Логотип Идель
Мәдәният

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА: ЭЧКЕ ДӨНЬЯ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ

19-20 мартта К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-опера премьерасы көтелә.

Мондый форматтагы рэп-опера татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр куела. Һәм ул Ittifaq беренче татар рэп төркеме иҗатына багышлана. Спектакль хакында тулырак Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта урнашкан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Медиаконтент үзәгендә сөйләделәр. Билгеле, матбугат конференциясен нәкъ менә мондый форматта оештырулары очраклы түгел иде. Ittifaq 2005 елда барлыкка килә, "Бәлки" дип исемләнгән беренче альбомнары 2007 елда чыга. Алар үзләренең җырларын тавыш яздыру студиясендә яздыра. Шулай итеп, без, журналистлар, бу мохитне тою өчен тавыш яздыру студиясендә җыелдык.

Театр Ittifaq төркеменә багышланган спектакльгә алынганда нинди максатлар куйган? - бу сорауга Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов җавап бирде:

- Яшьләр - безнең киләчәгебез. Һәр халык үзенең киләчәк буыны турында уйларга тиеш. Ләкин артка борылып карарга да онытмаска кирәк. Аллаһка шөкер, театрга яшьләр бик күп килә башлады. Ләкин алар һәрдаим килеп торсын нәрсә беләндер гел җәлеп итәргә кирәк. Театрда спектакльләрдән тыш яңа проектлар да эшләп килә, элеккеләрен дә алып барабыз. Шулардан “Театраль квиз”, “Язга хәтле яз” драматургия конкурсы, “ВолонТин” волонтерлык берләшмәсе, “Театраль журналистлар” клубы, гаиләләр өчен проектлар һәм башкалар, - диде директор.

Аның сүзен театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов дәвам итте. Ул да спектакльнең аудиториясе - яшьләр икәнен әйтте:

- Хәзерге вакытта яшьләр үз дөньяларында яшиләр, ничектер виртуаль дөньяга бикләнгәннәр. Бер яктан, алар бүгенге көн белән генә яшәүчеләргә охшаган. Спектакльне шул турыда эшләргә булдык, чөнки аларны “бу дөнья"га чыгарырга кирәк. Хип-хоп һәм рэп дигәндә, без ачык урам мәдәниятын күздә тотабыз. Яшьләр дә үзләрен борчыган мәсьәләрне ачыктан-ачык аңлаталар. Шуңа күрә бу жанр шундый аудиториягә якынрак булыр кебек. Спектакльнең сюжеты да ачык, гади, чөнки рэп юнәлеше дә шундый җиңел аңлаешлы булуны күздә тота. Без шулай итеп рэп аша яшьләрнең эчке дөньясы белән “сөйләшәчәкбез”, - диде режиссер.

"Флешка, рэп һәм мәхәббәт"тә барлыгы 11 персонаж катнаша. Аларның беренче чиратта үзнечәлекле фамилияләре белән җәлеп итә икән. Спектакльдә Әфәринов, Матурова, Ничаваева дигән геройлар белән танышачакбыз. Матурова ролендә - Гүзәл Гайнуллина. Ул әлеге образы белән таныштырды:

- Спектакльнең форматы барыбыз өчен дә яңа тәҗрибә булды. Ул рэпны да, хип-хопны өйрәнүне таләп итә. Бу стильнең үз мохите бар һәм монда без драма артистлары буларак сәхнәдә элеккечә уйный, яши алмыйбыз. Монда бөтенләй башка мөнәсәбәт. Минем персонажым матур тормыш артыннан куа. Спектакльдә мин аның эчке монологын башкарам, - диде Гүзәл.

Ittifaq төркеменә кире әйләнеп кайтсак, аны кемнәр барлыкка китергәнен телгә алмыйча булмый. Алар - Ильяс Гафаров, Назыйм Исмәгыйлев (Усал), Альбина Сөләйманова. Ильяс Гафаров, сәхнәдә күренмәсә дә, музыка өлкәсендә эшли - ул Yummy Music лейблына нигез салучы да. Ә Усал тәхәллүсе яшьләргә яхшы таныш, альтернатив музыкалы чаралар аның катнашыннан башка узмый да диярлек. Заманында рэп язуга алар ничек килгән соң? Бу хакта Ильяс Гафаров сөйләде:

- Заманча альтернатив музыка белән кызыксынганга күрә, шуны ук татар телендә тыңларга тели идек. Алар бар, әмма аз иде. Шулай итеп, студент чакта беренче төркемне оештырдык. Хәзерге вакытта танылган мәдәният вәкилләре үзенең эшен шулай башлады: кемдер татарча дизайн, хореография, кино юнәлешендә беренче адым ясады. Барысы да шулай эзләнүләрдән килеп чыкты, - диде Ильяс. Спектакльне алар үзләре дә көтә, чөнки текстын алдан укып чыкканнан соң, кайбер нәрсәләргә карашлары киңәйгән.

Текст дигәннән, спектакльдә яңгыраячак кайбер җырларның текстлары, эчтәлеккә туры китереп, үзгәртелгән. Аларны Зөләйха Камалова язган, ул бүгенге көндә күп җырлар авторы.

Хореограф буларак Марат Казыйхановның чакырылуы да юкка түгел. Спектакль өчен нәкъ менә хип-хопера стилен аңлаучы кеше кирәк булган. Марат  бүгенге көндә бу стильдә фестивальләр оештыручы буларак та билгеле. Спектакльнең иҗат төркеме турында тулырак әйтсәк, рәссам - Лилия Имаметдинова, ут кую буенча рәссам - Илдар Шакиров.

Премьера көнне рэп сөючеләр өчен сюрприз да көтелә - төркемнең  онлайн-мәйданчыкларда яңа музыкаль альбомы чыгачак. Спектакль турында шулай ук "Идел"нең март санында укыгыз

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев