Логотип Идель
Мәдәният

«ТАТАРЛАШУ» ЯКИ БЕР КҮРГӘЗМӘ ТАРИХЫ

Әгәр дә сезнең кинәт кенә кыстыбый яки гөбәдия ашыйсыгыз, Илһам Шакиров яки Хәйдәр Бигичев җырларын тыңлыйсыгыз килә икән, димәк бу «чир» сезгә дә йоккан. Глобализация дөньясында татарларны урыслаша дип борчылабыз, ә бит татарлашучылар да бар. Рәссам Руслан Ибраһим – әнә шундыйлардан.

Вирусны авылда йоктыра

Хәзер аның «чир» тарихын сөйлим:

Русланның әти-әнисе яшьли эшкә Себергә китә һәм анда гаилә корып яши башлый. Русланны табар вакыт җиткәч, әнисенең авыры бик зур булуы ачыклана, аны Себердәге бала тудыру йортында кабул итмиләр. «Бу баланы таба алмассың, үз өстебезгә җаваплылык алмыйбыз», – дип борып җибәрәләр. Аптырагач, Русланның әнисе туган ягы Баулы районына кайта. Татарстанда биш килолы баһадирны табигый рәвештә тудыра ана.

Шулай Русланның «татарлашу»ына туган урыны, җир-суы, һавасы да тәэсир иткәндер дигән гипотеза бар. Егет бала һәм үсмер чагын Себердәге Нефтеюганск шәһәрендә үткәрә. Мәктәптә ул татар булуыннан ояла. Гаиләдә туган телдә сөйләшмәү дә үз эзен салмый калмый. Рус мохитендә үсә һәм гомумән татарча сөйләшми.

Шулай итеп татарлык симптомнары тулысынча юкка чыга. Ләкин җәйге каникулларда аны авылга кайтаралар. Татарстан белән Башкортстан арасындагы Урыссу авылында татарча гына сөйләшүче әби-бабасы янәшәсендә аның яшь, ныгып өлгермәгән күңеленә татарлык тиз үтеп керә. Ипилек-тозлык кына булса да татар телен өйрәнә. Мөгаен, шул вакытта ук ул татарлык «вирусы» эләктергәндер.

Казан мохите

Мәктәпне тәмамлагач, Руслан Новосибирскидагы сәнгать институтына укырга керә. Моңсу чакларда яшереп кенә популяр татар хитлары яздырылган дискларны тыңлый. Аның сагышларын Салават, Хәния Фәрхи һәм «Эссе» төркеме уртаклаша. Бу аны татарлашуга тагын да якынайта. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Россиянең төрле шәһәрләренә күченеп карый. Көннәрдән бер көнне иске «девятка»сына бөтен тормышын төи дә, машинада өч меңгә якын километр узып, Казанга килеп төшә. Татар мәркәзе аңа бик якын булып тоела. Шулчак аның «татарлашу» чире көчәеп китә. Моның иң ачык симптомы – татар телен өйрәнәсе килү. Үзенә туры килердәй татар телен өйрәтүче платформа табылмавына исе китми, рәссам үзе татарча сөйләм клубы оештыра. Телне яхшы белмәсә дә, кибетләрдә вата-җимерә татарча аралашырга тырыша. Аның хәле көннән-көн «мөшкелләнә», заманча татар мохите – альтернатив татар музыкасы, театрлар белән таныша, печән базары күргәзмәсендә катнаша. Татарлык аны йота башлый.

Өйләнер алдыннан – имтихан

Руслан «Казан урамнары», «Татар стереотиплары», «Татар чәе» темасына рәсемнәр сериясе эшләп, күргәзмәләр оештыра. Ул татарлыкның төбенә үк төшә: төрки дөнья, төрки халыкларның уртак тарихына чума. Үзе оештырган сөйләм клубында булачак хатынын очрата, ә ул язучы Нурихан Фәттахның оныгы булып чыга. Сөйгәненең гаиләсе белән танышыр алдыннан аңа Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романын укып чыгарга туры килә. Роман аңа хатыныннан да күбрәк ошый бугай: аны укыганда ул сәнгати образлардан торган «трип» кичерә. Аларны унбер рәсемнән торган күргәзмәдә сурәтли. 2023 елда әлеге күргәзмәсе белән ул Казахстанга сәяхәт кыла. Төрле шәһәрләрдә туктап, андагы күчмә тормыш ядкәрләрен җыеп, яңа рәсемнәр яза. Казахстан аны яхшы кабул итә. Нурихан Фәттахның 95 еллык юбилеена исә ул күргәзмәне Казанга алып кайта. Теләге - рәсемнәрен күчмә күргәзмә форматында бөтен төрки телле дәүләтләрдә күрсәтү.

Киләсе ел башында Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркиягә сәфәрләр планлаштырыла. Бүгенге көндә рәссам татарлашуын дәвам итә. Кайберәүләр фикеренчә әлеге процессны туктатып булмый һәм бу стадиягә җиткәч «татарлык» хроник формага әйләнә. Хәзер ул үзе генә татарлашып калмыйча, иҗаты аша «татарлык» чирен башкаларга да «йоктырып» йөри.

РУСЛАН ИБРАҺИМ, РӘССАМ:

Нурихан Фәттах романын укып чыккач, күңелдә фильмдагы кебек образлар туды. Шуларның берсен тотып өлгердем һәм рәсемгә төшердем. Аннан бик озак вакыт серияне ничек дәвам итәргә белмәдем. Казахстанда миңа илһам иңде – романдагы вакыйгалар әлеге ил җирлегендә бара бит. Мин ул энергияне тойдым сыман. Күчмә күргәзмәне Астана, Петропавловск, Семей шәһәрләрендә күрсәттем. Аларга бу тема бик якын булып чыкты, хәтта ярты күргәзмәне сатып калдырдым. Шуңа Казанда кайбер рәсемнәрне кабатлап ясарга туры килде. Ноябрь аенда Казанда күргәзмәне ике тапкыр оештырдык. Милли китапханәдә «Фәттах көннәре» узды. Борынгы инструментларда уйнаучы «Алпар» төркемен, рун язулары турында кызык итеп сөйләгән лекторларны чакырдык. Миндә татарны популярлаштыруның шәп ысулы бар. Роман өчен уйлап табылган Эльфлар телен өйрәнүче Толкинистлар бар бит. «Гарри Поттер» яки «Йолдызлар сугышы» фильмнарыннан хушлары китеп йөрүчеләр бар. Нигә татар мәдәнияты һәм теле дә яшьләрне тартып торучы элемент була алмый? Телләр һәм милләтләр сөртелгән вакытта субкультуралар гына кала. Татар телен дә шулай таратырга булыр иде. Моның өчен тарихны, телне тирәнтен өйрәнеп, аны сәнгати образларда бирәсе генә кала.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев