Логотип Идель
Мәдәният

ЗӘЛИФӘ

Зәлифә Хибатова – Башкортстан башкаласы Уфа каласында яшәп иҗат итүче ирекле рәссам. Аның пастель, майлы буяулар белән кулланып ясалган портретлары һәм башка жанрдагы эшләре бик күпләрне сокландыра.

Безнең белешмә:  

Зәлифә Хибатова 1990 елның 3 декабрендә Башкортстанның Әбҗәлил  районы Яңавыл авылында туган. Рәссамлык белемен Касыйм Дәүләткилдеев исемендәге республика сынлы сәнгать гимназия-интернатында, Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендә туплаган. Россия Рәссамнар берлегенең яшь рәссамнар һәм сәнгать белгечләре берләшмәсе әгъзасы. РФ Президентының сәләтле яшьләргә булышлык итү,  Россиядәге яшь сәләт ияләренең «Яңа исемнәр» смотр-бәйгесе һәм Кирилл Дегтярёвка багышланган «Сәләтле балалар» премияләре лауреаты. Исеме «Сәләтле балалар – Россия киләчәге» энциклопедиясенә кертелгән. «Сәләтле бала» («Одарённый ребёнок») медале иясе дә. Аның күпсанлы әсәрләре Россия, Казакъстан, Төркия, Испания, Алмания, Филиппин, Малайзия дәүләтләрендәге шәхси тупланмаларда саклана. 


 


Дүрт баладан бер рәссам

– Гаиләбездә без өч кыз һәм бер ир бала үстек. Рәссамлык сәләте бары тик миндә генә, – дип балачак хатирәләрен искә алудан башлады сүзен Зәлифә. –   Мин пластилиннан сынчыклар да әвәләдем, рәсемнәр ясауга да хирыс идем. Рәсем ясарга өйрәнергә җитди карашта булдым һәм әтинең сеңлесе, рәсем укытучысы Сәгыйдә Янбердина алып барган түгәрәккә теләп йөрдем. Ә ул түгәрәк дәресләренә дүрт чакрым җәяү барырга-кайтырга туры килде. Бишенче сыйныфтан соң укуны Касыйм Дәүләткилдеев исемендәге республика сынлы сәнгать гимназия-интернатында дәвам иттем. Әнием Зәйтүнә һәм әтием Хадис, рәссам булырга телисең икән, укы, диделәр. Берүземне Уфага укырга җибәрү авыр булгандыр. Рәссамлыкка уку матди чыгымнар да таләп итә бит. Миңа иң сыйфатлы кирәк-ярак кына алдылар. Рәссам булуымда аларның өлешләре зур! 

Зәлифә гимназия-интернатта укыткан остазы Любовь Мәҗитовага да рәхмәтле. X сыйныфта укыганда ук, ЮНЕСКО оештырган Бөтенроссия пленэрының ике этабында җиңгән. Һәм пленэрның Суздальдә узган өченче этабында да катнашып, Гран-при иясе булган. 


Эмоциаль януны ничек булдырмаска?  

Кайчак кайбер иҗатчылар эмоциональ яну халәтен кичерә. Рәсемнәр күп ясаган мәлдә үз һөнәрен дөрес сайлаганмы-юкмы дип уйлана башлый. Менә Зәлифәдә дә студент чакта шундыйрак күңел халәте булып алган. 

– Кисәк боегып алдым. Рәссам булып кына, гел иҗат итеп тормыш алып барып булмас кебек тоелды. Нәкъ шул елны безне танылган рәссам, профессор Әмир Мәҗитов укытты. Аның булышлыгы белән рухи яктан ныгыдым. Һәм... заказларга портретлар ясый башладым. Ни гаҗәп, портретлар ясап бирүемне үтенеп мөрәҗәгать итүчеләр көннән-көн күбәя барды. Аннары картиналарымны бер коллекционер күреп алды, сәнгатемә мөкиббән булып, хезмәтләремне даими сатып ала иде. Соңрак эшләрем онлайн-галерея аша да сатылды. Мин хәзер дә мондый галереялар белән хезмәттәшлек итәм һәм шул ук вакытта картиналарымны сорап, үземә дә еш мөрәҗәгать итәләр.

 

Уңышлы иҗатчы

Зәлифә Хибатова академияне тәмамлагач та, Башкортстандагы күп күргәзмәләргә үз өлешен керткән. 2016 елда аның бер хезмәте Берлин галереясындагы гомуми күргәзмәгә эленгән. 2017 елда – рәссамнарның Италиядә үткәрелгән «ARS INCOGNITO» халыкара биенналесында, «ТӨРЕКСОЙ» тарафыннан Казакъстанда оештырылган ХХ Халыкара симпозиумында, 2018 елда Төркиядә узган Халыкара пленэрда да катнашкан. 

– Бу симпозиумда төрле дәүләтләрдән 27 яшь рәссам катнашты, барыбыз да – стипендиатлар, төрлечә ясау техникасы осталары идек. Без Казакъстанның тарихи урыннарын, табигатен күрдек, шуларны сурәтләдек. Барлыгы 140 эш әзер булды. Шул бер атна эчендә үзем дә биш картина ясадым. Алар, башкаларныкы белән беррәттән, Көньяк Казакъстан музеенда саклана, – дип искә ала рәссам. 

Теберда дәүләт табигый биосфералы тыюлыгы өчен экспозицияләр иҗат итү өчен чакырылган ул. Дондагы Ростов каласындагы «Ростовский» визит-үзәген бизәгән.

 

«Кешеләрне күзәтергә яратам»

– Авылда туып үскәнгә күрә, авыл, аның ихлас күңелле, игелекле кешеләре гел истә, аларны еш ясыйм. Балалар портреты ясауга да мөкиббәнмен. Рәсимә һәм Бәдигә әбиләремнең сурәтләрен теләп иҗат иттем. Гомумән, кешеләрне күзәтергә яратам. Һәм, әгәр дә үзенчәлекле йөзле берәрсен күреп алсам, аның портретын шундук уемда ясый башлыйм, – ди Зәлифә. Моннан кала җете төсләрдәге келәм рәсемнәрен дә яза ул, андый эшләре дә җитәрлек. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев