Логотип Идель
Мәдәният

Үзем дә үсәм, җырларым да

Җырчы Гөлназ Гафурованың татар эстрадасында үз урыны бар. Үзе иҗат иткән милли образыннан да таныйлар аны, мәгънәле җырларын да үз итәләр.

Иҗат итүдән кала, балаларга вокал дәресләре дә бирә. «Идел» укучыларына татарның җыр сәнгате, балалар белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде ул. 

 

Мәйсәрә роле – минеке 

Балачактан сәнгать белән кызыксынам мин. Рәсем ясыйм, театрны яратам, җырлыйм. Шуңа да артист булуым очраклы килеп чыкты дип әйтә алмыйм. Бу шөгыльләр үзара шулкадәр тыгыз бәйләнгән. Хәтерлим, үсмер чакта дизайнер булырга хыялландым, аннан театр артисты булу теләге уянды, ләкин мәктәпне тәмамлауга музыка училищесына укырга кердем. Балачак хыялларым бүген дә чынга ашуын дәвам итә. Училищеда укыганда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының актерлык бүлегенә укырга да кергән идем. Консерваториягә керү сәбәпле, институтны ташларга туры килде. Шул вакытта Камал театры директоры Шамил Зиннуров: «Без сине Мәйсәрә роленә көтәбез», – дип чакырган иде. Туры килмәде... Консерваторияне кызыл дипломга тәмамладым. Ә Мәйсәрә ролен уйнарга насыйп булды бит. Казан шәһәр филармониясе һәм «Казан» бию ансамбле белән берлектә куелган «Зәңгәр шәл» спектаклендә төп роль – минеке. Әлеге спектакль белән Россиянең төрле төбәкләрендә булып кайттык. Аллаһының могҗизасы шунда: уйлаган теләкләрем чынга аша. Шуңа күрә хыялланырга курыкмагыз, насыйп булса, һичшиксез чынга ашачак!

 

 

Хәзерге образым – бүгенге күңел халәтем

Милли стильдә иҗат итүгә шулай ук үз теләгем белән килдем. Холкым шундый: күңелгә ятмаган эш белән шөгыльләнә алмыйм. Кечкенәдән татар халык җырларын башкарып, конкурсларда катнашып үстем. Үземне гел милли киемнәрдән чыгыш ясаучы җырчы итеп күрә идем. Хәзерге образым, җырларым минем бүгенге күңел халәтемне чагылдыра. Мин – ике бала анасы. Үзем дә үсәм, җырларым да. Унбиш ел элек башкарган җырларым бөтенләй башка. Хәзер татар халкының затлы мирасын сәхнәгә чыгарырга телим. Бәлки күпләргә ул кирәкмидер дә, әмма киләчәк буын өчен бу мөһим дип саныйм. Без балаларга әхлакый тәрбия бирүгә өлешебезне кертмәсәк, кем эшләр бу эшне? 

 

Балалар белән эшләргә яратам

2008 елдан музыка мәктәбендә балалар укытам. Үзем эшли торган Казан шәһәр филармониясе каршындагы балалар филармониясе ансамблен җитәклим. Анда егерме сигез бала шөгыльләнә. Алар җырлый, бии, төрле уен коралында уйный. Без төрле бәйгеләрдә, республика күләмендәге зур чараларда катнашабыз, җиңүләр яулыйбыз. Моннан тыш, аерым-аерым проектлар да күп. Шуларның берсе – «Салаватик»лар. Бу Татмедиа ширкәтенең «Салават күпере» журналы оештырган проект. Үзем дә күптәннән балалар өчен контент булдыру буенча уйлап йөри идем. Шундый форматтагы проект турында ишеткәч нык шатландым. «Салаватик»лар белән егермәгә якын клип төшерелде, концертлар куйдык. Балалар белән эшләргә бик яратам, җыр аша балаларны тәрбияләүдә үз өлешемне кертергә телим. 

 

Илүзә Ибәтуллина әзерләде 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев