавыш режиссёры буларак килеп кергән идең?

– Әйе, чөнки минем шул өлкәдә генә тәҗрибәм зур иде. Ә үзем аңламаган әйбергә мин бөтенләй тотынмыйм. Тора-бара ут белән эшләү кызыксыну уятты, шуннан эшләүче кешесе дә табылды һәм без төрле чараларны, концертларны профессиональ ут белән тәэмин итә башладык. Бераздан модага экраннар керде. Башта аларны арендага алып эшли идек, әмма бераз вакыттан соң үзебезгә алып куярга кирәк дигән фикергә килдек. Әмма анысы да фәкать экран белән эшли белүче белгеч килгәч кенә тормышка ашырылды.

– Син бу профессиядә инде ничә ел?

– 2006 елда мин тавыш режиссёры буларак эшли башлаган булсам, ут белән – 7 еллап чамасы, экраннар белән – 6 ел тирәсе шөгыльләнәм. Сәхнә бизәлешен тәэмин итәрлек җиһазлар булу бер хәл, аны бит әле эшләтә белергә дә кирәк. Бу эшкә исә тәҗрибә аша гына өйрәнеп була. Безне бер кеше дә: «Аны менә шулай эшләргә кирәк», — дип килеп өйрәтмәде. Миннән еш кына: «Бу цифрлы пультларда ничек эшлисең», — дип сорыйлар. Аны аңлатып булмый, тотасың да эшлисең. Шул өлкәдә әзме-күпме чамалаган кешеләр белән аралашып, нәрсәгә дә булса өйрәнергә тырышасың инде. Иң мөһиме – тәҗрибә.

– Ә үзеңнең сәхнәгә чыгасың килгәне булмадымы?

– Йөргәләдем мин анда. Институтта укыган чакта мин оркестрга да йөри идем бит әле. Ул елларда Алексей Наумовның «Казанские чуваши» дигән ансамбле бар иде. Алексей Марсель Шәмсетдинов белән мине әнә шул ансабльдә катнашырга чакырды. Мин клавишта басып тора идем, Марсель – гитарада. Безне шул төркем белән ТНВ каналына Яңа ел съёмкаларын төшерергә чакыргач, Асаф Вәлиев белән таныштык. Ул да мине үзенең съёмкаларында клавишта басып торырга дәште. Шуннан китте инде.

– Гафу ит, «мебель» булыпмы?

– Әйе. Ул бит съёмка.

– Сәхнәдә дә «мебель» булып басып торучылар бар инде.

– Хәзерге эстраданы элеккеге вакыт белән чагыштырып булмый. Чын музыкантлар өчен әлеге «мебель» сүзе бик авыр ишетелергә мөмкин. Әйдә, мәсәлән, җырчы артында басып торган «мебель»не алып ташлыйк ди...

– Ташладык, ди... Миңа калса, җырчыларның профессиональ музыкантларга күп акча сарыф итәселәре килми, шунлыктан алар уйный белмәгән, йә булмаса, әле өйрәнеп кенә килгән яшь егетне бастырып куялар. Уңайлы ич.

– Ә синең моның башка ягын уйлап караганың юкмы? Артист музыкантларсыз сәхнәгә чыкса матур буламы, мәсәлән? Ярый да хатын-кыз җырчыга биш минут дәвамында карап утырып була, ә ир-ат артистка? Җырлый белсә, әле ничек тә тыңлап утырып була. Ә тулы бер төркем булып чыксалар, карап утыруы да рәхәтрәк, аңлыйсыңмы? Сәхнә әнә шундый матурлыкны да таләп итә. Шуңа син дөрес фикерләмисең дип уйлыйм. Менә бүгенге көнгә кадәр син дә бит минем баянчы икәнне белмәдең. Менә мин берәрсенең концертында баян белән чыгып баскан булсам, син минем хакта да: «Уйный белмәгән килеш нишләп йөри инде ул анда?», – дип уйлар идең, әйеме? Сәхнәгә беркем дә урамнан алып кергән кешене чыгарып бастырмый. Йә аның музыка белән бәйләнеше бар, йә үзе җыр чы. Һәр әйбернең ике ягы була.

— Сәхнәнең без белмәгән тагын нинди катлаулы ягы бар?

– Бүгенге көндә иң катлаулы әйбер ул – идея. Артистка халыкны нәрсә белән дә булса шаккаттырырга кирәк. Ул аның башында бәлки бардыр да, әле бит аны тормышка ашырырга да кирәк. Мөмкин кадәр, диик. Кайбер залларга, мәсәлән, артистлар хыялланган экраннарны сыйдырып булмый, йә ут белән мәшәкать туа. Кайбер зал ларда экранны 10 метрга күтәреп, әллә нинди эффектлар ясап була менә. Кызганыч, Казанда андый заллар юк.

– Кызык. Ә бездә күпмегә күтәреп була?

– Бездәге сәхнә мөмкинлекләре бары 7-8 метрга гына җитә. Соңгы вакытларда миңа һәр артистның режиссёры, сценаристы булуы ошый башлады. Бераз булса да эш күләме аңлашыла төште димме соң. Алар иҗат ягын кайгыртса, без техника ягын кайгыртабыз. Бер генә көн эшләнелә торган эш түгеллеген дә онытмау кирәк. Артистның яңа сезоны концертларының 5-6 сы узуга ук, киләсе концерт сезонына әзерләнә башлыйбыз. Ул чылбырның очы-кырые юк. Сезоннар арасында концертның техник мәсьәләләргә кагылышлы программасын язар өчен безгә 3-4 ай вакыт кына кала. Кайберләрен бөтенләй 1 ай эчендә эшләп чыгарга туры килә. Тик экран була торып та, аңа куярлык футаж булмаса, аның сәхнәдә кирәге дә юк.

– Синдә ничә кеше эшли?

– Әлегә 35 кеше. Тик әле дә безгә белгечләр җитми. Хәзерге вакытта иң зур проблема яшьләр килмәүдә, чөнки аларның нәрсәдер өйрәнергә омтылышлары юк. Мин үземнең яшьтәшләр белән чагыштырып карыйм да, бу структураның безгә тотынып торуын аңлыйм. Ә бездән соң кем кала?! Аннары хәзер бит яшьләргә, эш күрсәтмәгән килеш, хезмәт хакының күпме булуы мөһим. Мин андый кешене, гомумән, эшкә алмыйм. Беренчедән, әле ул эшкә килмәгән, икенчедән, әле бернәрсә эшләп күрсәтмәгән, ә акчасын сорый белә. Мине алай эшләргә өйрәтмәделәр. Кешенең эшенә карап түләнә бездә. Ничек эшлисең – шулай аласың.

– Ә яшьләрдә андый омтылыш булсын өчен нәрсә эшләргә?

– Бу сорауны көттем мин синнән! Мин белмим. Элек әбиләр: «Дөньясы шул инде аның», – дип көрсенеп әйтеп куялар иде бит әле, менә шул сиңа җавап. Бу бит иҗади өлкә. Мәсәлән, өй төзеп бетергәч, син шундук хезмәт хакы аласың. Ә бездә алай түгел. Монда әнә шул иҗади якны аңлау кирәк. Беләсеңме, Гөлинә, мин үземне 100% бәхетле кеше дип саныйм, чөнки мин «теге заман»ның  да ни икәнен белеп, күреп, тоеп калдым. Ул елларда мөмкинлекләре зур булмаган аппаратуралар белән эшләп йөрдек бит инде, хәзерге кебек җиһазлар бөтенләй юк иде. Бүген исә Мәскәү артистларының райдерларына билгеле бер пульт, яхшы микрофон, колонкалар керә, мәсәлән. Һәм син мәҗбүри рәвештә шуларны әзерләп куярга тиеш. Анда бездәге кебек «нәрсә бар, шуның белән эшләгез» дигән сүз була алмый.

Гөлинә Шәйхи.

(Интервьюны тулысынча октябрь саныннан укыгыз)

фото: Фирүзә Вәлиева

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев