Логотип Идель
Мәдәният

Утның кайнар йөрәк тибеше

Металл эшкәртү инде бик күптәннән татар җирендәге иң алга киткән кәсепләрнең берсе булган. Әмма бүгенге яшьләрнең күбесе физик көч түгү таләп ителә торган, кайнар мич белән тимерче сандалы арасындагы иҗатны сайламый.

Металл эшкәртү инде бик күптәннән татар җирендәге иң алга киткән кәсепләрнең берсе булган. Әмма бүгенге яшьләрнең күбесе физик көч түгү таләп ителә торган, кайнар мич белән тимерче сандалы арасындагы иҗатны сайламый. Бу, гомумән, катлаулы профессия... Әмма әлеге һөнәрчелекне дәвам итүче яшьләребез әле дә бар. Әйтик, талантлы тимерчеләребезнең берсе Ренат Нуретдинов үз эшендәге иң катлаулы хезмәтләргә дә теләп алына. Тәҗрибәле династиядә дүртенче буын тимерче! Сүз аңа! 

Кайту 

Әтием һәм әнием нәселендәгеләр – эш эзләп Казакъстанга юл алучылар. Алар шунда төпләнгән, хезмәт куйган. Әти-әнием дә әлеге якларда танышкан. Гаиләдә без абый белән икәү үстек. Караганданың Таттимбет исемендәге сәнгать көллиятендә әүвәл сынлы сәнгать бүлегендә укыдым, аннары формалар, күләмле әйберләр ясау җиңелрәк булуын һәм күңелемә дә ятып торуын аңлап, скульптура бүлегенә күчтем. Бүген мин – металл буенча скульптор. Бу һөнәрне икеләнми сайласам да (офис эше – минем өчен түгел!),  аңа бик тиз генә өйрәнәм димә. Башта Санкт-Петербургтан Казакъстанга килеп төпләнгән бер гаиләнең тимерчелек студиясендә хезмәт куеп, тәҗрибә тупладым. Аннары Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Алма-Ата, Астанада, хәтта Кыргызстанда эшләргә туры килде. 2006 елда нәселебез өчен тарихи Ватаныбызга – Казанга әйләнеп кайттык. “Ренуарт” дип исемләнгән студия ачтым, шунда үзем кебек тимерче егетләрне җыйдым. Казанга күбрәк кирәк булачагымны аңладым. 

Чын оста алдында киртәләр юк!

Камиллек яисә киресенчә капма-каршылыклы карар нәтиҗәләрен тудыру – минем шөгелем инде! Монда төсләр уенының металлны бозмавы гына мөһим дип саныйм. Төрле тәҗрибәләр яратам, ниндидер өр-яңа һәм сыйфатлы әйбер иҗат итүне үз күрәм. Кайчак бу кызык тоела, кайчак үзгә булып та күренә, әмма беркайчан да күңелсез дип кабул ителми! Миңа эскизлар, концептуаль фотолар алып киләләр һәм, әгәр дә аларда яңа төрдәге формалар булса, сөенәм генә. 
Заманча каминнар кырына декоратив саклавыч-бизәмнәрне еш ясарга туры килә, алар бик җиңел дә һәм шул ук вакытта чыдам да булырга тиеш... Чын оста алдында киртәләр юк! Чөнки гадәти булмаган иҗади чишелешләр – ул тәҗрибәмдәге яңа җиңүләр генә булачак бит. Һәм, билгеле инде, тимерче хезмәте өчен арзан түләү юк.    

Шахтер даны мәңгелек 

Әтием ягы нәселендәге ир-атларның күбесе – шахтерлар. Әтием Наил дә утыз биш ел диярлек шахтада хезмәт куйды, әмма нибары 59 яшендә арабыздан китеп барды. Бу кайгы мине нык тетрәндерде, уйланып йөргәч, төшләр дә күргәч, каберенә истәлек-һәйкәл урнаштырырга тиешлегемне аңладым. Әтием – атказанган шахтер, аның “Шахтер даны” күкрәк билгесе дә өчәү иде! Шуңа күрә башта күмер кисәге ясап, аннары аңа ике чүкечле, бишпочмаклы “Шахтер даны” күкрәк билгесен уярга булдым. Эскизларга керештем, һәйкәл ясалып бетмичә, тырнакларымны да, чәчемне дә кисмәдем. Үлгәннәр өчен нидер ясау – ул бер дә гади түгел, һәрчак ниндидер сынаулар килеп чыга. Дүрт ай ясагач, истәлек-һәйкәл әзер булды, чардуганны да үзем уйлап эшләдем. Урнаштырдык. Шул көнне әти төшкә керде. “Улым! Мин килдем һәм барысын да күрдем. Миңа ошады! Рәхмәт сиңа!” – диде. Иртән бурычымны үтәгәндәй, шатланып уяндым. Һәм шул көннән башлап тормышым кинәт кенә яхшы якка таба үзгәрә башлады.

Чабакса тимерчеләре 

Әнием Ясминә нәселендәге ир-атлар – тимерчеләр. Дәү бабам Җәләлетдин Ялалов да бик мәшһүр тимерче булган. Безнең гаиләдә аның турында истәлекләр дә саклана. Берзаман ул бер байның заказын бик яхшы итеп үтәгән һәм әлеге бай аңа ул чакларда бик кыйммәт булган төрледән-төрле бихисап чәйләрен жәлләмичә бүләк иткән. Казаннан берничә чакрым ераклыктагы Чабакса авылында гомер иткән ул. Ә Чабакса – бик уникаль тимерчелек чәчәк аткан җир. Андагы тимерчеләрне һәрчак мәшһүр осталарга тиңләгәннәр, аларның даны Петербург тимерчеләре даныннан бер дә ким булмаган. Алар XVIII гасырда ук Казан губернасы, Русиянең башка калалары өчен дә нәрсәләр генә коймаган! XIX гасырның икенче яртысында аеруча уңышлы хезмәт куелган чор: югары сәнгати чуен рәшәткәләр, балконнар, баскыч тоткычлары, корыч капкалар, ат экипажы тарантаслары, тәгәрмәчләр... Тарих буенча, 1870 елда анда 65 оста һәм 130 хезмәткәр яшәгән, XX гасыр башында исә 120 тимерчелек остаханәсе булып, аларда 400 тимерче хезмәт куйган. Әби патша кареталары тәгәрмәчләрен дә алар ясаган. Казан үзәгендәге бар нәфис бизәмнәр –  шул авылдагы тимерчелек остаханәсе хезмәтләре. Мәскәү, Петербург һәм Көнбатыш Аурупа калаларындагы сәнгати коелмалар бу тимерчеләр өчен өлгеләр булып торган. Архитектура эшләнмәләре ясалган альбомнарны хәтта Венадан да кайтарканнар. Шул ук вакытта үзләре дә рус һәм татар декоратив традицияләрен берләштергән матур композицияләр уйлап чыгарган. Бертуган Гребенщиковлар 1890, 1896 елларда Казан фәнни-сәнәгать күргәзмәсенең зур көмеш медальләренә лаек булган. 1893 елда ук авылда – һөнәрчелек классы, ә соңрак һөнәрчелек мәктәбе ачылган. (Тора-бара ул училищега  әйләнеп, белем бирү 1980 еллар ахырына кадәр дәвам иткән.) Анда рәсем дә укытылган, иллюстрацияле басмалар да кайтартылган. Утызынчы елларда тимерчелек белән көн күрүчеләрне гаиләләре белән Себергә сөргәннәр. Бөек Ватан сугышында күп кенә тимерчеләр яу кырында башларын салган. Нәтиҗәдә, Чабаксадагы ир-атлар сугыштан соң башка һөнәр ияләре булып та киткән. Ә соңгы остаз-тимерчеләр нибары авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаган. Туксанынчы еллардан башлап авыл халкы саны нык кимегән, авылда бер генә тимерче дә калмаган, тимерчеләр әзерли торган уку йортында тракторчылар әзерли башлаганнар... Әмма милли үзаңны, мәдәни-генетик хәтерне тулысынча юкка чыгарып булмый бит ул. 

Сыннар коярга үзлегемнән өйрәндем

Тимерчелектә гасырлар буе һөнәри серләр бик теләп ачылмаган... Үзем дә сыннар коярга үзлегемнән төшендем. Моңа өйрәтүче осталарны тапмадым. “Сиңа тимерчелек белән бәйле сынчылыкка өйрәнү бик авыр булачак”, –диючеләр генә табылды. Гомумән, Казанда бүгенге көндә берничә йөз тимерче бар, әмма аларның бер дистәсе генә – чын оста. Мин үз технологик ысулларымны булдырдым. Сәнгати металл эшләнмәләрен даими иҗат итәргә туры килә. Әйтик, Казан кунакханәләре өчен тимер бизәмнәр ясыйм. Бер кунакханә бакчасындагы аккошлы эскәмияләр Бөекбританиянең XIX гасыр эскәмияләре өлгеләре буенча бик үзенчәлекле булып килеп чыкты. Күптән түгел Казанның “Ирек” мәчете мәйданында гарәпчә язмалы эскәмияләр ясап урнаштырдык. Зур яктырткычлар да, җилгә каршы баручы сәяхәтчеләргә охшаш мифик кош сыннары да, коелган, сыгылма челтәрле баскыч бизәмнәре дә ясалды инде. Аларны ясаганда тимерче инде эретеп ябыштыручы да, сыннарга “борынгылык” төсмерләрен өстәү өчен химик матдәләр белән ашатучы һәм буяучы да була... Эшләнмәләр дә озакка чыдам килеп чыга.    

Иҗат процессын догалар укып башлыйм

Кошларны, җәнлекләрне ясау, гомумән, кызык. Тик алар шактый озакны ала, әйтик, кошларның каурыйлары гына да аерым-аерым ясалып берләштерелә. Пошилар да койдым. Атлар да. Мондый сыннар уңышлы килеп чыксын өчен, аларның яшәү рәвешләрен, анатомияләрен җентекләп өйрәнәм. Бу бик мавыктыргыч, үзең биологка ук әверелерлек! Әлеге нисбәттән, Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә һәрдаим сокланам. Иҗат процессын догалар укып башлыйм. Көне-төне бер дулкында булу, ниндидер сихри, әйтерсең өстенлек алып булмаслык иҗатта, уйлар өермәсендә яшәү бик ошый миңа. Сыннарга җан өрү, үз җаныңның бер кисәге белән бүлешү – болар бит илаһи мизгелләрсез бармый! Аннары... сынны заказчыга тапшырасың да иҗат тәмам була... Менә шул минутларда, беләсезме, һәрчак моңсу, әйтерсең лә, аңа үз балаңны тапшырасың... Менә шул инде ул иҗат җәфасы... Аннары күп кенә шәхси заказ нәтиҗәләрен, фотоларын, хуҗасы таләбе буенча, инстаграмга куеп та булмый бит әле. Дәүләт заказлары булгалый, әмма алар аз күләмдә.

Яңа Кырлайда ачылган әдәби-скульптуралы парктагы Сәгъди абзый һәм кечкенә Апуш сыннарын, шагыйрь язган әкиятләрдәге персонажларны биш ай буе иҗат иттек. Төннәрен Тукай әкиятләрен укыган чакларым булды бу.  

Кайсы төр заказларга алынмыймы? Мин һичкайчан да кылыч, хәнҗәр, пычаклар ясамыйм.

Казанның тарихи йөзе сакланырга тиеш  

2017 һәм 2018 елларда “Том Сойер Фест” проектында катнаштым. Эшем Казанның борынгы архитектурасын тернәкләндерү белән бәйле булды. Узган гасыр агач йортларының тимер бизәгечләрен, кәрнизләрен реставрацияләүне бушлай башкарып чыктык. Сөекле шәһәремнең борынгы тарихы өчен ут янам, бу идея белән килешүче дусларым да бар. Казанның тарихи йөзен саклап калырга тырышучы команда составында мин. Аны без башкармасак, тагы кем башкарсын? Һөнәри тимерчеләр өчен бу – вөҗдан сүзе. Һәм миңа, тимерчеләр нәселе вәкиле буларак, Казанның үз архитектурасы тарихы һәм аның күркәм йөзе саклануы бик тә мөһим! Минем кызым һәм улым бар, алар әле кечкенә, үсеп җиткәч нинди һөнәр ияләре булырлар, әлегә билгесез. “Казан буйлап йөргәндә, мондый хезмәтләремне балаларыма, оныкларыма һәм оныкчыкларыма да күрсәтергә насыйп булсын иде, иншаллаһ!” – дип тә телим.
Әгәр мөмкинлек килеп чыкса, башкалада Аналарга багышланган һәйкәл һәм дә яңа гына гаилә корганнарга багышланган сын куяр идем. 

Тимерчеләрне хөрмәт итәләр

Зур хыялым бар – шушы якларыбыздагы тимерчелек мәктәбе традицияләрен яңадан торгызу. Каладан читтәрәк яңа остаханә дә булдырасым килә. Нәкъ дәү бабам эшләгән мохитне кире кайтарырлык аерым остаханә төзисе иде! Билгеле, бу шактый тир түгелә торган җитди һөнәр. Без 40-45 градуслы кызуда хезмәт куябыз, ә тимерче миче янында тагы да эссерәк инде... Кайчак ял итәргә, теләгән кадәр йокларга да җитешмибез. Ә еш кына башка берәр иҗади идея чишелеше килә дә студиягә ачы таңнан килеп җитәсең. Талант эше бу, бизнес дип чабарлык өлкә түгел. Безгә, тимерчеләргә карата хәзер дә, борынгы гасырлардагы кебек үк, үзгә караш. Килешүләр төзегәндә шуны ассызыклыйм: һәркайсы үзенең нык ихтирамын белгертеп сөйләшә. 

Зилә Нигъмәтуллина әзерләде
Фотолар Ренат Нуретдиновның шәхси архивыннан алынды

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев