Логотип Идель
Мәдәният

ТӘҖРИБӘ: “ҺӘР ГАМӘЛ ӨЧЕН ҖАВАП БИРӘСЕ”

Кеше нигә үзен дә белештерми торган халәткә керә һәм башка килмәслек гамәлләр кыла? Ә нәфрәт кайдан барлыкка килә? Дөньяда барган вәзгыятьләр кешенең үз-үзен тотышында ничек чагыла?

...Кичә бер-ике сәгатем шушы сорауларга җавап эзләп үтте. Уйланырга мәҗбүр иттеләр – Казан Театр училищесының чыгарылыш курс студентлары (остазлары – Зөлфәт Закиров) Инсаф Хәләүтдинов, Айрат Шамс, Зәринә Сафина, Эльвина Кәримова Валентин Красногоровның “Тәҗрибә. Эксперимент” (“Жестокий урок”) әсәрен сәхнәләштерде. Жанры – психологик драма. Гомумән, әлеге әсәр белән таныш булучылар аның эчтәлеген белә инде. Ә менә сюжетын белмәгән килеш спектакльне карау тагын да кызыклырак булды – интрига соңгы мизгелгә кадәр сакланып килде. 

Студентлар турында

Минем иң элек артист-студентларга тукталасым килә. Алар хәзерге көндә зур сәхнәгә аяк басып киләләр. Инсаф Хәләүтдинов белән Айрат Шамс быел Кариев театрында эшли башлады. Аларның икесен дә “Ромео һәм Джульетта” спектаклендә күрергә мөмкин. Инсаф Хәләүтдинов октябрь аенда куелган “Муса.Моабит”та да катнашты. (Алар турында “Идел”нең октябрь санында зур мәкалә чыкты)

Эльвина Кәримова белән Зәринә Сафинаны Тинчурин театрында бара торган “Хан кызы Турандык” спектаклендә күреп беләбез. Ягъни, дүрт студент та уңышлы гына театр дөньясына кереп киләләр. Һәм менә кичә алар тамашачының күңел кылларында тәҗрибә ясап карарга булганнар. 

Драма нәрсә турында?

Әйтәнемчә, әсәрнең жанры – психологик драма. Әгәр катлаулы тел белән әйтсәк, ул мәрхәмәтсезлекнең социаль һәм психологик тамырлары турында. Ягъни, кеше тикторганнан мәрхәмәтсезгә әйләнә алмый – моның ниндидер сәбәбе булырга тиеш. Моны аңлау өчен Профессор студентлар белән тәҗрибә ясый, әмма төп мәгънәсен аларга әйтми. Һәм инде бу “авыр дәрес” барышында студентлар үзләре белән якыннан “таныша”. Бу пьесаның язылу мотивы да психологик тәҗрибә ясаудан соң барлыкка килгән. Һәм шул рәвешле ул дөньяда бик киң резонанс тудырган. 

***

Пьесаны татар теленә студентлар үзләре тәрҗемә иткән. Мин моңа бик сокландым һәм гаҗәпләндем. Чөнки тексты кабул итү өчен бик авыр, кайбер урыннарында төртелеп каласың. Тамашачы теманы аңласын өчен бәлки текстын да гадиләштерергә кирәк булгандыр? Чөнки актерлар: “Сүзне генә онытмасам ярар иде” дигән кебек сөйләшкәндәй тоелды миңа. Алар үзләренең текстын бик әйбәт ятлаганнар. Әмма кайбер урында шул сүзләрен “уйнату” һәм хәрәкәт  җитеп бетмәде. 

***

Профессор (Айрат Шамс) пара вакытында барыбызга таныш “Король Лев” мультфильмын кушты. Һәм ул берничә җирдә аны кабызып, ахыргы эпизодларын күрсәтеп алды. Ул мультфильмда җитди проблема күтәрелә: ничек кенә авыр һәм оят булмасын, кеше һәр гамәле өчен ахыр чиктә барыбер җавап тотачак. Шуңа күрә гафу итәргә, гафу үтенергә оялмаска кирәк. Кешелекнең киләчәге аның үткәненә бәйле. Аларның икесен дә җайга китерә торган бер генә вакыт бар. Ул – хәзер. 

***

Кира (Эльвина Кәримова) белән Михаил (Инсаф Хәләүтдинов) Профессор тәкъдим иткән тәҗрибәгә тиз алына. Тормышы бөтен яктан килгән бай малае Михаил бигрәк тә акча өчен ризалаша, ә Кира башта икеләнеп кала: үзенә гашыйк егет сүзен тыңларгамы, әллә намус кушанча эшләргәме? Нәтиҗәдә, алар ризалашалар. Тәҗрибә шартлары буенча, алар икесе дә Профессорның ассистенты Алисага (Зәринә Сафинага) Шекспирның егерме юллыгын ятлартырга тиеш була. Әмма Алисаны, хаталанган саен, электр тогы суга. Димәк, күбрәк хата ясаган саен аңа авыррак... Кира аның газапланганын күреп кызгана башлый. Хәтта тәҗрибәдән баш тарта... Профессор аны ничек кенә күндерергә тырышмасын, ул намусына каршы бара алмый. Ә менә Михаил, киресенчә, бу тәҗрбидән азарт табыпмы, төймәгә  бертуктаусыз баскалый. Аны Профессор туктатмый - читтән күзәтә. Михаил нәфрәтләнеп, хәтта Алисаны тотып кыйнар дәрәҗәгә җитә. Боларны ширма артында качып карап торган Кираның үзенә гашыйк Михаилга күзе ачыла - ул бит бөтенләй дә башка кеше икән! Ул бит йөрәксез! Намуссыз! Мәрхәмәтсез! Китә талаш, бәхәс, тавыш, бер-береңне гаепләү...

Ахырда Профессор тәҗрибәнең серен һәм асылын ача:

- Безнең һәркайсыбызның да диярлек чиксез шәфкатьсезлеккә сәләтле булуы ачыкланды! - ди ул...

Барлык серләрне дә чишеп бетермәскә булдым. Спектакль алга таба тамашачыга кабат күрсәтеләчәк - һәм һәр кеше дә нәтиҗәне үзе чыгарачак...

Гомумән, бу спектакльдә тамашачы үзен тәҗрибәдә итеп хис итә. Әйтресең лә, ул бу күренешләрнең шаһите түгел, ә Кира белән Михаил кебек - үзләрен тикшереп караучылар. Мөгаен, шуңа күрә дә тамашадан соң һәр кеше үзенә генә билгеле нәтиҗә белән кайтып киткәндер...

Студентларның тырышлыгы һәм осталыгына сокландыра торган спектакль булды бу. Иң мөһиме - алар бик актуаль һәм әһәмиятле темага алынганнар. Уңышлар гына телисе килә! 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев