Логотип Идель
Мәдәният

UT FEST: “Ә бу кичә кабатланачакмы?...”

Чаллы шәһәрендә гөрләп узган UT фестиваленнән соң өч көн үтте, ә хисләр шул ук. Чөнки без быел биеп-җырлап күңел ачарга гына түгел, ә фестиваль катнашучыларын, кунакларын яңартылган “Идел” белән дә таныштырырга бардык. UT безнең күзлектән ничек үтте һәм ничек истә калды? Язма шул турыда булыр...

Фестивальгә редакциябез белән җыелышып барасыбыз берничә атна алдан билгеле иде инде. Спойлер булса да әйтим: журналның август санында UT турында саллы гына мәкалә чыкты. Гүзәл Әхмәтгәрәй Чаллы яшьләре, мәдәнияте һәм урбанистика турында тәфсилләп, тәмләп сөйләде. Шул язманы журналга әзерләгәндә без фестивальнең мәгълүмати партнерларына да әйләнеп куйдык һәм шулай итеп иртә таңнан Чаллыга юл тоттык.

Безнең турында

Безнең белән баш мөхәрриребез Рәмзия Ризвановна, smm-белгечебез Гүзәл, офис-менеджер Алия барды. Барыбызның да максат бер – фестиваль барышында журналыбыз белән таныштыру һәм яшьләрдә кызыксыну уяту, Чаллы яшьләре белән танышу-аралашу, социаль челтәрләр өчен контент төшерү, әз генә күңел ачу иде...Кызыксындыру дигәннән, безнең Алиябездә шундый сәләт бар: ул “Идел” турында төнлә уятып сорасаң да шәп һәм кызыгырлык итеп сөйли белә. Аның безнең белән Чаллыга баруы – ярты уңыш булган дип саныйм. 

Гүзәлебезгә исә чараны виртуаль күзлектән карау хас: аңа нинди идея әйтсәң дә, “әйдә төшерәбез!” дип кенә тора. Әгәр безнең сәхифәләрдә кызыклы һәм мавыктыргыч фото-видеолар очратсагыз, аның авторы Гүзәл Закирова дип белерсез. (шагыйрә Гүзәлә белән бутамаска)

Баш мөхәрриребез турында сөйләп тору кирәкмидер? Аның команда белән эшли белү сәләтен һәм эшчәнлек нәтиҗәсен сез инде безнең журнал презентациясендә күрдегез, аңладыгыз. Миңа калса, нәкъ менә аның энергиягә бай һәм ачык булуы аркасында безгә яшьләр тартыладыр. Аның девизы бер: “Команда – бердәмлек дигән сүз. Без бергә булганда гына уңышка ирешәчәкбез”.

Бердәмлек турында

Команда дигән сүз чыккан икән, мин бу урында UT Festның чын-чынлап “ут” итеп оештырган Гүзәл Әхмәтгәрәй һәм Шамил Мәүленовны телгә алырга тиешмен. Алар – икәү. Әмма аларның артында тулы бер зур команда эшләгән. Фестиваль барышында без аларның кырмыска сыман эшләүләрен күрдек сокландык. Чаллының Азатлык мәйданы миллилек, шәһәрчелек, зәвыклылык, матурлык һәм яшьлек мохитенә чумган иде. Хәер, яшьлек дию генә дөрес булмас, урта, өлкән буын кешеләренең күбесе чарадан канәгать калды. (әле журналны да сатып алдылар). Тагын бер кызык күренешкә игътибар иттем: “Идел”не сатып алучыларның күбесе – Гүзәл Әхмәтгәрәйнең фанаты булып чыкты. Алар нәкъ менә Чаллы мохите булган язмага тукталды. Ә кемдер исә рус версиясенең тышлыгына чыккан Илшат Рәхимбай белән кызыксынды. Кыскасы, һәр кешенең зәвыгы төрле – һәм бу шәп тә!

Ой, мин кабат журнал темасына кереп киткәнмен. Сүземне фестиваль программасы белән дәвам итмәкче идем. Шәхсән үзем күрергә һәм ишетергә теләгән чыгышларга тукталырмын. Артистлар үзләренең дәртле номерын 16.00 сәгатьтә башлап җибәрде. Иң беренче микрофонны qaynar төркеме алды. Аның белән “кайнарланганнан” соң ОММАЖ чыкты. Бу мизгелдә сәхнә алды музыка сөючеләр белән тула башлады. Әлмәт егетләренең биетә торган җырларыннан соң бик үзенчәлекле Fauzia “галәми” тавышы белән романтик рух барлыкка китерде. Тамашачылар әкренгә кумирлары - GAUGA и Саид чыгышына әзерләнде. Мин ул арада “АйДа, маркет”тан Оскар Юнысовның “Үлеп кыстый сине миңа йөрәк” дип язылган открыткасын сатып алдым. Үзем фанат булмасам да, фестивальдә альтернатив музыкага биергә яратам. (Ә сез?) Фестивальдә Зур сәхнә белән беррәттән Кече сәхнәдә дә яшь автор-башкаручылар иҗаты белән танышырга мөмкин иде. Шуларның берсе – АлияНур. Аның иҗаты чыннан да нурлы һәм үзе дә гел елмаеп кына тора. Әнисе иҗат иткән шигырьләрне дә көйгә салып башкара икән. Үзе әйтүенчә, алга таба планнары зурдан – тулысынча музыка дөньясында кайнарга тели.

“Белемем буенча мин – шәфкать туташы. Күптән түгел генә эшеvнән киnntv – гариза язlsv: “Алда зур хыяллар һәм максатлар”, - диде Алия.

Уңышлар аңа! Кече сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, артист белән кыска әңгәмә кору форматы булдырылган иде. Һәм бу иҗат юлын яңа гына башлап җибәрүчеләр белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек булды. 

Сәхнәдә – У-у-у-сал!

UT фестның иң җанлы һәм “җенле” номерына килеп җиттек. Әлбәттә, ул – Usal. Әмма Назыйм үзе бер дә усал кеше түгел ул, ягымлы һәм мөлаем. Өстәвенә тыйнак. Тик сәхнәгә чыккач аның бу сыйфатлары усал җырларына күмелә (никтер елмаям). Фестивальгә махсус аның өчен генә килүчеләр дә шактый очрады. Сәхнәгә тәннәре кара буяу белән бизәлгән Усал чыккач, әле генә Gaugaга кушылып салмак селкенгән яшьләрнең аяклары үзеннән-үзе сикерә башлады. "Айда-маркет"тан сатып алган Усал кепкалары күккә “оча”, “Усал!” – дип кычкырган тавышлар ишетелә башлады. Халык хедлайнер чыгышына мораль яктан әзерләнде һәм фестивальнең “утлы” өлеше башланды. Мин бу вакытта качып тордым. Чөнки бөтен кеше дә аны тыңлый, сикерә ала дигән сүз түгел бит. Һәр кеше дә бу кичәдән үзенә ошаганын таба ала иде. Мин шәхсән аны Усалның чыгышыннан соң таптым: кемдер әйтмешли “шайтан туеннан” соң Диджей Сөләйман чыкты һәм күңелгә тансык хит җырларын куйды. “Туган як”, “Әлдермешкә кайтам әле”, “Мин яратам сине, Татарстан”, “Сайра, сандугач”ка биеп аяклар калмады. Алып баручы әйтмешли, бу чыннан да фестивальнең “десертына” тиң мизгел иде.

Алып баручы дигәннән, фикеремне дә язасы килә: Марат Зинһарны җырлары аша беләм – иҗаты белән таныш. Әмма алып баручы буларак үзем өчен ача алмадым. Кайбер җөмләләрдә төртелеп калуы һәм кушымчаларның дөрес ялганмавы колакны “кисте”. Ә гомумән алганда, ул фестивальләрдә алып бару тәҗрибәсен туплап килә. “Мин татарча сөйләшәм”дә алып баруы күбрәк ошаган иде. Аңа уңышлар телик!

Ә ахырда ни әйтәсе килә...

UT FEST - күпләр өчен ел вакыйгасы булып истә калачак. Чаллыга рәхмәт әйтеп кайтырга чыкканда диварга язылган сүзләрне кабатлыйсы килә: "Ә бу кичә кабатланачакмы?..." М.Әгъләм шигыреннән алынган бу сүзләргә җавап итеп бер генә теләк әйтәсе килә: "Дәвамлы булсын! Кабатлансын иде бу кичә!.."

P.S. Язмада бары тик үзем күрергә өлгергән кызыклы моментларны яздым. Моннан тыш фестивальдә маркет, мастер-класс, лекция чаралары оештырылган иде. Хәер, сез UT FEST турында "Идел"нең август санында укый аласыз.

фотолар: Urbantatar сәхифәсеннән алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев