Логотип Идель
Мәдәният

Яраттыра торган Алмачуар

«Һөнәр» яшь режиссура фестивале быел да тамашачыга гаҗәеп талантлы режиссерлар сәхнәләштергән шактый кызыклы, үзенчәлекле спектакльләр тәкъдим итте.

«Һөнәр» яшь режиссура фестивале быел да тамашачыга гаҗәеп талантлы режиссерлар сәхнәләштергән шактый кызыклы, үзенчәлекле спектакльләр тәкъдим итте. Рәттән барысын да карап булмаса да, үзем өчен иң кадерлеләрен билгеләп куйдым!

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» исемле әсәренә нигезләнеп, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәләштергән спектакльне (режиссеры – Айдар Җаббаров) түземсезлек белән көтеп алдым! Ник дигәндә, беренчедән, үсмер малай Закирның колынга булган ихлас мәхәббәтен сурәтләгән әлеге хикәя иң яраткан әсәрләремнең берсе, икенчедән, спектакльне туган районым театры куя! 

Спектакль залына үтүгә, борынга тәмле печән исе килеп бәрелде һәм шул ук вакытта бөтен аңымны томалап алды. Үзем авыл баласы булганлыктан, печән исе шундый да кадерле, күңелемә үтә дә якын. Спектакль барышында артистларның шул печән өстендә кыштыр-кыштыр чабып йөрүләре миңа аеруча да ошады. 
Төп герой Закирның һәр сүзендә, һәр карашында, һәр хәрәкәтендә колынга булган яратуы ярылып ята һәм әлеге рольне башкарган Раил Сәләхиев аны шул дәрәҗәдә югары итеп башкара. Биянең колыны булачак дигән хәбәрне ишетүгә, Закир шулкадәр шатлана, аның куанычы эченә сыймый. Ул әти-әнисенә бер-бер артлы үзенең сорауларын яудыра башлый. Шул күренешләр вакытында, сөенеп: «Бу нәкъ мин!» – дип куясың! Ә колын туганнан соң инде малайның шатлыгы бермә бер арта. Ул, бар дөньясын онытып, колыны янында бөтерелә башлый. Хәтта, аны авылга ияләшкән бүреләрдән саклар өчен, дусларын да балыксыз күлгә балык тотабыз дигән хәйлә белән алып төшә. Артистлар малайларның суда чупырдашуларын, балык тотабыз дип йөзүләрен, күл буенда күңелле итеп сөйләшеп утыруларын шулкадәр күңелгә үтәрлек итеп башкара, син, үзең дә сизмәстән, уйларың белән рәхәт балачагыңа, авылыңның күлләренә барып тоташасың. 

Әлеге спектакльне башкала театрларының берсе куелышында караганым булганга һәм анда Алмачуар ролен ир-ат башкаруын белгәнгә, мин монда да аны ир-ат башкарадыр дип көткән идем. Әмма монда аны хатын-кыз уйнавы (Алинә Сидеева) һәм үзенең карашлары, хәрәкәтләре белән тиктормас колынны гәүдәләндерә алуы мине бик сокландырды!

Спектакльнең иң авыр өлеше – Сабан туенда беренче урынны яулаган колынның үлеме... Бу Закир һәм аның гаиләсе өчен генә түгел, барлык тамашачылар өчен дә зур фаҗига булды. Тик әлеге моментта колынны югалту ачысы Закир тарафыннан тулысына чагылып бетмәде кебек. Аның янына килеп сыйпавы, яратуы, терелтергә тырышуы җитмәде. Режиссер Айдар Җаббаровның трактовкасы, бәлки, башкачарактыр? Әмма гади тамашачы буларак, шәхси фикеремне җиткерәм. Тамашачысын үзгә бер җылылык белән яраткан Әтнә театры өчен һәртөрле фикерләр кадерледер дип ышанам.

Спектакльдә тагын бер үзенчәлекле образ ул – Закир карт (Марат Хәбибуллин). Үсмер Закир белән беррәттән, аның да әлеге хәлләрне кабаттан күңеленнән кичерүе, һәр вакыйганы сөйләп, колынга мәхәббәтен белдерүе уңышлы уйлап табылган. 

Спектакль ахырында Закир карт авызыннан яңгыраган әлеге сүзләр исә бөтен күңелне тетрәндерде һәм мәхәббәт төшенчәсе турында тирәнрәк уйланырга мәҗбүр итте: «Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым. Алмачуар минем йөрәгемдә: җиргә, күккә, адәмнәргә, бөтен нәрсәләргә булган мәхәббәтемне үзе белән бергә алып китте». 

Әтнә театрының әлеге спектакле театр белгечләренең, тамашачыларның олы бәясен алды. Ул гына да түгел, «Алтын битлек» Русия милли театр премиясенең «2020-2021 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре» исемлегенә керде. Афәрин, алга таба да тоткан кыйблагызга тугры калып, ихласлыгыгызны җуймыйча иҗат итәргә язсын!

Энҗе Хөсәенова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев