Логотип Идель
Мәдәният

Тукай Күпербаш авылында булганмы?

Халкыбызның күңел дөньясында мәңгелеккә урын алган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге күп санлы китап-монографияләрдә, гыйльми конференцияләр материалларында, фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләрдә дә яктыртыла.

Халкыбызның күңел дөньясында мәңгелеккә урын алган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге күп санлы китап-монографияләрдә, гыйльми конференцияләр материалларында, фәнни һәм фәнни-популяр мәкаләләрдә дә яктыртыла. Соңгы алтмыш-сиксән ел эчендә исә аның турындагы истәлек-хатирәләрне җыйнау һәм укучылар игътибарына тапшыруга да шактый әһәмият ителде.

Алар татар вакытлы матбугаты сәхифәләрендә әледән-әле басыла торды, өч мәртәбә китабый басмалар рәвешендә дә (1960,1976,1986 елларда) нәшер ителде. Шагыйрьнең тууына 130 ел тулу вакытларында аның хакында җыела килгән барлык диярлек истәлек язмалары (басылганнары да, кулъязма рәвешендә генә сакланганнары да) күләмле ике томга тупланып («Тукай – ядкярләрдә», 2015-2016) тәкъдим ителүен дә әйтергә кирәк. Төрле иҗтимагый вазгыятьтә һәм төрле принциплар кулланып әзерләнгән бу басмаларда Тукайның иҗади эшчәнлеге белән янәшәдә, шәхси дөньясы да, холкы-фигыле дә шактый тулы чагылыш таба. Шул исәптән, гомер-гомердән адәм балаларының фани дөньядагы яшәешен аеруча да мәгънәле итә, ике җенес вәкилләрен бер-берсенә бәйли торган мәхәббәт хисләре белән Тукайның да януы турында кайбер замандашлары сөйләп калдырган фактик мәгълүматлар да. Хәер, алар әллә ни күп түгел. Укучыларны аеруча да кызыксындыра торган бу бик тә үзенчәлекле сфера башлыча аның самими дусты Фатих Әмирхан язмаларында ачыла. Шунлыктан да фәнни хезмәтләрдә, төрле мәкаләләрдә, әдәби, сәнгати әсәрләрдә авторлары Тукайның сөю-мәхәббәткә баглы интим кичерешләре турында фикер йөрткәндә бик хаклы рәвештә Фатих Әмирхан язганнарга таяналар, Чистайдан 1908 елның февралендә Казанга укырга килгән, әсәрләре вакытлы матбугат битләрендә әледән-әле басылып торган тере шагыйрьнең үзе дә белән танышырга омтылган Зәйтүнә Мәүлүдова белән берничә очрашу нәтиҗәсендә шагыйрь күңелендә дә туган саф, нечкә хисләр, тойгы-кичерешләр, эчкерсез, җылы мөнәсәбәтләр хәзерге вакытта шагыйрьнең беренче (һәм бердәнбер мәхәббәте) рәвешендә интерпретацияләнә. Бу очрактан тыш шагыйрьнең икенче бер конкрет затка сөю-мәхәббәт хисләре белән янганлыгына ышанычлы дәлил булырдай башка фактлар Тукайны өйрәнүче галим-голәмәгә мәгълүм түгел, дип беләм.

 

Зәйтүнә Мәүлүдовадан тыш шагыйрьнең икенче бер конкрет затка сөю-мәхәббәт хисләре белән янганлыгына ышанычлы дәлил булырдай башка фактлар Тукайны өйрәнүче галим-голәмәгә мәгълүм түгел, дип беләм.

 

Әмма дә ләкин узган елгы вакытлы матбугат битләрендә шагыйрьнең тагын бер мәхәббәте – соңгы мәхәббәте дә булган дигән фикер үткәрүче берничә язма укучылар игътибарына тәкъдим ителде. Аларның барысы белән танышып чыктым дип әйтә алмыйм, әмма дүртесен күздән кичердем. Болар: «Последняя любовь поэта (Неизвестные факты из жизни Габдуллы Тукая 1911-1912 годов» («Республика Татарстан» газетасы, 2018 ел, 20, 27 октябрь, 4 октябрь), «Неизвестные факты из жизни Габдуллы Тукая. 1911-1912 гг.» («Идель» журналы, 2018 ел, 7 нче сан), «Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте («Идел» журналы, 2018 ел, 11 нче сан) исемле русча һәм татар телендә басылган мәкаләләр, шулай ук интернетта урнаштырылган «Последняя любовь поэта (Неизвестные факты из жизни Г.Тукая 1911-1912 гг.)» дигән күләмле язма. Алар барысы да бер үк иҗади шәхес – киң танылган язучы, тумышы белән Оренбург татары, прозаик, әсәрләре күп телләргә, шул исәптән, татар теленә дә, тәрҗемә ителгән Рауль Мир-Хәйдәров каләме белән язылып дөнья күргәннәр. Мәкаләләрнең исемләнеше дә үк аларда нинди шәхес турында сүз барганын әйтеп тора: ул – бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Аларда чагылыш тапкан тормыш материалының, билгесез дип тәкъдим ителгән фактларның 1911-1912 елларга караганлыгы да искәртелгән. Мәкаләләрдә үзәккә куелган төп фикер исә Тукайның соңгы мәхәббәте булганлыгын раслауга юнәлтелгән.

Хөрмәтле Рауль әфәнде бу фикерне алга сөрүдә таяну ноктасы итеп нәрсәне күрә соң?

Мәкаләләреннән өзекләр (цитаталар) китермичә генә (шәт, автор мине моның өчен гаепләмәс), иң әүвәл авторның интернет челтәренә үзе туып үскән Мартук авылы (район үзәге, Оренбургтан ике йөз чакрымда) һәм янәшәдәге тимер юл станциясендә узган балалык еллары турындагы хатирәләрен сурәтләгән «Балачагым станциясе» исемле автобиографик характердагы хикәясе урнаштыруын әйтергә телим. Бу гаять кызыклы вакыйгаларга бай хикәяне, билгеле ки, якташлары да укыганнар, хәтерләрен яңартканнар. Шулардан берсе – Рамил Шерланов (1958 елда туган, хәзер Нукус шәһәрендә яши; шагыйрь), авторга үзенең нәсел-нәсәбе хакында шактый күләмле хат язып, анда «Тукайның шәхси тормышына кагылышлы истәлекләрне» дә хәбәр итә1. Бу хат укучылар күңелендә дә кызыксыну тудыргандыр, дип уйлыйм. Ни өчен дисәгез, анда Рамил әфәнденең әбисе Казан артындагы Күпербаш авылында туып үсүе һәм аның (әбисенең) Әминә исемле «бик чибәр, тыйнак, эш сөючән» апасы да яшәгән бу авылга Казаннан Габдулла Тукай кайтып йөрүе (!) (русча мәкаләдә: часто приезжал), чахотка белән авырганлыгы, шунлыктан табиблар киңәше белән «тормышының соңгы елларында, башта Казакъстанда, аннары Татарстанда кымыз эчеп дәваланган»лыгы әйтелә. Имеш, Тукай авылга килгәч, әлеге кыз (17 яшьлек) аңа «чынаякка салып, яңа гына әзерләнгән кымызны» кертә торган була. Шул вакытта алар танышканнар, гәпләшкәннәр, хәтта «бер-берсен бер күрүдә үк яратканнар» да. «Эш шуңа барып җиткән ки», Тукай Әминәнең атасыннан аны «кызы белән никахлашырга сораган», әмма ата кеше «тормышы корылмаган» Тукайга кызын бирмәгән. Хатта язылган менә шушы сүзләргә таянып, Рауль Мир-Хәйдаров Тукайның соңгы мәхәббәте турында сүз алып бара, моны үзенең ачышы итеп күрә.

Билгеле ки, Тукай турындагы һәр истәлекне без һәрвакыт аеруча да зур кызыксыну белән укыйбыз (ул Тукайны иҗатчы шәхес буларак, яңа яктан, башка истәлекләрдә күренмәгән образ-сурәтләрдә ачар шикелле). Әмма бу хәбәр-истәлек чынбарлыкта булган хәлләрне, Тукай белән очрашу-сөйләшүләрне төгәл чагылдырамы соң? Рамил Шерланов хатында урын алган ике яшьнең очрашу факты Күпербаш авылы тарихында булдымы икән, дигән сорау туды миндә.

Тукайның үз истәлекләреннән дә яхшы мәгълүм ки, Тукай (балалык елларын санамаганда), ниһаять Җаектан Казанга кайтып яши башлагач та, туган ягы – Казан арты авылларында ике мәртәбә булып киткән. Беренчесе – 1907 ел көзендә, октябрь аенда солдатка каралырга (призывка) каралырга кайтканда. Ул чакта шагыйрь туган авылы Кушлавычта, шулай ук Каенсарда, Кырлайда, Югары Масрада, Олы Әтнәдә, Олы Мәңгәрдә була (ун-унике көн чамасы). «Мин дә менә, Казанны вә туган җирем булган Казан арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым», – ди ул Габдулла Кариевка 1907 елның 30 декабрендә язган хатында. Әлеге сәфәре вакытында ул шат күңелле (мондый рухи күтәренкелек аннан соңгы гомерендә еш булдымы икән әле!), кымыз эчеп дәвалану да «перспектива»да күренеп тормый. «Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!» шәһәрендә әле ныклап урнашмаган, андагы яшь татар язучы-әдипләре, газетачылар, наширләре белән рәтләп танышып та, фикерләшеп тә, Фатих Әмирханнар, Галиәсгар Камаллар, Сәгыйть Рәмиевләр белән дуслашып та өлгермәгән була ул. Истәлекләрдә шагыйрь күңелен дулкынландырырлык гүзәл җенес вәкилләре белән очрашу-әңгәмә коруы турысында бер сүз дә юк. Хәер, Р.Мир-Хәйдәров та Тукайны Күпербаш авылына бу вакытларда түгел, бәлки соңрак, 1911-1912 елларда кайтып йөргән (!?) итеп яза.

Икенче мәртәбә Тукайның туган ягына (авылга) кайту факты аның Гыйльметдин Шәрәфкә, Әхмәт Урманчиевка адресланган хатларында, «Мич башы кыйссасы» исемле юлъязмасында, истәлекләрдә чагылыш тапкан. 1911 елның 29 сентябрендә үк салкынлыктан зарлана башлаган Тукай, үзе язганча, «Наплевать на все», ди дә декабрь урталарында ямщик яллап2, Өчиле авылына юнәлә (билгеле, кайту мәсьәләсе абыйсы Кәшфелкәбир белән алдан сөйләшеп куелган була). Ул вакытларда әнисе Мәмдүдәнең атасы Зиннәтулла мулла Әмиров (1829-1909) вафат булып, нигезендә яшәп яткан улы Кәшфелкәбир хәзрәт һәм аның хатыны Рабигалар йортына ул инде бик авыру хәлдә аяк баса («Чанадан үзе төшә алмады, ирем белән без култыклап төшереп, күтәреп өйгә алып кердек. ... Берәр атнага кадәр урыныннан тора алмады», дип сөйләгән Рабига 1944 елда Мөхәммәт Галигә3). Бу мәрхәмәтле туганнары шагыйрьне савыктыру өчен кулларыннан килгән бөтен шартларны тудырганнар. Ул «яхшы гына тазарган», аның «рухы күтәрелгән» ул (Рабига сүзе). Тукай белән Кәшфелкәбир бервакыт «ун чакрым җыраклыктагы базарлы авылга» (Арчага) баралар. Анда да тулысынча савыкмаганлыгы сизелгән аның: бер урыс өенә кергән җирдә суык аның «тешләрен шакылдатып, Казандагы рәвешчә бөтен тамырларын дерелдәтә» башлый. Тукай мич башына менеп ятарга мәҗбүр була.

1912 елның март башларында гына Кәшфелкәбир аны Казанга илтеп куя.4. Шәһәргә кайткач та, ул салкын тидереп, яңадан да авырып алган.

Беренче карашка, Тукай Өчиледә өч ай чамасы гомерен уздырганда (вакыты күп кебек), Арча янындагы Күпербаш авылына да барып йөргән дип уйларга ярый да шикелле. Әмма бу, минемчә, һич тә мөмкин түгел. Ни өчен дигәндә:

  1. ул, әйткәнебезчә, сау-сәламәт түгел (шулай да авылдан китеп барганда беркадәр савыккан булуы исә «дөге ярмасы белән пешерелгән үрдәк шулпасы» ашау, җылы сөт эчүдән, авыл һавасын сулаудан, җиңгәсенең тәрбиясеннән булгандыр);

  2. тагын да бик мөһим нәрсә: ул үзенең Өчиледә икәнлеген берәүгә дә белгертмәскә кушкан (китаплары белән жандармерия бик тә кызыксынган вакытлар);

  3. җиңгәсе Рабига да истәлегендә аның башка берәр авылга кымыз эчәргә барып йөрүе турында бер сүз дә әйтми (әгәр шул вакытларда башка бер авылга барып йөрегән булса, моны язмый калмас идеме?);

  4. Өчиле белән Күпербаш арасы унбиш чакрымнар, шактый ара; сәламәт булмаган хәлдә кышкы юлда кымыз эчәргә (Р.Мир-Хәйдәров төзәтмәсе: «кәҗә сөте эчәргә») («Тукай приезжал в Купербаш на козье молоко.... «часто приезжал из Казани» (!) диелә5) йөрерме, үзенең авыру икәнлеген белгән хәлдә өйләнү турында сүз ачармы икән, гаилә кору кебек гаять җитди мәсьәлә белән шөгыльләнерме?6

Галиәсгар Камал истәлегендә «Берничә тапкыр (!) авылга кайтып китүләрен исәпләмәгәндә, Тукай, Казанга килеп тора башлаганнан башлап үлгәнчегә чаклы бары өч тапкыр Казаннан читкә чыгып кайтты7», диелгән. Бу «берничә тапкыр» сүзен кулланганда кимендә өч тапкыр булу күз алдында тотыла кебек. Югарыда икесе турында гына әйтелде (Г.Камал, бу сүзендә «тапкыр»ны истә тоткандыр, бу – билгесез). Равил Сәйфетдиновның язуына караганда, 1910 ел җәендә Тукай хәзерге Яшел Үзән районының Мулла иле авылына кунакка барган8. Бу, чыннан да булган дисәк, аның авылга өченче мәртәбә чыгуы итеп санала алыр иде дә...

Рамил Шерланов хатында һәм Р.Мир-Хәйдаров мәкаләләрендә Тукайның 1911-1912 (!) елларгы тормышына нисбәтле билгесез фактлар табылуы хәбәр ителә.

1912 елда өч ай чамасы Өчиле авылында яшәп алуы турында алда сүз булды инде, фикеремне әйтә алдым кебек.

Автор тарафыннан билгесез дип фаразланган Әминә белән Тукайның очрашулары, бәлкем, элегрәк 1911 елга карыйдыр. 23-24 апрельләрдә «Тургенев» исемле пароходта шагыйрь Әстерханга китеп барган. Монда аны азәрбайҗанлы доктор Нариман Наримановка күрсәтәләр. Аңа кымыз эчеп көч җыярга киңәш ителә. 6 июньдә генә ул пароходта Казанга кайтырга чыккан. Кайтуга иҗат эшенә чумган, җәен бер ай чамасы шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй белән очрашып торган. Көзге якта авыруы көчәю турында алда инде язылды... 1911 елда да Тукай Күпербаш авылына барып йөрмәгән.

Р.Мир-Хәйдәров мәкаләләрендә кузгатылган Тукайның Әминә туташ белән ике арада кабынган «соңгы мәхәббәте»нә мөнәсәбәтебезне шәрехләргә омтылабыз икән, шагыйрьнең гомумән хатын-кыз, сөю-мәхәббәт, гаилә кору кебек мәсьләләргә үзенчәлекле карашы, иҗатында чагылышы хакында да фикер йөртергә тиешбездер. Дүрт ай ярымлык чагында кинәт атасы үлеп китеп, дүрт яшьләрендә газиз анасы да9 гүр иясе булып, тома ятимлеккә дучар ителеп, кулдан кулга күчеп йөреп үсәргә тиеш булган бу ир бала, билгеле ки, нормаль тормыш шартларында тәрбия күрмәгән, тулы гаиләләрдәге ата-ана һәм балакайлары арасында була торган сөю-яратулы мөнәсәбәтләрне тоеп үсмәгән. Ятимлектә кимсенеп үсү, шатлыклы кичерешләр аз эләгү, 22-23 яшьләрдә үк сәламәтсезлек билгеләре күренә башлау аның холык-фигыленә, психологиясенә (дөресрәге, үз-үзен идентификацияләүгә) бер генә дә тәэсир-йогынты ясамаган, дип әйтергә ярамастыр. Әмма моңа карап кына сөю-мәхәббәт хисләре аның иҗатында чагылыш тапмаган икән дигән нәтиҗә ясалырга тиеш түгел. Дистәләгән шигырьләре шагыйрьнең хисси дөньясы бай, сизгер, нәфис, нәзакатьле булуы белән бүген дә безне дулкынландыра. Истәлекләрдән күренгәнчә, Тукай реаль тормышта да мәхәббәт хисләрен олылаган, бу мәсьәлә белән бәйлелектә килеп туа торган гамәли моментларга гаять җитди караган, хатын-кызларга гына хас психологик үзенчәлекләрне дә яхшы күзаллаган. Аның хатын-кызлар булган очрашу-сөйләшүләргә катнашырга теләмәве, шигырьләрен яратып укып, үзен дә күрергә, үзе белән – шагыйрь кеше белән дә күрешергә, танышырга килгән кызлардан (мәсәлән, Зәйтүнәдән) читләшүе10 турында дуслары, замандашлары (З.Вәлиди, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Ф.Туктаров, Ф.Апакова һ.б.) шәһадәтлек бирәләр. «Мин аңар үзе мәхәббәт итә торган бер кыздан качып йөрүенең сәбәбен аңламаганлыгымны вә гайре табигый санаганлыгымны сөйләдем. Ул озак җавап бирми торганнан соң, үзенең бер күзен ишарә белән күрсәтеп, «Печать проклятия», диде», –дип яза Ф.Әмирхан11. Хиссез шагыйрь була аламы икән? Истәлекләрдә аның да хис кешесе булуы әйтелә12. Әмма Тукайда акыл да җитәрлек. Шуның чагылышына бер мисал. 1910 елның 4 декабрендә дусты Сәгыйть Сүнчәләйгә юллаган хатында, ул чаклардагы реаль тормыш чынбарлыгыннан чыгып, үзенең гаилә хакындагы «коры фикере»н яза: «Әгәр ... рәфыйкаңның (хатыныңның) синдәге хакын бөтенләй үк тәләф итмәгән булсаң (бозмаган булсаң), син – аны, ул сине якындан белеп яратышсаң, шуның өстенә, шәрмәндәи гыял (гаиләңне оятка калдыру) булмасын өчен, иң азында, җыл тәүлегенә биш йөз тәңкә килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш»13. Кыскасы, Тукай үзенең нинди хәлдә булуын яхшы аңлаган, һич кенә дә гаилә кору теләге белән яшәмәгән, мәхәббәт хисләре белән янса да (Зәйтүнәне оныта алмавы билгеле). Әмма шагыйрьдә бу яшьрен төс алган:

Файдасыз ит кисәгендән гыйбарәтдер йөрәк,

Парә-парә кисмәсә гыйшык мәхәббәт кайчысы.

... Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! –

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы! –

дип яза ул «Мәхәббәт» шигырендә (1908). «Актык тамчы яшь»тә исә (1910):

Бик юашлатты мине яшьрен сөюдән җан көю,

Бар иде булган чагым хәтта арсландан кыю!

...Үлде рух яшьрен мәхәббәттән, – хафа юк үлсә дә, –

Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер җан кыю! –

ди.

Бу урында Җан (Галимҗан) Шәрәфнең бик тә кызыклы фикерен укучы игътибарына китермәкче булам. Аныңча, Тукай «... мәхәббәтене яшерен саклый, ләкин мәхәббәтене мәхбүбәгә белдермәве хәзер Тукайның куркуыннан, әйтергә кыюлыгы йитмәвеннән түгел, бәлки башка сәбәптән: Тукай «яшерен мәхәббәт», игълан ителмәгән, ачылмаган, хәтта мәхбүбәнең үзенә белдерелеп тә, яңалыгы, сафлыгы югалмаган мәхәббәт белән ләззәтләнә башлый. Ул тирән, куәтле мәхәббәт дип шундый мәхәббәтне генә саный башлый».14

Гомумән, Рауль Мир-Хәйдәров мәкаләләре бик кызыксынып укыла. Автор бөек Тукайның шәхесен, иҗатын ихластан олылавын белдерә, халкыбыз вәкилләрен язмыш кайларга гына илтеп ташламасын, аларның күңел түрендә дә Тукайның бөек шәхес буларак һаман да яшәвен горурланып сөйли, аерым нәселләрнең шәҗәрәи тарихларын да ача.

 

профессор Зөфәр Рәмиев

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев