Логотип Идель
Мәдәният

Тарихи фотоларның бәясе арта гына бара

Талантлы фотограф Рамил Гали 1985 елдан алып республика һәм илкүләм матбугат чараларында эшли. Күптән түгел аның беренче фотокитабы дөнья күрде. 

Талантлы фотограф Рамил Гали 1985 елдан алып республика һәм илкүләм матбугат чараларында эшли. Бүгенге көндә ул «Татар-информ» матбугат агентлыгында фотохәбәрче вазыйфаларын башкара, «Идел»нең якын дусты. Күптән түгел аның беренче фотокитабы дөнья күрде. 


– Рамил, Татарстан фотографлары берлеге җитәкчесе вазифасына алынгач, нинди уңышларга ирешергә җай чыкты? 

– Берлекне җитәкли башлаганыма ике ел тулды. Назарбаев урамындагы 1936 елда ук төзелгән һәм «Соры йорт» дип аталган 35 нче йортта ТР фотографлары берлегенең «Сфера» фотогалереясын ачу иң зур шатлыгыбыз булгандыр. Галерея бик зур, ул ике фотокүргәзмә һәм инсталляция залларыннан гыйбәрәт. Биредә фотостудия дә эшли. Һәм хәтта Фотография музеебыз да бар. Берлектә барлыгы 200 кеше исәпләнә, аларның унбише – үтә дә актив. Җәй көне «Урам чаты» дип аталган беренче гомуми күргәзмәбезне ачтык. Икенче күргәзмәбез ике яшь фотографыбыз иҗатын яктыртты. Мин яшь буын иҗатчыларыбызга бик тә игътибарлы. Дөрес, узган гасырда Татарстанда хезмәт куйган, инде бакыйлыкка күчкән фотографларыбыз иҗаты хакында аларның гомумән дә ишеткәннәре юк. Шунысы бар: безнең татар әдипләре, композиторларыбыз күптән барланган, ә менә татар фотографлары буенча эзлекле тарихи нигез, мәгълүмати база әлегәчә булдырылмаган. Мондый китаплар булдырылырга тиеш дип саныйм. 
  
– Рамил, үз иҗатың буенча нинди күргәзмә ачарга җыенасың?

– 2023 елда иске Казаныбызга багышланган яңа күргәзмә булачак ул. Шәһәр күренешләрен күпләп сурәтләдем. Әлеге күргәзмәдә шулай ук бүгенге яшь буын күзаллый да алмаган иске Казан күренешләре, фотолары урын алачак. 

– Үз белем-тәҗрибәң белән дә еш уртаклашасыңмы?

– Фотосәнгать тарихы, аның кануннары хакында югары уку йорты студентларына, яшь фотографларга үтемле лекцияләр үткәрәм. Татарстанда  балалар өчен фото сөючеләр түгәрәкләре җитәрлек күләмдә. Тик, ни кызганыч, республикабызда әлегә кадәр бер генә балалар фотомәктәбе дә юк! Шуңа күрә яңарак кына хөкүмәт гранты сорап документлар да тутырдык әле. Бәлкем, безгә дә уңыш елмаер һәм яшьләрне шул яңа фотомәктәптә дә укыта башларбыз.  

 

– Чит дәүләтләрдә уңышлы фотоларны зур суммаларга сату – гадәти күренеш. Бездә дә мондый фотобазар башлану мөмкин хәлме? 

– Ни дисәң дә, мондый базар башлыча барыбер чит илләр белән генә бәйледер. Ләкин андагы бай коллекционерларның игътибарын җәлеп итү өчен эксклюзив темаларга алынып, үз йөзеңне булдырырга, даими үсештә булып, зур күргәзмәләрдә катнашырга, социаль челтәрләрдә дә үтә активлашырга кирәк. Шуңа күрә дә мин яшьләрне гел активлыкка өндим. Югары дәрәҗәдәге фотолар аларның авторын таныта барырга тиеш. 

Яхшы фотосурәтләр тарихи кыйммәткә дә ия, әлбәттә. Һәм, еллар узу белән, аларның бәяләре арта гына барачак әле. Татарстанда фотобазар оештыру үзебездән тора. Менә безнең берлек тә архивыбызда сакланган яки башкалар китергән фотоларга бәя кую өчен экспертлар комиссиясе төзергә алынды. Борынгы, тарихи фотоларның бәясенә килгәндә, алар кыйммәтләнә, чөнки «юеш процесс» чоры узды. Һәм мондый фотолар инде елдан-ел сирәгәя дә бара бит. Аларның Татарстанда ничә сум торуларын әйтү – авыр мәсьәлә... Бүгенге көндә тарихи фотоларның бәясе 3000 сумнан башлана ала дип фикерлим. Үз гаиләләрендә борынгы, тарихи фотолар булганнар аларны «ВК»дагы «Старинные татарские фотографии / Иске сурәтләр» сәхифәсенә дә урнаштыра ала.

– Рамил, бу көннәрдә синең «Казань из кофра» дип исемләнгән беренче фотокитабың нәшер ителде бит. 

–  Мин моңа бик шат! Архивым гаять дәрәҗәдә зур, шуңа күрә дә алдагы елларда да башка фотоларымнан тупланган китапларым дөнья күрер дип өмет итәм.    

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев