Логотип Идель
Мәдәният

«ШУЛАЙ БУЛДЫ ШУЛ»: күктән төшкән баскыч, чын «Ока» машинасы һәм репутация

Февральдә Камал театры сәхнәсендә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры тарафыннан Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» мелодрамасы куелган иде. Режиссеры – Илсур Казакбаев.

Спектакльдә гаилә репутациясе, төптән уйламыйча карар кабул итү проблемасы күтәрелде.

Кыскача сюжет белән таныштырып китим. Төп геройлар -  Алмаз (Илдар Халиков) һәм Гөлшат (Диләрә Зиннурова) кыш көне очраша. Ни өчен кыш? Кызның бозлы салкын күңелен тасвирлау өчендер, мөгаен. Гөлшатны егете алдалаган һәм кыз авырга узган. Әтисе - Нургали абый (Хафиз Хәммәтуллин) -  гаиләсенең репутациясе чәлпәрәмә килүдән бик нык курка: авыл халкы белсә ни булыр? Ул тикмәгә генә сәхнәгә куян образыннан килеп керми, димәк. Кеше хурлыгыннан котылу өчен, төптән уйламыйча, ялган туй үткәрергә карар кыла. Гөлшатны Алмазга кияүгә бирергә була. Егет бик озак ризалашмый тора. Нургали абый «Ока» машинасын бүләк итәм дигәч туйда утырырга булса да ризалык бирә. Ә Гөлшат бу карарга ризамы соң? Аның күңелендә буран дулый, әмма ата-ана хакы өчен «кияүгә чыга». Төптән уйламыйча, материал байлыкка кызыгып өйләнгән герой эчке кризис кичерә: «Ока»ны алып китсә дә, әмма бәхетлеме соң ул? Яшьләр хатлар алыша (кыз егеткә язмаска куша, әмма ул язуыннан барыбер туктамый). Ниһаять, бер-берсеннән тора алмаганны аңлап, кушылалар. 

Хәзер спектакльдәге мине гаҗәпләндергән өлешләргә туктап китәсем килә. Сәхнәгә  «Ока» машинасын чыгардылар! Эх, бераз йөреп тә китсә…Ә актерлар уйнады түгел, яшәде…Мәсәлән, минем күңелемә Алмазның төше уелып керде. Геройларның образлары, монологлары һәм декорация (һавадан төшкән баскыч) шулхәтле нечкә итеп уйланылган! Шушы чәчәклрдән үрелгән баскыч хыялларны тасвирлый: Алмазның Гөлшат мәхәббәтенә омтылуын.
Мелодрама XXI гасырда да актуальлеген югалтмый. Иске карашлар яңалары белән алышынып килсә дә, мәхәббәт мәңгелек темаларның берсе булып кала. Күп кенә егет-кызлар артык уйлап тормыйча, гаилә корырга омтыла. Нәтиҗәсе — аерылышкан парлар саны арта. Мал артыннан куу шулай ук күзәтелә дияр идем .

Тормыш гөрли, кеше дә аны куып җитәргә тырыша. Бары тик ялгышлар аша гына үзеңнең дөреслегеңә чыга аласың, минемчә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев