Логотип Идель
Мәдәният

Таҗлар остасы

Динара Даутова – үзенең үзенчәлекле кул эшләнмәләре белән йөзләрчә хатын-кызның күңелен яулаган кул эшләнмәләре остасы. Аны Татарстанның бердәнбер таҗ ясау остасы дисәк тә дөрес булыр.

Динара – Чаллы кызы. Аңа 25 яшь. Казанның В.Г. Тимирясов исемендәге инновация университетын тәмамлаган. Иртәдән алып кичкә кадәр офиста утыруны өнәмичә, үз эшен башлап җибәргән һәм бүгенге көндә – үзмәшгуль.  


– Динара, таҗлар дигәч, матурлык бәйгеләре күз алдына килә...

– Әйе, эшләнмәләремне күп очракта матурлык бәйгеләре өчен сорыйлар. Ә андый бәйгеләр кайда гына үтми. Аларны оештыручылар мине «сарафан радиосы» буенча таба. Еш кына катнашучылар өчен бизәнгечләр дә ясарга туры килә. Аларның чыгышлары өчен тулы образлар да иҗат итәм.       Таҗларымны җиңүчеләргә бүләк итеп кидертәләр. Мәскәү, Якутск, Чиләбе, Магнитогорск һ.б. калаларда уза торган бәйгеләргә даими юллап торам. Эшем җитәрлек. 

 

– Кул эшләнмәләрең берсеннән-берсе үзенчәлекле. Бу үз фантазияң көчеме яисә күп очракта шундый берәр төр заказ бирүчеләрнең теләк нәтиҗәсеме? 

– Мин Укчы йолдызлыгы астында туганмын, ә Укчылар гадәттә үзенчәлекле әйберләр белән кызыксына. Баштарак гадирәк әйберләр ясадым: чәчәкләр, асмалар, чәчәк бәйләмнәре, брошкалар... Мәктәптә укыган елларымда эшләнмәләр ясау өчен кирәк-ярак сатылган махсус кибетләре дә юк иде. Хәзер җаның ни тели, шуны сатып алып була. Шулай да ул чактагы эшләремне дә ошаттылар. Ә таҗлар иҗат итү белән кинәт кенә мавыгып киттем. Беркөн чәч каймасы ясап утыра идем, башыма: «Мин бит әле таҗлар да ясый алам!» – дигән уй килде. Төрле стразлар, ялтыравык кристаллар, асылташлар һәм металл фурнитураларга интернет аша заказ бирдем, кирәкле эш коралларын алдым. Заказлар арта барган саен, таҗларның формалары да катлаулана гына барды. Мин балалар сынлы сәнгать мәктәбен дә, махсус дизайн курсларын да тәмамламадым, шөгылем уңышына рәсем ясауга сәләтем, фантазия көчем һәм тумыштан килгән зәвыгым ярдәм итә. Мәсәлән, бер таҗны кечкенә күләмле итеп ясагач, аның янәшәсенә фомираннан кызыл купшы чәчәкләр ясап беркетеп куйдым. Бик матур килеп чыкты. Аннары заказчы ни тели инде... Хәзер бит бар да заманча булырга тиеш, гади генә түгел. Әйтик, миңа «еланлы» баш киеме ясарга туры килде, ул кемгәдер бию өчен кирәк булды. 

 

– Мондый иҗатка нәрсә илһамландыра?

– Гомумән, иҗат энергиясе күңелемдә бары тик уңай хисләр генә тудыра. Хатын-кыз бижутериясе өлкәсе күп төрле, шуңа күрә мин дә алкалар, беләзекләр, брошкалар, муенсалар, тикалар, чәч каймалары, диадемаларны теләп ясадым, әмма хәзер катлаулы эшләнмәләр ясарга гына алынам. Гади эшләнмә ясау инде минем өчен түгел. Диңгезле, таулы якларга сәяхәт итү илһам бирә. Табигатьтәге төсләр, фактуралар, формалар камиллеге хезмәтләремдә чагылыш таба.

– Иртә таңнан алып төнгә кадәр эшлим дисең, арыйсыңдыр...

– Яңа эш алдыннан беразга күзләремне йомып торам һәм эшләнмәнең  ахырдагы гомуми күренешен күзаллыйм. Һәм һәрвакыт шулай. Иртәдән алып кичкә кадәр эшлим дисәм дә була. Эш өстәле артында озаклап утырыла, бил дә, арка да арый, күзләр дә тала, шуңа күрә физик күнегүләр ясарга тырышам. Чаңгыда шуам, йөгереп тә кайтам.      

   

– Син бәйрәм күлмәкләре өчен сотуарлар, эполитлар да ясыйсың, аларны үзең дә киясеңме? 

– Беренче сотуарымны озак ясадым, чөнки һәрбер эшләнмә үтә төгәллек,  пөхтәлек таләп итә. Башта эскизын уйладым, аннары янәшәмә асылташлар, ясалма энҗеләр, ялтыравык кристаллар тезеп куйдым, эшкә тотындым. Эполитларны да төрлечә иҗат иттем. Баштарак үз эшләнмәләремне кия идем. Хәзер юк. Чөнки мин гел хезмәттә бит, йөзек киеп тә эшләп булмый, купшы күлмәкләр киеп, каядыр барып кайту өчен вакытым бик тар. 

– Динара, кул эшләнмәләре кыйммәт диючеләр шактый. Сез андый туташ-ханымнарга ни дип җавап бирәсез?

– Алай диючеләргә барысы да бер төрле җавап бирә инде. Уңышлы модельер Коко Шанель: «Кул эшләнмәсе – зиннәт, аңа һәркем ия булырга тиеш түгел. Кем тели – останың хезмәте өчен түли яисә аны үзе ясый», – дип әйтеп калдырган. Минемчә дә нәкъ шулай. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев