Логотип Идель
Мәдәният

Зәркәнчелеккә маһирлык

Зәркән остасы Данил Рәшитов – сәнгать дөньясында билгеле шәхес. Кол Шәриф мәчете эчендәге Кол Шәриф бинасының кечкенә ювелир күчермәсен реставрацияләүгә үз өлешен керткән.

Көмештән Сөембикә манарасының ювелир күчермәсен, Болгар җирлегендәге тарихи, архитектура комплексы композициясен дә көмештән иҗат иткән. Арнольд Шварцнеггер Калифорния губернаторы вазифаларын үтәгән елда, аңа бер үзенчәлекле балдак та бүләк итеп салган. Шварценеггер, әлеге балдакны ошатып, Данилга үз кул тамгасы белән рәхмәт хаты да юллаган. Бүген ул иҗаты турында сөйли. 

 

Безнең белешмә: 
Зәркән остасы Данил Рәшитовка – 35 яшь. Казан дәүләт мәдәният институтының «Декоратив-гамәли сәнгать» факультетын тәмамлаган. Параллель рәвештә Казан халык һөнәрчелеге техникумында ювелир һөнәренә укыган. Бүгенге көндә Татарстандагы XX-XXI гасырлардагы ювелир сәнгате үсеше темасына фәнни диссертация яза. 

 

Балачактан – иҗатта 

Мин балачактан иҗатка тартылдым. Дәү әтием Надыр аяк киеме төзекләндерү остасы иде һәм ул гомер буе шушы өлкәдә хезмәт куйды. Металл чокып, матур эшләнмәләр ясарга ул өйрәтте. Инде урта мәктәптә укыганда ук ир-ат өчен калын балдак ясадым. Ул яхшы килеп чыкты һәм андый балдакларны дус-ишләремә дә эшләдем, мәктәп ярминкәләрендә дә саттым. 

Әти-әнием исә – спортчылар. Әтием Дамир тимераякта парлы шуу буенча спорт остасы, заманында РСФСРның спортта парлы шуу төре буенча җыелма командасы составында да булган. Ә әнием Алсу – тимераякта шуу спорты буенча спорт остасы, дәвалаучы физкультура комплексы табибәсе. Абыем Альберт – дәүләт эше хезмәткәре.

 

Илгиз Фазылҗанов шәкерте 

Сәнгатькә тиз генә төшенеп булмый. Шуңа күрә 1999 елны Казанның 4 нче сынлы сәнгать мәктәбен тәмамладым. Әтиемә рәхмәт яусын, ювелирлык сәнгатенә маһирлыгымны күргәч тә, мине 2002 елда, 14 яшемдә үк, хәзер инде исеме бар дөньяга мәгълүм татар зәркәнчесе Илгиз Фазылҗанов остаханәсенә алып барды һәм: «Менә шушында барысына да төшенерсең, өйрәнерсең», – диде. 

Илгиз Фазылҗанов мине үзенә эшкә алды. Һәм мин, ювелир-модельер буларак, көн саен яңа эскизлар иҗат итәргә тиеш булдым. Аннары махсус ювелир балавызыннан модельләр дә уйдым. Укытучым үзе бик тә тырыш шәхес, бик эшчән дә булу сәбәпле, башкалардан да шуны таләп итте. Әмма 2003 елда ул Мәскәүгә күченде. Мин исә шул эш урынымда калдым. Оста Фәрит Гәрәев җитәкчелегендә тагын ике ел эшләдем. 2005-2012 елларда зәркәнче Фидель Уралский белән дә бергәләп, «Алмаз-Холдинг» заводында хезмәт куйдым. Бүген дә заводта шәхси ювелир саналам. Үземнең остаханәм дә бар. 

 

Фәнни эш

Диссертациягә очраклы рәвештә, дустыма ияреп кенә тотындым. Нәтиҗәдә, Казан төбәгендәге ювелир сәнгате тарихын җентекләп өйрәнергә туры килде. Зәркәнчеләрнең тулы, тарихи исемлеген төзедем. Алар арасында инде бик олы яшьтәге осталар да бар. Ювелир халкын сөйләштерү – ул бер дә җиңел эш түгел, алар үзләре һәм иҗатлары хакында ачылып китеп сөйләми. Өлкән буын осталар белән беррәттән, совет чорындагы зәркән кибетләрендә эшләгән сатучылар, СССР вакытындагы алыпсатарлар һәм дә заманабыз эшкуарлары белән дә тулы әңгәмәләр үткәрдем. Шәхси һәм башка коллекция фотоларын, артефактларны һәм моңа кадәр басылмаган мәгълүматларны да кулландым. Шуны әйтә алам: совет чорындагы һәм XXI гасырдагы җирле ювелир сәнгатебез гомумән дә тиешенчә өйрәнелмәгән. Минем фәнни эшем зәркәнчелектә яңа визуаль образлар иҗат итү өчен дә булышлык итәр дип уйлыйм. 

 

Казанның иң беренче 3D дизайнер-ювелиры

3D җайланмасын, санлы программа идарәле фрезер станогын Казанда иң беренче булып мин сатып алдым. Һәм зәркән эшләнмәләре схемаларын ясап, аларны шушы ысулда эшли дә башладым. Бу ул еллардагы иң алдынгы технология иде, хезмәтебезне күпкә җиңеләйтте. Кайбер заказчыларга эшләнмәне берничә көн эчендә иҗат итү, эшләнмәнең эскизын, визуаль картинасын алдан күрү дә бик мөһим бит. Станогым хакында белгәч тә, Казанның бар зәркәнчеләре диярлек яныма килде, һәркайсының һөнәри гозерләре пәйда булды. Әмма шул ук вакытта әлеге яңалык аркасында принтерда ясауга гына таянучы осталар күбәйде, ә аларның эшләнмәләре түбәнрәк сыйфатлы, чөнки андыйлар зәркәнчелек нигезләрен тирәнтен өйрәнеп тормасаң да була дип уйлый. Гомумән, профессиябездәге техник ысулларны башыннан алып ахырына кадәр белүчеләр бик тә сирәк. Гадәттә, кемнәрдер модель уя, кемнәрдер металлдан гына коя, кайсыларыдыр бары таш утырта, ә кемнәрдер шул ташларны шомарта гына...

 

Зәркәнчелек үзәге булдырасы иде 

Татарстанда ювелирлык буенча махсуслаштырылган мәдәни-һөнәри үзәк булдырырга кирәк. Бу үзәкнең беренчел максаты – бары тик безнең төбәккә генә хас ювелир эшләнмәләр экспозициясен булдыру. Анда эшләнмәләрне сатып алырга яисә заказ биреп, яңа милли бизәнгечләр ясатырга мөмкин булачак, ә бу үз нисбәтендә республикабызга туристларны җәлеп иттерәчәк. Параллель рәвештә татар зәркәнчеләре көнкүрешен күрсәтеп бирә алырлык реконструкция мәйданы яки ювелир сәнгатенә багышланган мини-музей да ачарга мөмкин.

Зилә Нигъмәтуллина әзерләде 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев