Логотип Идель
Мәдәният

«Татар кызы». Аккордлар.

Илгиз Шәйхразиев «Татар кызы» бәйгесендә берничә ел рәттән чыгыш ясаганнан соң, татар кызлары турында заманча, күңелле җыр юклыгын аңлый һәм аны үзе язарга була.

2020 елда туган әлеге җырны ул «Оммаж» төркеме гитаристы Миша Гордеев белән бергәләп башкара. 2022 елда җырга шаян клип төшерелә. «Татар кызы» җыры бәйгедә һәр ел гимн кебек яңгырый. 

Илгиз Шәйхразиев сүзләре һәм музыкасы

Fm G#
Серле күзләрендә учак яна,
 D# C#
Аның нечкә билен җиңел күлмәк кочып ала,
 Fm G#
Шәһәр урамыннан атлап бара,
 D# C#
Каерып муеннарын ир-атлар карап кала.
Fm G#
Ә бәлки күңелендә
 D# C#
Сөяргә иң кайнар теләк,
 Fm G#
Синең турында күбрәк
 D# C#
Белергә кирәк.
Fm 
Кем кызы буласың?
G#
Килә сорыйсым!
D# 
Йөрәгем сөюгә тансык,
C#
Һәй, татар кызы!
Fm 
Кем кызы буласың?
G#
Килә сорыйсым!
D# 
Йөрәгем сөюгә тансык,
C#
Һәй, татар кызы!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев