Логотип Идель
Мәдәният

Театрга акча эшләргә килмиләр

Айрат Мифтахов – Казан егете. Театр актеры. Казан театр училищесын тәмамлагач, Әлмәт Татар дәүләт драма театры труппасына эшкә килә. Ун елдан артык төрле пландагы образларны башкара.

Айрат Мифтахов – Казан егете. Театр актеры. Казан театр училищесын тәмамлагач, Әлмәт Татар дәүләт драма театры труппасына эшкә килә. Ун елдан артык төрле пландагы образларны башкара. Быелгы театр сезоны Айрат өчен аеруча уңышлы булган. Яшь татар артисты бу сезонда театр тамашачысы күңеленә үзенчәлекле рольләре белән ургылып керде. «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклендәге Шәмси роле өчен «Тантана» театраль премиясенең «Ир яхшы ир-ат роле» номинациясендә лауреат исеме алды.

Русиянең ХIХ кече шәһәр театрлары фестивалендә «Җил артыннан» спектаклендәге роле өчен Айрат Мифтахов Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе (АТК) бүләгенә ия булды. Гомумән, тамашачыны Айратның «Җил артыннан» спектаклендә башкарган Хәсән, Сохрәп образлары тетерәндерде...
«Туфан самавыры»нда актер Айрат уңышка илткән иҗат юлы, татар драматургиясе һ.б турындагы фикерләре белән уртаклашты.


Әлмәт мөстәкыйльлеккә өйрәтте

Театр сәнгатен кечкенәдән үз иттем. Кыш бабай ролен башкарырга ярата идем. Мәктәптә Михаил Булгаковның «Собачье сердце» әсәрендә уйнаган чакларым да булды. Рус мәктәпләрендә белем алсам да, гаиләдә аралашу фәкать татар телендә генә барды. Казан егете булуыма карамастан, авыл тәрбиясе алган егет ич мин. Каникуллар әниемнең туган авылы – Арча районы Югары Пошалымда уза торган иде. Балага милли тәрбия бирәсең килсә, авылга – әби-бабайлар янына ешрак җибәрергә кирәк.

Казанның театр училищесына урта белем алгач кына Иң яхшы педагоглар кулына эләктек без. Камал театры артисты Илдар абый Хәйруллин һәм Тинчурин театры артисты Тәслимә Фәйзуллиналар безгә актерлык осталыгы серләрен генә түгел, ә тормыш сабакларын да күңелгә ныгытып сеңдерә бардылар.

Училищедагы сабакташларым күбесенчә авылдан иде, уртак телне тиз таптык. Мин әти-әни яныннан китми генә белем алдым. Ә алар авылдан килеп укый башлагач, үз көннәрен үзләренә күрә башлау авыргарак туры килгәндер. Безне Әлмәт театры өчен махсус әзерләделәр. Беренче курстан ук Әлмәткә китәсебез билгеле иде инде. Укыганда ук Әлмәт театры белән якыннан танышып, аралашып яшәдек. Әнинең мине, әлбәттә, башкалада калдырасы килгән иде. Казанда әни пешергәнне генә ашаган, әзердә генә яшәгән егеткә, Әлмәткә китеп, үземне үзем кайгыртып яшәүнең беренче атналары җиңел бирелмәде. Мөстәкыйль рәвештә яшәргә өйрәнергә кирәк иде. Хәзер Казанга кунак буларак кайтып йөрим.

Әлмәт тетры труппасы без студентларны бик җылы каршы алды. Бер-беребезгә терәк булып иҗат итәбез. Өлкәнрәк коллегаларыбыз да тәҗрибәле артистлар буларак ярдәмнәреннән ташламый. Шунысы сөендерә: театр яшьләргә фатир төшәргә булышлык итә. Иҗатка башы-аягы белән чумган кешеләр өчен бу – гаять зур ярдәм.

 

Сәхнәдә – партнерлар 

Хатыным Сиринә Балык Бистәсенең Күгәрчен авылыннан. Ул театр училищесының эстрада бүлеген тәмамлады. Мәгәр, кайбер драма артистларын уздыра! «Амозонка» спекталендә Сиринә белән уйныйбыз. Сюжет буенча мин аңа гашыйк булам. Тормышта яраткан кешегә сәхнәдә мәхәббәт аңлату шәхсән миңа авыррак бирелде. Болай да үлеп яраткан хатыныңа хисләреңне тагын ничек итеп күрсәтергә була? Күзләргә болай да язылып куелган бит. Әмма сәхнәдә без ир белән хатын түгел, ә партнерлар.  

 

Канатлар үскәндә

Бер-ике роль белән генә танылып каласы килми минем. «Җил артыннан»да – Хәсән, Сохрәп, «Ул әле өйләнмәгән»дә – Шәмсине уйнадым. Болар белән генә тамашачы күңелендә калмаска иде. Әле тагын бик күп зур, саллы образлар иҗат итәсем килә. Быелгы сезон иҗатымда шактый истәлекле вакыйгалары белән уелып кала. Әмма алдагы сезоннарда да күңелләрне айкатырлык образлар насыйп итсә иде ди телим.

Уңышларыма дусларым, сәхнәдәшләрем куанды. Бигрәк тә әнием сөенде: «Аллага шөкер, улым, сине дә күрә башладылар», – диде. Драма артисты өчен үзенчәлекле, төп образлар белән сәхнәгә чыгу, чыннан да, икенче төрлерәк куаныч, иңеңдә канатлар үсеп киткәнне тоясың. Спектакльләрдән Татарстан, Русия тәнкыйтьчеләренең уңай фикерләрен ишетү үзе генә ни тора!

 

Театрга иҗаттан башка яши алмаганнар гына килә

Казанда иҗат итүчеләргә дәүләт бүләкләрен алуы җиңелрәк, чөнки башкалада төрле чараларда, проектларда катнашырга мөмкинлек бар. Кеше күзенә күренергә дә җай күбрәк. Ә менә Казаннан читтәрәк яшәп иҗат итүчеләргә читенрәк дип уйлыйм. Үзеңне таныту, дәрәҗәле исемнәргә лаек икәнеңне күрсәтү өчен икеләтә көч куюың сорала. Драма артистлары режиссер биргән роль белән генә чикләнергә тиеш түгел. 

Театрга акча эшләргә килмиләр. Театрга иҗаттан башка яши алмаганнар гына килә. Шуңа күрә башка проектларда катнашабыз, төп эшебезгә зыян китерми генә тормышны тартып алып барабыз. Акча аз дип театрлар арасында буталып йөрергә калгач, бу һөнәр сиңа кирәкме соң? Театрга  беркем дә зур акчалар өмет итеп килми.

 

Роль алу өчен ябыгырга да туры килә

«Җил артыннан» спектаклендәге Хәсән, Сохрәб рольләре өчен махсус ябыгырга туры килде. Режиссер куйган иң төп таләпләрнең берсе иде бу. Баштарак аптырап та калдым, моңарчы гәүдәмә артык игътибар бирми иделәр. Нигә ябыгырга инде, дигән уйлар да йөгереп узгалады. Ябыгу җиңел бирелмәде. Ризыкның күләмен киметү читенрәк барды. Татлы ризыклардан баш тартырга туры килде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм күп ашаудан тыелдым. 

«Җил артыннан» әсәрен куяр алдыннан без романны укып чыктык, пьесасын өйрәндек. Чит ил әсәре булгач, ул илнең һәр нечкәлекләрен белергә кирәк: тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәте, киеме, сөйләшүләре дигәндәй. Бик күп видеолар карадык, режиссер белән һәрбер рольне анализлап чыктык.

Бу рольгә ныклап ябыштым, миннән таләп ителгәннең барысын да башкарырга тырыштым. Ун ел дәвамында башкарган рольләргә охшамаган роль башкарасы килгән иде. Хәсәннән Сохрәб роленә күчү башта авыр бирелде. Аның өчен тавышны, йөрешне, тотышларны үзгәртергә кирәк. Сохрәбне эшли башлаганда кисәк кенә Хәсәнгә кереп киткән очраклар булды. Ныклап уйлап эшләргә туры килде. Сәхнәдә нинди генә образ башкарсаң да, героеңда үзеңдәге кайбер сыйфатлар чагылыш тапмый калмый. «Тантана» премиясенең «Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүебез – шушы күмәк тырышлыклар нәтиҗәсе.

 

Образда һәм өйдә 

Теге яки бу образга керү минем спектакль буласы көнне иртәдән башлана. Тыштан көлеп, «юләрләнеп» йөрсәм дә, күңелемнән башкарачак ролем турында уйлана башлыйм. Сәхнәдән читтәрәк басып уйларымны тәртипкә китерергә яратам. Иптәшләрем белән дә аралашам. Грим бүлмәсенә бикләнеп утырганым юк. 

Образдан чыгу да алай тиз генә бирелми. Спектакль тәмамланып, баш игәндә мин әле уйнаган героем. Гримны салганда да образымда кала бирәм. Хисләр тиз генә җибәрмәгән очраклар да булгалый. Өебезгә сәхнәдәге халәтне алып кайтасы килмәгәнлектән, Сиринә белән еш кына бер урында тын гына утырып торабыз, я булмаса урамда йөреп керәбез.   

Артист кешегә ял, бушану да бик кирәк. Ялларыбызны табигатьтә гаилә белән уздырырга тырышабыз. Биш яшьлек улым Сәйдәш белән балалар мәйданчыкларын үз итәбез. Ә кайвакыт берни эшләми генә йомшак диванымда да аунап ятам. Сәйдәш – шулай ук сәхнә кешесе, театр баласы. Ул да Әлмәт театрында бара торган «Йөрәк сере» һәм «Ана җыры»нда катнаша.

Мөршидә Кыямова әзерләде
Фотолар Айрат Мифтаховның шәхси архивыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев