Логотип Идель
Мәдәният

ҮТКӘНДӘ КҮЗЕ БУЛГАННЫҢ КИЛӘЧӘКТӘ ҮЗЕ БУЛЫР

Соңгы елларда нәсел агачы, үз нәселеңнең тарихын барлау актуальләшеп китте. Ерак әби-бабаларыңның кем булганы, аларның ничек көн күргәннәре чыннан да күпләребезне кызыксындыра. «Туфан самавыры» проектында тарих фәннәре кандидаты, галим Рәшит Амишов нәсел шәҗәрәсен белү ни өчен мөһим һәм аны төзүне нәрсәдән башларга кирәклеге турында да бәян итте.

Рәшит Амишов

Буа егете, туган як тарихына мәхәббәтне аңарда мәктәптә укыганда ук тарих укытучысы уяткан. Гаиләдә дә кызыклы, мавыктыргыч фактларны әби-бабасыннан еш ишетеп үсә ул. Егетнең университеттагы диплом эше дә туган ягы Буа шәһәренең мәчет-мәдрәсәләре тарихына багышланган. Буаның данлыклы дин эшлеклеләрен өйрәнүдә Рәшитнең Буа мәдрәсәсендә белем алуы да төп этәргеч булгандыр. Рәшит безгә Казан губернасында татар муллаларының социаль тормышын җентекләп өйрәнүе белән кызыклы. Яшь галим татар тарихын дингә нисбәтле юнәлештә өйрәнүен дәвам итә. Һәм шунысы да игътибар лаек: галим тарихны өйрәнүне нәкъ менә туган төбәгеннән башлаган.

«Безнең җирлек һәм бүген актуаль булган тарих мине күбрәк кызыксындыра, чөнки без монда яшибез һәм моннан беркая да китмибез. Үз тарихыбыз безгә мөһимрәк һәм аны башкаларга җиткерә алсак, тарихчы буларак миссиябез үтәлер иде»

Галимнең эзләнүләре калын китаплар булып та нәшер ителде, үз укучысын тапты. Шуларның берсе якташы Нургали Хәсәновка багышлана. Татар милләтенең мәшһүр шәхесе, мәгърифәтче, дин галиме турындагы хезмәте киң җәмәгатьчелектә шактый кызыксыну уятты. Нургали Хәсәнов турында Рәшит фильм да эшләгән. Татар тарихының бер юнәлешен тәшкил иткән әлеге фильм интернет киңлекләренә дә урнаштырылган. Рәшит Амишов тарафыннан тагын бер дин эшлеклесе Габделсамат ахун Шәһидуллин турында да саллы китап әзерләнгән. Сүз уңаеннан, Габделсамат ахун милләтне саклау җәһәтеннән дә, ил иминлеге уңаеннан да зур гамәлләр башкарган шәхес. Яшь совет хөкүмәте урнашкач та, халыкны төрле фетнәләрдән саклавы белән дә дан тоткан милләт улы булган ул…

Чыннан да, шәҗәрә – туганнарыңа, балаларың һәм оныкларыңа менә дигән шәп бүләк! Затлы, кыйммәтле бүләкне теләгән һәм сабыр кешеләр үзләре дә эшләп чыга ала, ди яшь галим. Бу гамәл туганнарны берләштерә. Аны булдыра алган кеше генә сирәк. Ник дигәндә , җиде буын бабаңны эзләп табар өчен архивларда шактый тирән казынып, гарәп имлясындагы метрика һәм рус телендәге ревизия язмаларының «телен чишәсе» бар. Ә без Рәшитнең файдалы киңәшләренә колак салыйк.

Нәсел агачын ничек төзергә?

Теләгән һәр кеше үз нәсел тарихын яза ала. Моның өчен теләк һәм калын дәфтәр кирәк. Шунда үз биографияңне теркәп куясың. Шул ук дәфтәргә әти-әниеңнең тормышын тулысынча язасың. Ә аннан соң һәр ике як әби-бабаларыңның язмышын сораштырып кәгазьгә төшерә башлыйсың. Менә шулай буыннар турында белгәннәрегезне барлый башлыйсыз. Бу нәсел эзләнүенә туганнар, якыннар да кушылып китә. Фотосурәтләр турында да онытмаска кирәк. Язганнарың янына фотоларны да урнаштыра барсаң, күңеллерәк тә , нәтиҗәлерәк тә. Гаилә архивындагы һәр нәрсәне файдалана аласыз. Әти-әни, әби-бабагызның ниндидер мактау кәгазьләре, орден-медальләре, дәүләт бүләкләре дә калган булырга мөмкин. Бу фактлар барысы да нәсел шәҗәрәсен тулыландыра, баета гына бара.

Рәшит Амишов үзенең җиде буын бабасын барлаган... Шунысын да истән чыгармагыз: архивларда утырырга мөмкинлек булмаса, әлеге өлкәдәге белгечләргә заказ биреп, ерак бабаларыгызны эзләтә аласыз. Революциягә кадәр муллалар язып барган метрика кенәгәләрендә әби-бабаларыгызның никахлары турында кызыклы мәгълүматлар очрый. Ерак әбиегезнең бирнә күләме, бабагызның мәһәре нәрсә булган? Егет, кызның шаһитләре кем, вәли вәкил һ.б ачыклау үзегезгә дә кызыклы булыр.

Әби-бабалар язмышы, һөнәре иртәме-соңмы барыбер үз оныкларында, яшь буында кабатлана. Аларның холкы, һөнәрләре шулай ук. Шуңа күрә , мәктәптә укыганда киләчәктә кем булырмын икән, дип баш ватканда сез үз нәселегездә кемнәр булганын ачыкласагыз, киләчәк юлыгызны сайлаганда да күпкә җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк булыр иде. Кеше үз юлын таба алмый. Тегендә-монда укып карый, бәргәләнә. Әби-бабайлар тормышын карыйсың да, үзеңә юл сайлыйсың. «Бу сәләт миндә дә бар», – дип сез ныграк ябышасыз. Әрвахлар рухына дога кылып торсагыз, нәселдән килүче энергия дә көчәячәк.

Сүз дә юк, һәр милләт үз тарихын белергә тиеш. Шунысы куанычлы, күп гаиләләрдә балаларга гореф-гадәтләр, телгә мәхәббәт тәрбияләү актуаль мәсьәлә булып кала бирә. «Гаиләдә яхшы тәрбия алганнар тормышта чыдамрак, алар кыйбласын да анык белә. Аларның иман баганасы нык булучан. Үзләрен тормышта да иреклерәк хис итәләр», – ди тарихчы. Моның өчен, әлбәттә, үзаңлы булу мөһим. Нәсел тарихыңны белүдән бөтен милләтнең тулаем тарихын тану башлана да бит инде.

Иң шәп тарих китаплары

Татарстан тарихын яхшырак белергә теләсәгез, Булат Солтанбиковның «Татарстан тарихы» китабын укырга киңәш итәм. Әлеге калын китаптан шактый мәгълүмат тупларга мөмкин. Риза Фәхретдинов, Фаяз Хуҗин, Айрат Ситдыйков, Искәндәр Гыйләҗев, Равил Фәхретдинов, Индус Таһиров һ.б. тарихчыларыбыз хезмәтләрен дә укырга киңәш итәм. Хәзерге вакытта кызыксынган кешеләргә мөмкинлекләр шактый күп. Интернетта төрледән-төрле видео материаллар да шактый чыгып тора. Үз тарихыңны белгәч, башка халык тарихларын өйрәнүе дә җиңел.

Яшь галимнәр проблемасы

Яшерен-батырын түгел, гуманитар фәннәр хәзерге вакытта авырлык кичерә. Фәнгә дәүләт тарафыннан акча аз бүленә. Тарихчылар арасында яшь белгеләр күп, дип әйтеп булмый. Тарихчыларыбызның күбесе олы яшьтә! Совет чорында аларга дәүләттән ярдәм булган, шуңа да алар үскән, көчле белгечләр, галимнәр булып җитешкән. Хәзер әлеге юнәлеш авыррак бара шул. Югары уку йортын тәмамлап, аспирантурага керсәң дә , минималь стипендия түләнә. Ә доктарантурада, гомумән, уку түләүле, ягъни барлык чыгымнарны яшь белгеч үзе капларга тиеш. Бу өлкәгә күбрәк альтруистлар, фәнен яратып эшләгән кешеләр генә килә. Фаяз Хуҗиннарга алмаш кирәк.

Тарихчылар – иң сабыр һөнәр ияләре...

Җитди белгеч, тәҗрибә туплагач, үзен туендыру өчен акча эшләү җаен кайгырта башлый. Бу – табигый хәл... Чөнки адәм баласына алган белеме, башкарган гамәлләренең файдасын күрү шулай ук кирәкле гамәл. Рәшит Амишов мисалында карасак, егет җиде ел мәктәптә балаларга тарих фәнен укыта. Аннан соң университетта өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. Буа мәдрәсәсендә биш ел җитәкче вазифаларын да башкарган. Хәзер Амишов үзен шәҗәрәләр төзүче оста белгеч буларак та танытты. Аның Татарстан, башкалабыз Казан буенча эсклюзив экскурcияләре гаять кызыклы уза. Шулай ук яшь галимнең лекцияләрен төрле аудиторияләр яратып тыңлый. Хәзерге вакытта Рәшит Буаның борынгы зиратын барлау, төзекләндерү, тәртипкә китерү эшләрен башлап йөри. Тынгысыз егеткә сабырлык һәм уңышлар гына телик.

фотолар: Фирүзә Вәлиева.

Рәшит Амишов белән әңгәмәне «Туфан самавыры» тапшыруында карагыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев