Логотип Идель
Мәдәният

«Yummy Music»ка - 11 яшь. Яшьләрне нәрсә җәлеп итә?

Быел заманча татар музыкасы иҗатчыларын бергә туплаган «Yummy Music» лейблына 11 яшь тулды. Алар 11 ел дәвамында яшьләр өчен тере, актуаль, җанлы музыка иҗат итә.

Шул уңайдан, әлеге татар лейблы турында 10 кызыклы факт әзерләдек.

Фото: Данил Шведов

1)  «Yummy Music» лейблы җырларын 180 илдә тыңлыйлар. P.S. Дөньяда барлыгы 195 ил бар.

2) Әлеге лейбл музыкантлары иҗат иткән җырларны былтыр 3 468 630 мәртәбә яңгыратканнар. Бүгенге көндә аларны 63 музыка мәйданчыгында табып була.

3)  «Yummy Music»  иң беренче чыгарган җыр – «Шәкүр Али белән Гөлназ Батталованың «Декабрь» җыры. Ул интернетка 2012 елның декабрендә урнаштырылган.

4)  «Yummy Music» инглизчәдән «Тәмле музыка» дип тәрҗемә ителә. 

5)  Татарстан Республикасы көнендә башкалада оештырыла торган  иң масштаблы «Tat Cult Fest» фестиваленә 2018 елда нәкъ менә алар нигез салган.

6)  Лейбл чыгарган иң күп тыңланган җыр  - «Рубин супер гуд». Бу җырның ютубтагы клибында гына да барлыгы 846 мең карау бар.

7)  Иң аз тыңланган җыр –  Эльмир Низамовның «И дольше века длиться день» спектакленә язган «Дөя» саундтрегы.

8)  «Yummy Music» лейблы бердәнбер татарча музыкаль лаборатория - Tat Cult Labны оештыручы. Анда 4 ел эчендә 55 кеше катнашкан һәм 20 дән артык җыр яздырылган.

9)  «Yummy Music» - революциягә кадәрге  (1914 елда ясалган) бакыр тәлинкәләрдә сакланган көйләрне яңартып, шулар нигезендә берничә яңа җыр яздырган лейбл. Шуларның иң популяры «КАРАБАЙ». 

10)  Лейбл музыканы  Татарстан милли китапханәсе студиясендә яздыра. Яшьләрнең иң яраткан артистларын шунда очратырга мөмкин.

Фото: Данил Шведов

15 июнь көнне узган туган көн концертында без тамашачылар һәм кайбер артистлар белән сөйләшеп, лейбл музыкантлары турындагы фикерләрен тупладык. 

Гадел Җамалетдинов
Студент:

«Оммаж» төркемен яратып тыңлыйм. «Бала» дигән җырлары аеруча ошый. Ул миңа үземнең балачагымны хәтерләтә. «Терапевтический» җырлары да бар. Татар телен әби белән сөйләшеп һәм «Yummy music» чыгарган җырларны тыңлап өйрәндем.  

Зөлфәт Әхмәтов
Табиб – фтизиатр:

Яраткан төркемнәрем – «Gauga» һәм Усал. Иң күп тыңланган җыр -  Усал һәм Urticның «Урманнарга» җыры. Минем плейлистта ул беренче тора һәм шуңа күрә гел тыңланыла. Еш кына кәефемә бик туры килә. Усалның соңгы альбомында реггига якын музыка чалымнары да бар, хәтта. 

Ләйлә Лерон
Блогер:

5 ел элек миннән:  «Нәрсә ул «Yummy Music», - дип сорасагыз, җавап  бирә алмаган булыр идем. Усалның иҗатын гомумән дә аңламый идем. Мин хәзер үлеп тыңлый торган Urtic әле ул вакытта юк иде. Вакыт узгач кына мин аларны аңлый һәм ярата башладым. 

Марат Зинхар
Музыкант – башкаручы:

«Mаlsi Music»ны бик яратып тыңлыйм. Аның Сугдер Лудуп белән ясаган җырларына хушым китә. Әлбәттә, Илгиз Шәйхразиевны яратам. Тик иң шәп җырчы инде, әлбәттә, Ятмас Дусай (P.S. Марат үзе шул тәхәллүс белән чыгыш ясый).  

Булат Шәймиев
Блогер, телче:

Усалны үз итәм, чөнки аның иҗаты үтә ихлас һәм әһәмиятле темаларны күтәрә, концертларында тамакны җыртырлык итеп җырлаттыра, җылаттыра һәм травмаларны дәвалый. Оммажны стиле өчен ошатам. «Gauga»ны да тыңлаштыргалыйм, видеоларымда кулланам, әлбәттә. «Нур» төркеме салмак кына - әбигә дә тыңлатырга була.  

Гөлназ Бәдретдин
Журналист:

«Gauga»ның җырларын тыңлыйм. «Иң» җырын яратам. Аларның җыр сүзләре, гомумән, матур, фәлсәфәле. Уйландыра торган. Мәсәлән,  җырларының берсендә «бездән озакламый берни дә калмый» дигән юллар бар. Шуны тыңлыйсың да, уйлыйсың: «нишлибез без монда?», «нинди максат белән яшибез?». Тормышта берәр эз калдырып китәсе килә.  

Ленария Мөслимова 
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:

 
«Yummy Music» лейблы чыгара торган яшьләрчә музыканы «альтернатив татар музыкасы» дип атап йөртергә күнегелгән. Минем алай дип әйтергә телем әйләнми. Алар 11 ел буе сәхнәдә, күпме кеше җыялар! Инде бер буын яшьләрне тәрбияләделәр, дияргә була. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: июль саны Yummy music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев