Логотип Идель
Мәдәният

Талбишек

Бала арбаларының ниндиләре генә юк хәзер! Бәяләре дә дистә меңнән алып, йөзләрчә мең сумга кадәр җитә. Өлкән буын аларга карый да үз балачагын, үз нарасыйларын үстергән заманнарны искә ала.


Бала арбаларының ниндиләре генә юк хәзер! Бәяләре дә дистә меңнән алып, йөзләрчә мең сумга кадәр җитә. Өлкән буын аларга карый да үз балачагын, үз нарасыйларын үстергән заманнарны искә ала. Әллә нинди кәттә коляскалар да бишек белән тиңләшә алмый, диләр. Сабыен бишеккә салып тибрәтүче яшь әти-әниләр дә көннән көн арта бара! 


Каеннан ясарга ярамый 

Бишек – сабыйны тирбәтеп йоклату өчен ясалган җайланма. Аны агачтан, агач каерысыннан яки тал чыбыгыннан ясаганнар. Бишек өй түренә түшәмгә ыргак ярдәмендә эленгән. Эштән аерылмый гына баланы тирбәтү өчен уңайлы булган. Әнкәсе яки әбкәсе салмак кына көйләгән бишек җырларын тынлап, бала тиз арада йокыга талган. Бишек җырларында нарасыйга саулык, озын гомер, бәхет теләгәннәр.

Талдан үреп, тактадан ясалган бишекләргә кадәр исә кабык бишекләр булган. Андыйларны инде бик сирәкләр хәтерлидер. Аны юкә кабыгыннан ясаганнар. Ул чор өчен юкә кабыгы иң очсыз чимал саналган. Аннары инде талдан бишек үрә башлаганнар. Такта бишекне ясау өчен исә теләсә нинди агач ярамаган. Нигездә, юкә, усак, миләш кулланганнар. Нарат йә имәннән ясалган бишектә үскәннәрнең исә сәламәтлеге аеруча нык була дип исәпләнгән. Ә менә каеннан бишек ясарга ярамый дип саналган, чөнки каенны – кайгы агачы дип атаганнар. 

Баланы бишеккә салуның да үз кагыйдәләре, тәртипләре булган. Бу эшне күбрәк әби кешегә тапшырганнар. Ул догаларын укып, баланы кыйблага арты белән салган.

Тал плантацияләре

Бишекләр инде – борынгылык, алар кулланыштан чыгып, музей экспонатлары булып кына калды дип фикерләү ялгышлык. Заманча бала йоклату җайланмалары уйлап табылганнан соң, бишекнең кирәге дә юк сыман иде. Әмма бүген бишекләр яңадан модага керә. Дөрес, алар хәзер элек булганнарыннан шактый аерыла. Бишекләр заманчалаштырылган, әллә нинди формада, әллә нинди дизайннарда эшләнә.

Бишек ясау буенча тулы бер җитештерү эшләтеп җибәрүчеләр дә бар. Ерак барасы түгел – Саба районының Лесхоз авылында күз явын алырлык тал бишекләр үрәләр. Биредә тал чыбыгыннан эшләнмәләр ясауның тулы циклы булдырылган. Саба районының Сатыш авылы янында үзләренең тал плантацияләре дә бар. Ике-өч еллык таллар үстереп, көзгә кергәч, аларны җыялар, зур чаннарга салып кайнаталар, аннары тал ботакларын кабыгыннан чистарталар, берничә көн киптергәннән соң, тал чыбыкларын сыгылмалы итү өчен яңадан җебетәләр һәм шуннан соң гына төрле эшләнмәләр үрәләр. 

Авыл халкы саклый, шәһәрләр чыгарып ташлый

Талдан төрле кәрҗиннәр үрү Лесхозда инде күп еллар дәвамында алып барыла, ә менә бишек ясый башлаганнарына әле алты-җиде ел гына. Бишек ясау остасы Ләйсән Хәйретдинова сүзләренчә, ул бик тә борынгылыкны, әүвәлге әйберләрне ярата. Әбисе еш кына балаларын бишектә үстерүе турында сөйли торган булган. Сигез бала, шул исәптән, аның әнисе дә, агач бишектә тирбәлеп, бишек җырлары тыңлап үскән.

– Мин Мамадышта тудым, ләкин Кукмарага күчендек тә мәктәп елларым шунда узды, – ди ул. – Без гаиләдә ике бала: мин һәм энем. Каникул, бәйрәмнәрне без әбиләрдә үткәрә идек. Чын татар авылында! Анда мине бөтен нәрсә, милли колоритлы авыл йортлары, җирле гадәтләр, күңел ачулар үзенә тарта иде. Яулык белән сөзеп балык тотулар, ямь-яшел болында йөгереп йөрүләр, сыер савулар, самавырдан чәй эчүләр...  

Авылларда сакланып калган туку станоклары, авыр үтүкләр һәм иске тегү машиналары аны бик тәэсирләндергән аны. 

– Авыл халкы саклап калырга, ә шәһәр кешеләре котылырга тырышкан һәрнәрсә сокландыра иде. Әбиемнең әнине тибрәткән бишекне зур җылылык белән саклавы шулкадәр йөрәгемә кереп калган. Кызганыч, мине ул бишеккә салып тибрәтмәгәннәр... 

Миллилекне кайтару

Бишек ясауга алынганчы, Ләйсән Хәйретдинованың Кукмарада тегү буенча җитештерүе эшләп килгән. 2014 елда алар үз продукцияләрен күрсәтергә Мәскәүгә – күргәзмәгә бара. Шунда бала караватлары өчен урын-җир кирәк- яракларын матур итеп тәкъдим итү өчен бишек тә ясаталар. Ул элеккеге бишекләр кебек имән тактадан эшләнгән була. Күргәзмәдә бик күпләр шушы бишеккә мөкиббән китә һәм аны сатып алу теләген белдерә. Шунда Ләйсән бишекләргә чын-чынлап кызыксыну, ихтыяҗ барлыгын күрә. Нәкъ шул чакта бишекләр ясый башлау идеясе туа. Әмма агачтан түгел, ә талдан үрелгәннәрен җитештерә башларга тели. 

– Әкрен генә эмоциональ хәтеремне торгызып, тормышыма күбрәк авыл мохитен һәм миллилекне алып килергә тырышам. Миңа әби-бабайлар, аларның ягымлы куллары, матур җырлары, тәмле ризыклары һәм балачагымның онытылмас хис-кичерешләре турында искә төшергән бар нәрсә кадерле, – дип искә төшерә ул.
Эшне башлаганда кыенлыклар да булмый калмый. Иң зур кытлык талдан үрә белгән осталарга була. Яшьләр арасында бу шөгыль ят, ә олы яшьтәгеләр өчен талдан үрү шактый кыен, берникадәр кул көче таләп ителә... Шулай да талдан үрә белгән осталарны читтән чакыртып, үз кешеләренә бишекләр ясарга өйрәтәләр. Әмма бүген дә әле осталар җитми икән. Талдан үрүгә кызыксыну уяту өчен балалар өчен махсус түгәрәк тә ачып җибәргәннәр. Осталарны кечкенәдән тәрбиялиләр, димәк.

Бишекләрнең дизайнын Ләйсән Хәйретдинова үзе уйлап таба. Аннары осталар аның идеяләрен тормышка ашыра. Бишекләрнең бәяләре дә зурлыгына, аны җитештерүгә күпме көч сарыф ителүенә, төрле урын-җир кирәк-яраклары белән тәэмин ителешенә карап, 6500 сумнан алып, 18 меңгә кадәр җитә. Бүген аларның остаханәләре Кукмарада һәм Казанда эшләп килә. 

Бишек ясайчылар турында "Идел"нең ютуб-каналында чыгып килгән "Осталар һәм остазлар" тапшыруында карый аласыз 

https://www.youtube.com/watch?v=vzd9MattTV4

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев