-
Казанда «ГорькийФест» яшьләр музыкаль-әдәби фестивале узачак Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары лекцияләрдә, фотокүргәзмәдә, китап һәм фильм презентациясендә, шулай ук музыкаль вакыйгаларда катнаша алачак.
-
Җәй климат нормасына якын булыр дип көтелә КФУ галиме сүзләренә караганда, соңгы елларның тенденциясе шундый: вегетация чоры озайтыла, чөнки көз соңрак, ә яз иртәрәк килә. «Менә быел да яз иртә һәм җылы. Март аномаль җылы булды, температура аномалиясе 2 градустан артып китәчәк
-
КФУда киносценаристларны әзерләү магистрлык программасы ачыла Программага 15 бюджет урыны бирелгән. Магистрлар ике ел дәвамында читтән торып белем алачак. Әлеге программага әдәбият фәненнән әңгәмә нәтиҗәсендә кабул итәчәкләр
-
Татарстанда "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия марафоны башланды Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Туган якка... Язучылар белән
Очрашулар, Аллага шөкер, булып тора.
Нинди сәбәп белән булса да, юлга кузгалып, үз укучыбыз белән белән күрешүләр эшкә дәрт уята, димме... Бу көннәрдә Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә районнарда язучылар белән очрашулар оештыра.
Апас белән Кайбычта үткән көн, күптән булмаганча, кояшлы иде. (Без кайтканга, дисәк, артык шапырыну тоелыр.) Апас район үзәгендәге парк һәйкәлләр белән генә түгел, алмагачлары белән дә данлыклы. Җиргә коелган алмаларны авыз итеп, үзәк китапханәгә үтәбез. Барлык авыллардан диярлек китапханәчеләр килгән, таныш китап укучыларны күреп тә сөендек. Якташ язучылар дип зурлаганнарына рәхмәтләр әйттек. Без дигәнем бер төркем каләм әһеле – Хәбир Ибраһим, Марат Закир һәм мин фәкыйрегез. Хәбир абый Борнаш авылыннан, мин Кече Болгаердан, ә менә Марат Закир тумышы белән Мамадыш районы Дусай авылыннан булса да, әнисе Кайбычның Чүти авылыннан икәнлеген, бәләкәй чакларында шул авылда уйнап үсүен сөйләгәч, өчебез дә туган якка кайттык, дип кенә сүз йөрттек. Ә-ә-ә онытып торам, безне тагын бер факт берләштерә: өчебез дә “Идел” журналы хезмәткәрләре. Дөрес, Марат Закир 90нчы елларда хезмәт куйган, Хәбир Ибраһим 2000нче елларда. Өч буын иделчеләр булып та чыгыш ясадык.
Нәрсә сөендерде: укучыларыбыз шактый укымышлы, алар бүгенге вазгыять белән дә хәбәрдар, басылып чыккан һәр яңа китап белән таныш, яшь авторларны беләләр, таныйлар. Башкалар театрларында барган премьераларны кат-кат карап, фикер белдерүчеләр дә бар. Бусына да шатландык. Безнең иҗади сулышны да тоемлыйлар: рәхмәт яусын инстаграмга! Апас музее директоры Рәмис абый Ногмановның очрашуларда гармунда, тальянда уйнавын да шул инстаграмнан карап, белеп торабыз, бу юлы никтер уен коралын үзе белән алып килмәгән, тагын кайтасы булыр, дидек. (Шәп уйный, аны тыңлар өчен генә дә кайтырга була!) Китапханә каршында иҗат берләшмәсе дә эшли икән. Анда йөрүчеләр “Идел” журналының Татарстан Язучылар берлеге белән үткәрелә торган “Әдәби суд” проекты белән дә кызыксынды. Бездә дә шәп язучылар бар бит, нигә безне судка җәлеп итмисез, дип үпкә дә белдерделәр. Килештек, болай булгач, киләсе Әдәби суд Апаста булыр. Хәбир Ибраһим, шунда ук, үз якташларымны якларга алынам, дип адвокат булырга ризалыгын белдерде. Киләсе саннарда гаепләнүченең суд эшенә тәгаенләнгән иҗат әсәрләре дөнья күрәчәк, карап барыгыз!
Марат Закирның икенче туган ягы Кайбычта мине сюрприз көтә иде: тугызынчы сыйныфта укыганда бергәләшеп республика олимпиадасында катнашкан якташымны очраттым! Шактый еллардан соң үзгәрешеп беткәнбез билгеле... Әмма дөньяны онытып, шул вакытта 2нче гимназия интернаты коридорында йоклар өчен подвалдан тимер караватлар ташыган вакытларны искә алып, көлешеп алдык... Сүзебез күпме дәвам итәр иде, белмим, Кайбыч муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевтән шелтә ишеттем: “Әниегез Зәйтүнә апа пешергән ризыкларны инстаграмнан карап барабыз, “Татарстан” журналында да бастырдылар, телевизордан да күрсәттеләр, якташыбыз дип, сөенеп карап утырдык. Тик ул бер дә Кайбыч юкасы дип әйтми, безнең якка гына хас ризык бит”. Рәмис абыйга әнинең табикмәк пешергәнен, ә безнең авылда юканың “Кайбыч юкасы” дип йөртелүен раслап бирергә туры килде (ярый әле үзем белән туган авылым тарихын бәян иткән китабымны алганмын, анда нәкъ менә “Кайбыч юкасы” дип язган идем). Ярата инде Рәмис Рафис улы туган төбәген (искиткеч!), Шәкүр карак, Зариф Бәшириләр турында сөйләгәнен авыз ачып тыңлап утырдык.
Марат Закир шигырь арты шигырь укыды. Аһ, шәп! Тамашачы түгел, мин үзем дә тере шагыйрь укыган шигырьләргә сусаганмын икән. Хәбир Ибраһим тагын да уздырды: Илһам Шакиров сымак шартын китереп, сәхнәдән җыр сузды. Вәт ичмасам, талант! Мөгаен, ул шундый ихлас очрашуларда гына шулай тәмләп моңланадыр. Юл уңаенда калган Мөрәле чишмәсеннән чишмә суын да авыз иттек әле. Туган якларыбызга рәхмәт әйтеп, тагын кайтуны теләп. Укучыларыбыз гына булып торсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз